"Русия – Ислам дөньясы" форумында Татарстан мөфтие урысча Коръән мәгънәләрен тәкъдим итте

Айнур Биргалин һәм Камил Сәмигуллин

Татарстан мөфтие Уфада узучы форумда Коръән мәгънәләренең урысча тәрҗемәсен тәкъдим итте, ә татар тәрҗемәсенең электрон файлларын башкорт өммәтенә тапшырды. "Без бер-беребезне тәрҗемәчесез аңлыйбыз", диде Камил Сәмигуллин. Җомга Уфага Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә.

28 ноябрь Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Уфада "Русия – Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеменең V утырышы мәйданчыгында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән "Калям Шариф. Перевод смыслов" басмасын – Коръән мәгънәләренең урыс теленә тәрҗемәсен тәкъдим итте.

"Татар телендәгесе белән беррәттән, урыс телендәге фундаменталь хезмәт тә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәсе, ул Татарстанда игълан ителгән Тәфсир елы кысаларында дөнья күрде. Әлеге тәрҗемә квалификацияле белгечләр – хафизлар, кыйраәт, фикъһе, гакыйдә буенча галимнәр, урыс һәм гарәп телләрен яхшы белгән филологларның җиде ел дәвамында башкарган коллектив эшчәнлек нәтиҗәсе булып тора", диелә Татарстан мөфтияте хәбәрендә.

Моннан тыш, әлеге утырыш кысаларында Камил Сәмигуллин Башкортстан мөфтие Айнур Биргалинга Татарстан мөфтияте тарафыннан әзерләнгән "Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә" басмасы – Коръәннең татар теленә тәрҗемәсенең электрон файлларын тапшырды.

Татарлар һәм башкортлар һәрвакыт бер-берсенә таянып яшәгәннәр

"Татарлар һәм башкортлар һәрвакыт бер-берсенә таянып яшәгәннәр. Халыкларыбызны бер дин берләштерә, тамырларыбыз уртак: тарих, тел, мәдәният. Без бер-беребезне тәрҗемәчесез аңлыйбыз. Татар һәм башкорт телләренең кардәшлеген, шулай ук мәдәниятләрнең, мәзһәб һәм гакыйдәнең уртаклыгын исәпкә алып, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең күп кенә башлангычлары Башкорстан мөселманнары өчен практик әһәмияткә ия булырга мөмкин. Бәлки, Татарстан мөфтиятенең Коръән мәгънәләре тәрҗемәләрен әзерләп бастыруда тәҗрибәсе файдалы булыр", дигән Камил Сәмигуллин. Файллар Башкортстан өммәте файдасына алга таба текстны башкорт теленә күчерү өчен тапшырылган.

V "Русия – Ислам дөньясы" форумы Уфада 28-30 ноябрьдә уза. Быелгы чараның төп темасы – Конфессияара килешү: Русия һәм Ислам хезмәттәшлеге илләре тәҗрибәсе. Форум Ислам хезмәттәшлеге оешмасы төзелүгә – 50, күренекле сәясәтче Евгений Примаковның тууына 90 ел тулуга багышланган. Чарада Башкортстан, Дагыстан, Чечня, Төньяк Осетия-Алания, Адыгея, Ингушетия, Кабарда-Балкар, Карачай-Чиркәс, Кырым, чит илләрдән Кыргызстан, Согуд Гарәбстаны, Үзбәкстан, Таҗикстан, Тунис һәм Пакстан вәкилләре катнаша.

29 ноябрь Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә форумның пленар утырышы узачак. Миңнеханов стратегик күзаллау төркеменең рәисе булып тора. Чарада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров чыгышы да көтелә.

Форумда пленар утырыштан тыш тагын өч эшче төркем утырышы да уза. Чарада катнашучылар Русиядә нәшер ителгән фәнни-дини китаплар күргәзмәсе белән танышачак. Форумга Русиянең тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов, Ислам хезмәттәшлеге оешмасында Русия вәкиле Рамазан Абдулатипов, Федерация шурасының халыкара эшләр комитеты рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин, Русия тышкы эшләр министрлыгының дипломатик академиясе ректоры Александр Яковенконың да килүе көтелә.