Казанда Рамил Шәмсетдинов яклап ялгыз пикет узды

Your browser doesn’t support HTML5

23 ноябрьдә Татар иҗтимагый үзәге активистлары (ТИҮ) Казанның Бауман урамында Рамил Шәмсетдиновны яклап ялгыз пикетка чыкты. ТИҮ рәисе Азатлыкка Байкал арты хәрби бүлегендә сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов җинаятьче түгел, ә үзе армиядәге җинаятьчел системның корбаны дип белдерде.