Уфада иске төрки телне өйрәнү курслары ачылды

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстанның Зәки Вәлиди исемендәге китапханәсендә иске төрки телне өйрәнү курслары ачылды. Халык күпләп җыелу сәбәпле, киләчәктә төркемне икегә бүлеп уздырырга булдылар. Дәресләрне китапханәнең кульязмалар һәм сирәк басмалар бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Флүр Сибәгатов алып бара.