Индонезиядә көчле яңгырлардан соң су басу нәтиҗәсендә 66 кеше үлгән

Индонезиядә су басу

Джакарта һәм шәһәр яны бистәләрендә су басу нәтиҗәсендә 66 кеше үлгән, 35 меңнән артык кеше каза булган урыннардан коткарылган. 

Индонезиядә бер атнадан артык барган көчле яңгырлар нәтиҗәсендә шәһәрләр һәм авылларны су баскан. Кайбер урыннарда су биеклеге өчәр метрга җитә, дип хәбәр итә ChannelNewsAsia

Табигать казасы 66 кешенең үлеменә китергән. 35 меңнән артык кеше су баскан урыннардан коткарылып, башка җирләргә күчерелгән.

Индонезия җитәкчелеге халыкка тагын да көчле яңгырларга әзерләнергә кушкан.

Соңгы тапкыр Индонезиядә шушындый ук көчле су басулар 2013 елда булган иде, ул вакытта 47 кеше үлде.