Бу турыда Twitter-да Дональд Туск хәбәр итте.
The EU27 has agreed that it will accept the UK%27s request for a #Brexit flextension until 31 January 2020. The decision is expected to be formalised through a written procedure.
— Donald Tusk (@eucopresident) October 28, 2019
Британия парламенты бу илнең Европа берлегеннән чыгуын 31 гыйнварга кадәр расласа, Брекзит иртәрәк тә була ала.
Формаль рәвештә Брекзитны кичектерү турында Европа берлеге илләренең Брюссельдәге илчеләре карар итәргә тиеш. Reuters белдерүенчә, бу сишәмбе йә чәршәмбе булырга мөмкин.
Европа берлеге карары узган җомгада ук көтелгән иде, әмма, кайбер чыганаклар белдерүенчә, Франциянең икеләнүе аркасында ул кичектерелде.
Британия премьеры Борис Джонсон Брекситны кичектерүгә каршы һәм илне килешүсез генә дә 31 октябрьгә Европа берлегеннән чыгарырга әзер иде. Әмма парламент аңа Европа берлегеннән кичектерү сорарга кушты.
Брекзит башта 28 мартка билгеләнгән иде. Ул инде өченче мәртәбә кичектерелә.
Британия парламенты Европа берлегеннән килешүсез чыгуга гел каршы чыга, шул ук вакытта килешүне расламый да, яки, соңгы очракта, аны раслауны суза.
Шул ук вакытта Брекзитка каршыларның тавышы аннан баш тарту яки яңа референдум уздыру өчен җитәрлек түгел.