Медиа: "Роскосмос" хезмәткәрләренә чит илгә чыгу кагыйдәләре кырыслатылган

Роскосмос башлыгы Дмитрий Рогозин

"Роскосмос" дәүләт корпорациясе хезмәткәрләренә чит илгә чыгу һәм анда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен тагын да кырыслатты. Чикләүләр хәзер дәүләт серенә кагылышлы булмаган хезмәткәрләргә дә карый.

"Роскосмос" дәүләт корпорациясе үз оешмаларында эшләүче хезмәткәрләргә чит илгә чыгу һәм анда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен кырыслатты. Корпорация җитәкчелеге моны "геосәяси киеренкелек артуы һәм кайбер дәүләтләрнең Русиягә карата чикләүләр сәясәте кырыслатылуы" белән аңлата. Шулай ук чит ил махсус хезмәтләренең Русия галәм тармагында эшләүчеләр белән кызыксынуы үсә бара, аларга чит илдә һөҗүм итү очраклары арта дигән сәбәпләр дә китерелә. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып Ведомости яза.

"Роскосмос" хезмәткәрләре каядыр барырга җыенсалар, бу турыда җитәкчелеккә язмача хәбәр итәргә тиеш була. Шулай ук алар сәфәрнең максатын әйтергә, ә барып җиткәч, чит илдә иминлек кагыйдәләрен үтәргә тиеш булалар.

Аларга юлда барганда хәмер эчмәскә, очраклы кешеләргә сәяхәт максатларын сөйләмәскә, сәяси һәм дини темаларга бәхәскә кермәскә, серле сөйләшүләрне кафе һәм рестораннарда алып бармаска кушыла.
"Роскосмос"ның үзендә әлеге хәбәргә аңлатма бирүдән баш тарттылар, ди Ведомости.

2019 елның җәендә матбугат чараларында "Роскосмос"ның дәүләт серенә кагылышы булган хезмәткәрләренә чит илгә чыгу шартларын кырыслатылды дип язган иде. Моны ширкәттә җитәкче вазифаларында эшләүчеләрнең берсе – Галәм җиһазы төзү фәнни-тикшерү институты баш мөдире Юрий Яскинның чит илгә качуы белән бәйләделәр.