Дәрвишләр бистәсе генпланга каршы алтынчы митинг үткәрде

Your browser doesn’t support HTML5

15 декабрь Казанның Дәрвишләр бистәсе халкы митинг уздырып, Казанның генераль планына каршы булуын белдерде. Чарада шулай ук бистәдәге мунчаны җимерү, яңа йортлар төзү өчен агачларны кисү, Осиново бистәсендәге чүп яндыру заводына каршы фикерләр дә яңгырады.