Хәзер җинаять эше Германия прокуратурасыннан алынып, илкүләм иминлек белән шөгыльләнүче федераль прократурага тапшырылырга мөмкин дип яза The Wall Street Journal газетасы.
23 августта Берлинда Грузия кыр командиры, милләте белән чечен булган Зәлимхан Хангошвили үтерелгән иде. Үтерүче аның янына велосипедта килеп, аркасына берничә тапкыр аткан. Германия прокуратурасы бу җинаятьне кылуда шикләнелгән кешене ачыклаган. Ул Русия хөкүмәте белән бәйле булырга мөмкин дип яза газета.
Bеllingcat, The Insider, "Досье" үзәге һәм Der Spiegel язганча, Русия хакимияте җинятьче дип фаразланган кешегә башка шәхес буларак яшәргә ярдәм иткән булуы ихтимал.
Әгәр бу фактлар расланса, Германия Русиягә карата чикләүләр кертергә мәҗбүр булачак, дип яза WSJ. Сүз "дипломатик һәм башка чикләүләр" турында бара. Бу чаралар ике илнең энергетика өлкәсендәге хезмәттәшлегенә зыян китерергә мөмкин диелә хәбәрдә.