Шәехзада Бабич шәхесе: ул татар яки башкортка кадерлерәкме?

Your browser doesn’t support HTML5

Быел шагыйрь, сәясәт эшлеклесе Шәехзадә Бабичның тууына 125 ел. Әлеге дата Татарстанда һәм Башкортстанда ничек билгеләп үтелә? Әлеге шәхес Татарстанда җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелгәнме, аны беләләрме? 24 яшьлек шагыйрьнең мин милләтемнән ваз кичмим дип үзен җәзалап үтерүгә дучар ителүе бүген искә алынамы? Азатлык бу хакта язучы, әдәбият белгече Галимҗан Гыйлманов белән сөйләште.