"Мин болай бик алкаш түгел..."

Your browser doesn’t support HTML5

Камил Йосыповка 58 яшь. Хатыны үлгән, балалары юк. 4 ел төрмәдә утырып чыккан. Хәзер төзелештә эшли. Эшкә аны тернәкләндерү үзәге урнаштырган. "60ны тутыра алсам, интернатка күченергә хокукым булачак" ди ул. Үзе моны кире какса да, Камил берничә айга бер тапкыр эчүчелеккә бирешеп ала. Кеше ни өчен эчә башлый һәм ни өчен эчүдән туктый алмый? Шул хакта Камил әфәнде Азатлыкка сөйләде. 3 октябрь — алкоголизмга каршы көрәш көне.