2019 ел фотоларда

9 гыйнварда кешеләр Скопьеда парламент бинасы янына демонстрацигә чыкты. Алар илнең исемен Төньяк Македония дип үзгәртү ниятенә ризасызлык белдерде. Үзендә Македония төбәге булган Греция бу илне НАТОга һәм Европа Берлегенә әгъза итеп алу өчен аның исемен үзгәртүне таләп итте. Ахыр чиктә Греция белән компромисс нигезендә элекке югославия республикасы Македониянең исеме февраль аенда барыбер Төньяк Македония дип үзгәртелде. (EPA-EFE/Georgi Licovski)

23 гыйнварда Венесуэла башкаласы Каракаста полиция хезмәткәре президент Николас Мадура хөкүмәтенә протест белдерүчеләргә резин ядрәләр ата. (Reuters/Manaure Quintero)

11 февральдә Тәһранда Иран Ислам инкыйлабының 40 еллык бәйрәмендә Иран хатыны селфи төшерә. (Tasnim News/Vahid Ahmadi)

Молдовада 24 февральдә узган парламент сайлавы алдыннан Молдова социалист фиркасенең сайлау алды сурәте аша күренгән кешеләр. Әлеге фирка беренче урынны алса да, илдәге сәяси тотрыксызлык елында коалиция оештыра алмады. (AP/Vadim Ghirda) 

Мексиканың Сьюдад-Һуарес шәһәре янындагы Анапра бистәсендә яшәүче кыз АКШта яшәүче кешегә чик коймасы аша кул суза. Бу көнне, 26 февральдә ике илнең дә христиан дин әһелләре мигрантлар һәм Мексиканың әлеге төбәгендә яшәүчеләр өчен гыйбадәт кылуларын белдерде. Бу чик коймасы АКШ президенты Дональд Трамп ике ил арасындагы чик сызының барлык өлешләренә дә сузарга теләгән чик коймасының бер өлеше. (AFP/Herika Martinez)

Беларус солдаты Икенче дөнья сугышы чорында наци оккупацияләгән Брест шәһәрендәге яһүд геттосында йөзләрчә кеше күмәкләп күмелгән каберлектән калдыкларны чыгара. Бу фото 26 февральдә төшерелгән. Каберлек төзелеш эшләре барышында очраклы рәвештә табылган. (Reuters/Vasily Fedosenko).

АКШ президенты Дональд Трамп 27 февральдә Вьетнам башкаласы Һанойда Төньяк Кореа башлыгы Киа Чен Ын белән очрашып сөйләшкәннән соң кул кысыша.(AFP/Saul Loeb)

Әфганстанның Кандаһар виләятендә су басу вакытында 2 мартта бер авыл кешеләре сарыкларны эвакуацияли. Кисәк су басу нәтиҗәсендә, БМО белдерүенчә, кимендә 20 кеше һәлак булган. (AFP/Javed Tanveer)

Русиянең Красноярски краенда 3 мартта бер машина Енисей елгасы буйлап боздан бара. (Reuters/Ilya Naymushin)

Яңа Зеландиянең Кристчөрч шәһәрендәге Ән-Нур мәчетенә 22 марттагы һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булган 50 кешегә багышланган вәгазьне тыңлаучыларның берсе Мөхәммәт Надир (уртада) елый. (AFP/Anthony Wallace)

Украинада комик актер, президентлыкка намзәт Владимир Зеленский 31 мартта сайлауның беренче турында тавыш бирүдән соң Киевтагы үзенең сайлау алды кампаниясе бинасында өстәл теннисы уйный. Бу сайлауда Зеленский үзенең көндәше Петр Порошенконы ышанычлы җиңеп президент булды. (Reuters/Valentyn Ogirenko)

6 апрельдә Грециянең төньягындагы Салоники шәһәре янында, Диавата шәһәрендә качаклар аланында качаклар һәм мигрантлар протест белдерә. (EPA-EFE/Sotiris Barbarousis)

7 апрельдә Бурса шәһәрендә Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган сурәте янында күгәрченнәр оча. (Reuters/Goran Tomasevic)

8 апрельдә Халыкара чегән көнендә Косовоның Плементина шәһәрендә чегән балалары атынып уйный. (AFP/Armend Nimani)

15 апрельдә Парижда Нотр-Дам чиркәве яна. (AFP/Geoffroy Van der Hasselt)

21 апрельдә Шри-Ланканың Негомбо шәһәрендәге Изге Себастьян чиркәвендә бомба шартлаганнан соң кан тапларына буялган Гайсә пәйгамбәр сыны. Олы көндә Шри-Ланка чиркәүләрендә һәм кунакханәләрендә булган интихар һөҗүмнәре нәтиҗәсендә 259 кеше һәлак булды. Бу һөҗүмнәр өчен җаваплылыкны "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме үз өстенә алды. (AP)

5 майда Газзә сызыгындагы Рафаһ шәһәренә Израил һава һөҗүмнәре нәтиҗәсендә җимерелгән биналарда фәлестиннәр ни дәрәҗәдә зыян килгәнен карый. (AFP/Said Khatib)

Атыш вакытында яраланып уң аяксыз калган биш яшьлек әфган малае Әхмәт Сәет Рахман 7 майда Кабулдагы хастаханәдә протез аяк белән бии. (AFP/Wakil Kohsar)

14 майда Франциядә 72нче Канн кино фестивале ачылышында киелгән күлмәк. (Reuters/Regis Duvignau)

26 майда Сүриянең Идлиб виләятендәге Маарит ән-Номан шәһәрендә Сүрия хөкүмәте көчләре белән аларның беректәшләре һава һөҗүменнән соң бер кеше яраланган малайны коткара. (AFP/Abdulaziz Ketaz) 

27 майда Русиянең Иркутски өлкәсендә урман янгыны Мелничная Пад авылына якынлаша. Волонтерлар янгынны туктатып андагы балалар аланын уттан саклап калды. (TASS/Kirill Shipitsin)

22 июньдә Романия башкаласы Бухарестта узган гей-парадта катнашучы хатын-кыз. (AP/Vadim Ghirda)

1 июльдә АКШның Вашингтон штатындагы Сеатл шәһәре һава аланында тупланган Boeing 737 MAX очкычлары. Ике очкыч һәлакәтеннән соң авиация җитәкчелеге очкычтагы дизайн җитешсезлеге сәбәп булган дип әлеге очкычлар очышын тыйды. (Reuters/Lindsey Wasson)

27 июльдә Мәскәүдә шәһәр думасы сайлавында хакимияттән бәйсез намзәтләрнең катнаштырылмавына ризасызлык белдерүчеләр җыенында полиция Борис Канторовичны тоткарлаганда аның йөргән кызы Инга Кудрачева егетне коткарып калырга тырыша. (AP Photo/Denis Sinyakov)

16 октябрьдә Сүриянең Төркия чигенә якындагы Тал Тамр көрд шәһәре янында бер хатын юл буенда тора. Чик буендагы көрдләргә һөҗүм итүче Төркия очкычлары начаррак күренсен өчен төтен белән комачауларга булдылар. (AFP/Delil Souleiman)

3 ноябрьдә Дәһлидә Ямуна елгасында һинд хатыннары Чһатһ Пуҗа бәйрәмендә гыйбадәт кыла. (Reuters/Adnan Abidi)

АКШның Калифорния штатындагы Сан-Франциско шәһәрендә диварда Швециянең экология активисты, яшүсмер Грета Тунберг сурәте. 12 ноябрьдә фотога төшерелгән бу сурәтне диварга Аргентина рәссамы Андрес Иглесиас ясаган. (EPA-EFE/John G. Mabanglo)

18 ноябрьдә Һонг Конгтагы политехник университет янында полиция демократия яклы демонстрациячеләр белән бәрелеш вакытында аларның кулчатырларын таптый. (EPA-EFE/Fazry Ismail)

18 ноябрьдә Грузия башкаласы Тбилисида полиция хакимияткә каршы демонстрациячеләрне тарату өчен су сиптергечләр куллана. (Reuters/Irakli Gedenidze)

Иранда бензин бәяләре күтәрелүгә протестлар вакытында Шәһрияр шәһәрендә яндырылган Мелат Банк яныннан 20 ноябрьдә хатын-кызлар узып бара. Ноябрь башында машина ягылыгы кимендә 50 процентка күтәрелү сәбәпле илнең күп кенә шәһәрләрендә протест чаралары узды. (EPA-EFE/Abedin Taherkenareh)

28 ноябрьдә Гыйрак башкаласы Багдадта протест белдерүчеләр иминлек көчләре белән бәрелештә яраланган кешене ашыгыч ярдәмгә алып бара. Активистлар ил җитәкчелеген коррупциядә һәм дәүләт эшләренә Иранның тыкшынуы артуга юл куюда гаепләгәннән соң башкалада һәм күпчелекне шыгыйлар тәшкил иткән көньяк төбәкләрдә протест чаралары башланды. (AP/Khalid Mohammed) 

13 ноябрьдә Боливиянең Ла-Пас шәһәрендә полиция элекке президент Эво Моралес тарафдарларын һәм илдәге сәяси вазгыятькә протест белдерүчеләрне тарату өчен күз яшьләндерү газы куллана. (AFP/Ronaldo Schemidt)

19 ноябрьдә Украинаның көнчыгышында Русия яклы фетнәчеләр Петровское авылы янындагы кырны җир миналарыннан арындыра. (Reuters/Alexander Ermochenko)

2 декабрьдә АКШ Вәкилләр пулаты президент Дональд Трампка импичмент белдерү мәсьәләсен караганда Трамп Ак Йорт янында журналистлар белән очраша. (Reuters/Tom Brenner)

Русия президенты Владимир Путин (уңда), Франция президенты Эммануэл Макрон (уртада) һәм Украина президенты Владимир Зеленский 9 декабрьдә Париждагы Елисей сараенда очраша. Бу Украинаның көнчыгышындагы Донбасста Русия яклы фетнәчеләр белән биш ел дәвам иткән сугышны туктату максатында Путин белән Зеленскийның беренче очрашуы булды. (Pool via AP/Christophe Petit Tesson)