Уфадан Кытайның Санья шәһәренә очыш 25 сәгатькә кичектерелгән

Уфа һава аланы

Уфадан Саньяга юл алган 343 кеше очышын көтә. Кичектерүнең сәбәбе дип очкычның техник төзексезлеге атала.

I Fly авиаширкәтенең Уфадан Кытайның Санья шәһәренә очарга тиешле рейсы бер тәүлектән артык вакытка кичектерелгән. Очкыч 28 ноябрьдә җирле вакыт белән 15:30 сәгатьтә Уфа һава аланыннан очып китәргә тиеш булган. Аны 29 ноябьргә 18:30 сәгатькә күчергәннәр.

Моның сәбәбе дип очкычның техник төзексезлеге аталган.

Рейска 343 кеше теркәлгән. Юлчыларга эчемлекләр, кайнар ризык бирелгән, алар Уфа кунахканәләренә урнаштырылган.

Санья Кытайның Хайнань утравында урнашкан. Ул курорт шәһәр.