Пермь шәһәренең Индустрия районында урнашкан "Карамель" хостелында 20 гыйнварга каршы төндә кайнар су торбасы шартлаган. Кунакханә идән астындагы катта урнашкан була. Кайнар су бүлмәләрнең берсенә тулган. Каза төн уртасында булганга, кешеләр йокыларыннан уянырга өлгермәгән. Коткаручылар бүлмәдән суны суыртып алганнан соң анда биш үле гәүдә табылган дип яза ТАСС. Интерфакс хәбәр иткәнчә, үлүчеләр арасында бер бала да бар.
Тагын ике кеше беренче-икенче дәрәҗәдә, бер кеше икенче-өченче дәрәҗәдә тәннәре пешеп хастаханәгә китерелгән.
Baza мәгълүматынча, узган елның сентябрендә дә кунакханәнең шушы ук бүлмәсендә кайнар су торбасы шартлаган булган. Тик ул вакытта бүлмәдә кеше булмаган.
Тела четырех человек были найдены в подвале здания в Перми – там до последнего времени располагался хостел. По предварительным данным, из-за прорыва трубы с горячей водой одна из спален стала быстро заполняться кипятком. Ожоги получили несколько человек. Четверо человек погибли. pic.twitter.com/I1ThJMswuW
— baza (@bazabazon) January 20, 2020
Хостел урнашкан йорт 1965 елда төзелгән. Төзекләндерү эшләрен "Профи-дом" ширкәте башкарган. Эшләренең сыйфаты түбән булганлыктан бу оешмага элегрәк тә халык зарланган диелә хәбәрдә.