Петра — Үрдүн могҗизасы

Үрдүн күренешләре

"Дөнья тирәли" бүлегендә юлъязмалар шәлкемен дәвам итәбез. Зур круиз лайнерында эшләп сәяхәт итүче Наилә Хисамова сәфәренең иң кызыклы мизгелләрен Азатлык укучылары белән уртаклаша. Аның чираттагы язмасы Үрдүн (Иордания) турында.

Беренче тапкыр Үрдүнгә тукталгач, танышларым: "Петраны барып күр. Бүтән мондый мөмкинлегең булмаячак. Бу якларга әле тагын кайчан килерсең?" – дип үгетләде. Шул сүзләрдән соң Үрдүнгә инде өченче тапкыр килүем.

ЧҮЛДӘ НИЧЕК ЯШИЛӘР?

Петра турында моңарчы күп ишеттем, иптәшләрем фотолар да күрсәтеп кызыктырды. Инде хәзер тәвәккәлләп, үзем барып күрергә булдым. Петра бит әле дөньяның җиде могҗизасы исемлегенә дә керә. Борыңгы греклар тарафыннан төзелгәненә түгел, билгеле, ә 2007 елда булдырылган яңа исемлеккә.

Корабта эшләүнең уңай ягы бар: кунакларга кыйммәткә сатыла торган экскурсияләрне без ярты бәягә генә алабыз. Ул көнне безнең лайнерда берәр эшче калгандырмы, белмим, әмма экскурсиягә тулы ике автобус экипаж әгъзалары киттек.

Петрага керер алдыннан ат сарайларын үтәргә кирәк

Үрдүннең без туктаган Акаба портыннан Петра шәһәренә кадәр ике сәгать чамасы юл. Әле йоклап калучыларны, акрын кыймылдаучыларны көтеп, күпме вакыт сарыф ителде. Дөресен генә әйткәндә, могҗизаны иркенләп өйрәнергә вакыт та калмады.

Иртән торып юлга чыгып китү җиңел түгел. Автобуста йокы аралаш Камал исемле гид сөйләвен тыңлап барам: "Үрдүннең 90 процентка якын мәйданын чүл били. Мондый шартларда икътисадны үстерергә җиңел түгел. Шуңа күрә бу ил бик ярлы... Хәзер Акаба буйлап барабыз. Әлеге шәһәрдә якынча 160 мең кеше яши. Йортларга игътибар итегез: һәммәсеннән икешәр-өчәр кондиционер чыгып тора. Биредә ансыз булмый, чөнки һава температурасы еш кына 45 градуска кадәр күтәрелә."

Акабаны чыгып, бераз баргач, Камал тагын сөйли башлый: "Уң якка күз салыгыз. Әлеге чүлдә "Звездные войны" фильмының бер өлеше төшерелде. Шуның аркасында бу урынны күрергә килүче туристлар саны елдан-ел арта бара."

Бу урынны дөньядагы иң матур өч күренешләренең берсе диләр

Бу күренешләр чыннан да башка планетаны хәтерләтә. Безнең күз моңа өйрәнмәгән. Чүл уртасындагы кавын плантациясе генә Марстан җиргә төшерде. Мондый шартларда нәрсә дә булса үстерү күпме көч таләп итә.

Автобуста барганда, кечкенә авылны үтәбез. Бу якларда гаилә коргач та әти-әни янәшәсендә яшәү гадәте саклана икән. Җирле халыкның туксан проценты мөселман. Бу гадәт тә диннән киләдер.

Камал сүзләреннән Үрдүндә ягулыкның кыйммәтлелеге турында да белдек, туктап, ил патшалары белән дә таныштык (аңлавымча, элекке, хәзерге һәм булачак патшалар). Фотолар аша, билгеле. Аларның зур сурәтләре юл уртасында эленеп тора. Сүз уңаеннан, илдә дуаль монархия, патша һәм министрлар шурасы идарә итә.

Барышлый юл чатындагы кибеткә туктыйбыз. Гид фотокамераларны алырга куша. Нигә икәне автобустан төшүгә үк аңлашылды: моннан ачылган күренештә фотолар ясарга икән. Әле кафега зур итеп: "Дөньядагы иң матур өч күренешнең берсенә карап гарәп кофесы эчәргә керегез!" – дип язып куйганнар. Бу сүзләр дөреслеккә туры киләме икән? Анысы безгә мәгълүм түгел, ләкин бу урын чыннан да искиткеч иде.

Таштан ясалган архитектура истәлекләренең берсе янында атлы бәдәвиләр

Кеше күбрәк акча эшли башласа, яки азрак кына дәрәҗәсе артса, үзен аллага тиңли башлый. Менә шушы иксез-чиксез чүлне бер тапкыр булса да күргән берәү бүтән һич масаймас. Без табигать алдында көчсез бәндәләр генә. А машинаң ватылып калса? Ә суың, ризыгың бетсә? Хәлең калмаса? Бу очракта кемгә ышанасың? Юлга чыккач фәлсәфәгә бирелә торган гадәтем бар, гафу итәрсез. Җитмәсә, барышлый юл читенә килеп төшкән бер автобус күрдем. Тәрәзәләре коелган, көпчәкләре тәгәрәгән. Йөртүчесе арлы-бирле аптырап йөри. Әллә ничек булып куйды...

Мин әле туктаган арада фотога төшеп кенә калмадым, бераз кибет сатучысы белән дә бәхәсләштем. Эш шунда ки, озын күлмәгемә килешле ак мамык яулык аласы килгән иде. Шуның өчен миннән 50 динар (70 доллар чамасы) сорадылар. Мин барысын да аңлыйм: туристлар бай һәм надан халык. Алардан күпме акча сыдырсаң да була. Әмма бу яулыкның җитмеш доллар булмавы көн кебек ачык. Соңрак башка җирдән искиткеч сыйфатлы ак мамык яулыкны нибары биш долларга сатып алдым.

ЧҮЛДӘГЕ ӨРӘК ШӘҺӘР

Сүз башы бит Шүрәле. Без бит әле иртә таңнан дөнья могҗизасы саналган Петра шәһәрен күрергә дип чыгып киткән идек. Әле туктап, әле йоклап бара торгач, ниһаять, килеп тә җиттек.

Могҗизаны күрергә махсус килгән кешеләр гадәттә Вади-Муса шәһәрчеге кунакханәләрендә туктала. Бу урын туристлар өчен яраклаштырылган. Үрдүннең иң яхшы кунакханәләре дә нәкъ менә шунда урнашкан, дип сөйләде Камал.

Петрага алып керүче юл

Әйткәнемчә, Петра – ул дөньяның яңа җиде могҗизасы исемлегенә кертелгән шәһәр. Моннан тыш, ул әле ЮНЕСКО тарафыннан сакланучы дөнья мирасы булып та санала.

Ни өченме? Чөнки аның тарихы искиткеч. Шәһәрнең башлангычы безнең эрага кадәр унсигезенче гасырга карый. Ул вакытта Петрага идумейлар хуҗа була. Аннары биредә набатейлар идарә итә. Берникадәр вакыт Рим, Византия, гарәп кешеләре кулында булганнан соң, безнең эраның уникенче гасырында Петра тәре диненә табынучылар идарәсенә күчә. Дистәләгән гасырларга сузылган тарихны бер-ике сүз белән генә сөйләп бетереп булмый, билгеле.

Петрага килеп чыгар өчен иң элек ике чакрымга сузылган Сик исемле таш каньонны үтәргә кирәк. Кызгылт-сары табигый диварларга башны күтәреп карасаң, аларның ахырын күреп булмый – биек. Әз-мәз генә үтеп кергән кояш нурлары бу урынга серлелек өсти. Кояш батканда бу диварлар, гомумән, ал төскә буяла. Шуңа күрә Петраны кайчак "Ал шәһәр" дип тә атыйлар.

Ике чакрымга сузылган Сик коридоры

Петра бик уңайлы урында – бер яктан Фарсы култыгы һәм Газаны, икенче яктан Кызыл диңгез һәм Димәшкны тоташтырган сәүдә юллары чатында урнашкан. Атналар буе Гарәп чүленең эсселеге һәм корылыгына түзгән кәрваннар шушы шәһәргә туктап су эчкән. Үзем шәһәргә алып керүче каньон буйлап барам, үзем тәмләткечләр төягән шул борыңгы кәрваннарны күз алдыма китерәм...

Күпме вакыт үткән! Бүген монда кәрваннар юк. Бертуктамый агылучы туристлар бар. Аларга хезмәт күрсәтүче атлар, ишәкләр, дөяләр бар. (Хайван тизәге исе бар.) Җәяү йөреп арсаң, аерым түләүгә шулардан файдаланырга мөмкин. Кызык: атта йөрү билет бәясенә кергән, ләкин анда йөри калсаң, хуҗасына барыбер акча бирәсе.

Кешеләргә хезмәт күрсәтеп арыган дөя ял итә

Бетмәс кебек тоелган каньонны көчкә үттек. Инде мин шунда ук арып, кире кайтасы килә башлаган иде. Ләкин күз алдына килеп баскан Әл-Хазне ташпулатын күргәч, бу теләк юкка чыкты. Тулысынча таштан салынган пулат! Гомумән, монда бөтен нәрсә таштан ясалган. "Петра" исеме дә "тауташ" дип тәрҗемә ителә. Бу тирәдә бер агач та үсми. Төзүчеләр ул кадәр биеклеккә ничек күтәрелде икән? Бу кадәр матурлыкны булдырырга нинди осталык кирәк?! Менә бит ул могҗиза!

Әл-Хазне ташпулаты

Әл-Хазне ташпулатында набатейларның бер патшасы җирләнгән. Аннары бу урын Исида алиһәсенеке булган дигән фикер дә йөри...

Ничек кенә булмасын, Әл-Хазне сараен алай да, болай да фотога төшердек. Әле тауга менеп өстән дә кадрлар ясадык. Аннан карасаң, астагы кешеләр кырмыска зурлыгында гына тоела. Ул кадәр биеккә дә күтәрелмәдек бит югыйсә.

Әл-Хазне ташпулаты

Тау башында бер бәдәви утыра иде. Чын бәдәви күргәнегез бармы? Кап-карадан киенгән, кара яулык каплаган урта буйлы бер адәм. Битләренә тузан, ком утырган, күзләре кап-кара сөрмә белән сөрелгән. Шуның аркасында карашы да бик явыз кебек. Ул "Монда фотога төшкән һәркем бер динар акча калдырырга тиеш" дип язылган тактаны саклый. Ләкин аңа беркем дә акча бирмәде. Шулвакыт бәдәвинең ачуы чыкты һәм ул: "Йела, йела!" – дип, үз телендә ачуланып, бөтен кешене таудан куып төшерде. Бу сүзләр "барыгыз, китегез" дигәнне аңлата инде. Бер карасаң, нишләп әле без атлаган саен кемгәдер акча таратырга тиеш? Ул бит ташпулатның хуҗасы түгел.

Борыңгы Рим амфитеатры

Алга таба барабыз. Менә безнең алда дүрт мең тамашачы сыйдырырлык борыңгы Рим амфитеатры. Уң яктагы тау башында тагын бер могҗиза – Әд-Дейр монастыре. Дусларым менеп карарга өндәде. Нишлисең? Ризалаштым инде. Ләкин андагы баскычлардан өскә менеп җиткәнче мин акылдан шаша яздым. Баскычлары уңайлы аның, ләкин күп. Аннары көне дә бит галәмәт эссе. Тыштан зур күренгән монастырьнең эчендә нибары бер бүлмә һәм бер баскыч бар. Ә аның алдындагы мәйданда элек дини йолалар үткәрелгән.

Патшалар каберлеге

Петрада барлыгы 800-ләп архитектура истәлеге бар. Аларны күргәч, монда чыннан да сәләтле һәм хезмәт сөючән кешеләр яшәвенә инанасың. Шулай булмый ни, алар бит чүл уртасында су җыеп калып, аны саклап, үтеп баручы кәрваннарга шуны сатып акча эшләгән. Үзләре дә шушы су ярдәмендә корылыкны кичергән. Җитмәсә, алар әле мунчалар салып, канализация системы да булдырган. Ә чүл уртасында су каян чыккан соң? Акыллы кешеләр аны тоташ яңгырлар китереп чыгарган ташу вакытында җыеп кала торган булган.

Аннары биредә Аарон пәйгамбәр тавы һәм Муса чыганагы да бар. Дөрес булса, пәйгамбәр дә нәкъ менә шушы урында, таягы белән сугып, су чыгара. Бу урын мөселманнар өчен изге. Мин үзем ул чыганакны барып күрмәдем. Кызганыч, безнең вакыт чикле иде.

Дөяләр парковкасы

Бу шәһәр кайчандыр шаулап торган. Йөк төягән кәрваннар, базарда сәүдә, театр тамашалары, чабышып йөрүче бер көтү балалар… Кыскасы, чүл уртасында урнашкан югары икътисадлы үрнәк шәһәр. Һәм көннәрнең берендә бу урынның кирәге бетә. Петра, мескен, бер өрәк шәһәр булып, ком бураннары арасында берүзе утырып кала.

1812 елда аны швейцария сәяхәтчесе Иоһанн Людвиг Буркхардт табып алып тасвирламаса, бүген без Петра турында белмәс тә идек, бәлки. Теге вакытта ул кәрваннарга су биреп ярдәм иткән булса, хәзер Петра ел әйләнәсе миллионлаган туристлар җәлеп итеп, Үрдүн икътисадына акча китерә. Югалып табылуы да юкка түгелдер…

Наилә ХИСАМОВА