Шри-Ланка — филләр патшалыгы

"Дөнья тирәли" бүлегендә юлъязмалар шәлкемен дәвам итәбез. Зур круиз лайнерында эшләп сәяхәт итүче Наилә Хисамова сәфәренең иң кызыклы мизгелләрен Азатлык укучылары белән уртаклаша. Аның чираттагы язмасы Шри-Ланка турында.

Филләр патшалыгы. Алар бөтен җирдә: киемнәр, яулыклар, букчалар, дәфтәрләр, каләмнәр, сувенирлар, рәсемнәр, магнитлар, савыт-сабаларда... Атлаган саен филләр. Әйтерсең лә монда бүтән хайван юк.

Менә һидияләр кибетенә керәсең. Бөтен әйбергә фил рәсеме төшерелгән. Уңга карыйсың — фил, сулга карыйсың — фил. Акылдан язарга була, валлахи. Төшләргә генә керми инде. Әле рәсемдәге филләр генә җитмәде, мин аларның тереләрен дә барып күрергә булдым.

Һидияләр кибете

Шулай итеп, узган елның соңгы көнендә Шри-Ланкада экскурсиягә чыгып киттек. Аны үзебезнекеләр оештыра, шуңа күрә бәясе дә 40 еврога гына төште. Шул ук вакытта кунаклар икеләтә бәя түли. Ул көнне нишләптер бөтен кешенең филләр күрәсе килгән иде бугай: өч зур автобус белән кузгалдык. Мин инде җир транспортын бераз оныткан, автобуста йөрү хәзер үзе бер маҗара кебек тоела. Төне буе эшләп, өч сәгать йоклаган килеш, иртә таңнан торырга туры килде. Коломбодан филләр яшәгән урынга өч сәгать барасы. Шәп, йокыны туйдырам, мин әйтәм. Әһә, көт тә тор! Экскурсия булгач, аның бит гиды да була. Менә сөйли башлады бит бу. Инглиз-алман төркеменә эләктек, Шри-Ланка гиды ике телдә аңлата. Аның сөйләү рәвешеннән колакларым иза чикте инде, әмма файдалы мәгълүматны барыбер язып бардым. Аңлаган кадәрен, билгеле.

Хакимият бинасы

— Безнең ил бик кечкенә, биредә нибары 22 миллион кеше яши. Биш гасыр элек Шри-Ланка үтә дә бай була. Нигездә, гарәпләргә тәмләткечләр сатып акча эшли. Дарчин экспорты дәүләткә зур табыш китерә. Гарәпләр бик акыллы эш итә. Бездән алган дарчинны кыйммәткә сатып байый. Ә менә португаллар аннан да акыллырак: алар тәмләткечләр саткан акчадан безнең патшага өлеш чыгара, шуңа күрә патша да аларга һәрвакыт ачык йөз белән карый. Ләкин португалларның безнең кешеләрне рәнҗетүе турында да әйтеп үтәргә кирәк. Алар утрауга христиан динен алып килеп, һинд һәм будда храмнарын җимереп бетерә. 130 ел чамасы Шри-Ланка шуларның басымы астында була. Аннары илгә һолландлар килә. Бу безнең өчен яхшы чор. Чөнки алар бездә каналлар, коммуникацияләр булдыра, халыкны язарга өйрәтә. Тагын 130 елдан Шри-Ланка британнар кулына кала. Алар, үз чиратында, транспорт, медицина өлкәләрен камилләштерә, илдә җир эшкәртелә, плантацияләр барлыкка килә. Шулай итеп, биш гасыр буе Шри-Ланка европалылар кулында була. Һәммәсеннән дә начарлык та, яхшылык та күрергә туры килә. 1947 елда Һиндстанда Махатма Ганди инкыйлабы. Бер елдан соң Британия безгә дә бәйсезлек бирә. Шуннан бирле ил үз көенә яши, – дип сөйләде Шри-Ланка гиды.

Парктагы алтын будда

"Цейлон чәе" дип сөйләшәбез бит әле. Ул менә шушы Шри-Ланка чәе була инде. Илнең элекке атамасы – Цейлон, ул 1972 елда гына хәзерге исемен ала. Хәтерлим, мин балачакта кибетләргә филләр төшкән яшел каплы цейлон чәе кайта иде. Тәмле чәй. Кәгазь капы бушаганын көтеп кенә торам да, аны әнидән сорап алам. Балаларның кирәксә-кирәкмәсә дә бөтен нәрсәне җыя торган гадәте бар бит ул. Мин дә шул рәсемдәге филләргә кызыкканмындыр инде. Бераз вакыттан соң шуларны барып күрермен дип кем уйлаган?

Йокы аралаш гид сөйләвен тыңлый-тыңлый вакыт сизелми үтеп тә киткән. Без килгән урын "Пинавела утары" (Pinawela orphanage) дип атала. Күп еллар буе кеше тарафыннан үтерелүе аркасында, бүген филләр Шри-Ланкада күп калмаган. Шуңа күрә алар дәүләт күзәтүендә. "Пинавела" табигатьнең гүзәл почмагында урнашкан. Беренче чиратта безгә бер ачык аланны күрсәттеләр. Кичен филләр шунда төн кунарга кайта икән. Иртән исә анда бер җан иясе дә юк иде. Аннары филләрне ашатырга киттек. Ике долларга бер тәлинкә җиләк-җимеш аласың да, хайваннарны кулдан ашатасың. (Әлеге хайван көненә ике-өч центнер ризык ашый һәм 200-255 литр су эчә). Шунда ук тотып карарга да ярый. Мондый мөмкинлек тормышта бер генә тапкыр буладыр. Ләкин мин филләрне ашатырга курыкмадым, ә тотып карарга курыктым. Нигә икәнен һич аңламыйм. Фил – ул галәмәт зур хайван, ләкин аның бер зыяны да юк. Озын борыны белән арлы-бирле йөртеп, уйнап тора шунда, ә авызын ачса, елмайган кебек тоела. Шунда ук фил баласы да бар иде. Ә аннан ник куркырга кирәк булган икән? Андый юмарт һәм акыллы күзләр бүтән бер хайванда да юктыр. Сүз уңаеннан, филләр бик начар күрә. Кирәкле мәгълүматны алар җилфердәп торучы зур колаклары ярдәмендә ала.

Цейлон филе

Утарда филләр үз көенә йөри. Аларга урын җитәрлек. Ләкин кайберләрен бәйләп тә куялар. Мәсәлән, хайван агрессивлана башласа яки авырып китсә, аны махсус хастаханәгә китереп ябалар һәм терелгәнче белгечләр күзәтүендә тоталар.

Көндезге уникедә филләр елгага су коенырга бара. Ул шундый матур күренеш! Биредә шушы елгага каратып ресторан, кунакханәләр булдырылган. Ашаган арада суда рәхәтләнүче хайваннарны күзәтергә була. Монда сүзләр артык. Фотосын гына күрсәтәм.

Филләр көндезге уникедә су коенырга килә

Ашау дигәннән, Шри-Ланка ашлары әллә ни мактанырлык түгел үзе. Монда шул дөге ашыйлар. Күп очракта ул кокос сөтендә пешерелә. Ит, балыкка күпләп тәмләткеч тондыралар. Ашагач, янгын сүндерүчеләр чакырырга кирәк, чөнки авыз яна. Гид Шри-Ланка ананасларын дөньяда иң яхшысы дип сөйләде. Монысы белән килешә алам: алар чыннан да бик тәмле.

Аш вакытында тагын бер мизгел истә калган. Әйтәм бит, ул көнне бөтен кешенең дә филләр күрәсе килә иде бугай. Утар тулы туристлар. Җитмәсә, без дә өч автобус белән килдек. Ресторанда үзеңә кирәк ризыкны сайлап аласың, ягъни швед өстәле оештырылган. Безнең төркем соңгарак калып керде, анда инде юньле ашар әйбер дә калмаган иде. Тәмле әйберләр янына кечкенә чиләк белән туңдырма куйганнар. Шуны каерып алсаң була. Ул вакытта туңдырмага зур чират һәм кытайлар аның өчен тарткалаша иде. Әйтерсең лә бу дөньядагы соңгы туңдырма һәм алар монда шуның өчен генә килгән… Кыскасы, миңа аны татып карарга туры килмәде.

Төшке аштан соң инде кайтыр вакыт та җитте. Аңарчы җирле базардан йөреп чыктык. Монда бөтен нәрсә фил белән бәйле. Хәтта фил тизәгеннән ясалган кәгазь эшләнмәләр дә бар. Зрә алмаганмын, кайткач, берәр яратмаган кешегә бүләк итәр идем...

БАШКАЛА МАҖАРАЛАРЫ

Өч сәгать буе әллә кая бармасаң, Шри-Ланканың башкаласы Коломбо шәһәре үзе дә бик кызыклы ул. Беренче килүдә урамга хезмәттәшем Артур белән чыктык. Һинд океанының теләсә кайсы иленә килсәң дә, беренче күрәчәк нәрсә, һичшиксез, өч тәгәрмәчле "тук-тук" булачак. Бу юлы да безне такси йөртүчеләр сырып алды. Шәһәр буйлап экскурсия тәкъдим итәләр. Бәясе бик уңайлы: бер сәгате ун доллар гына.

Өч тәгәрмәчле "тук-тук"лар

Шулай итеп, җирле гид белән шәһәр буйлап барабыз. "Менә монысы – кытайлар төзегән манара, монысы – американнар салган бина, монысы тагын әллә кемнәрнеке…", – дип аңлатып бара. "Үзегез берәр нәрсә төзи беләсезме соң сез?" – дип сорыйсы килгән иде, дәшмәдем.

Кытайлар чыннан да монда "Лотос" дигән манара салып ята. Аның очы күккә тия бугай. Җирле кешеләр аның белән горурлана һәм күренекле урыннар исемлегенә кертә. Күренекле булмый ни, ул корылма бит шәһәрнең бөтен ноктасыннан да күренә. Шоферыбыз әле махсус туктап, безне фотога да төшереп маташты. Ул ягын мактый алмыйм, чөнки фотолары кәкре-бөкре чыккан.

Аннары будда храмына туктадык. Ул монда төп дин санала. Һинд, мөселман һәм христиан диннәре дә киң таралган. Будда дине минем өчен ят нәрсә. Сигез куллы аллаларын да, санап бетергесез күләмдә буддаларын да аңламыйм. Сезгә дә аңлатып маташмыйм. Храмның түбәсе баскыч формасында. Һәр баскычта аллалар тезелгән. Мин аны башта шундый төрле төстәге түбә генә дип уйлаган идем. Ә ул күпсанлы сыннар икән. Эченә яланаяк керәсе. Мәчетләрдән аермалы буларак, мин монда чисталык күрмәдем. Дога укучылар исле таяклар яндыра. Бу истән күңел болгана. "Артур, киттек, алайса мин хәзер егылам", – дип, иптәшемне тарткалаганым истә. Бик көчле исләр һәм тискәре энергетика. Аннан чыгарга туры килде. Миңа калса, мондый очракта яныңда берәр тәфсилләп аңлатучы булу кирәктер. Ләкин безнең вакыт чикле иде. Шоферыбыз соңрак әле тагын бер храмга туктады. Ләкин мин инде сокланырлык хәлдә түгел идем.

Будда храмы

Шәһәр буйлап барышлый, шоферыбыз бөтен нәрсәне сөйләп, бармак белән төртеп күрсәтеп бара. Юлын карап барса әйбәтрәк булыр иде, чөнки Коломбада юл кагыйдәләрен бик сакламыйлар һәм биредә машина трафигы көчле. Бер паркка һәм аннары күл янына туктап, фотога төшкән истә. Ләкин ул фото нигә кирәк, нинди күл икәнен аңламагач?

Шулай да Шри-Ланканы гомердә бер тапкыр булса да күрергә кирәк. Ул мәдәниятләр, төсләр буталчыгы. Шуның белән шаккаттыра, шуның белән аптырашта да калдыра. Дөрес, озакка сузылган ватандашлар сугышы илнең икътисадына зур зыян салган, туристлар да качышып беткән. Ләкин соңгы елларда илгә сәяхәт итүчеләр саны арта бара. Узган ел, мәсәлән, биредә миллион ярым турист кунак булган.

Коломбода тәртип сакчылары

Аннары чәй һәм дарчин экспорты буенча да Шри-Ланка дөньяда беренче урында. Шоферыбыз әле безне дә чәй кибетенә алып керде. Сатып алганчы, башта татып карасаң була. Тәмле! Мин ул вакытта бер генә кап алдым һәм аны почта аша өйгә җибәрдем. Максатым – Һинд океаны почтасын тикшереп карау иде. Җибәрү бәясе чәйгә караганда икеләтә кыйммәткә төште үзе, ә шулай да ай ярымнан күчтәнәч Татарстанга барып җитте. Димәк, почта үз эшен эшли.

Тукымалар сату эше дә илнең икътисадына зур табыш китерә. Табигый мамык тукымалары монда арзан, ә бездә аны кыйммәткә саталар.

Ләкин илгә иң зур табыш китерүче өлкәне дә әйтеп үтәргә кирәк. Шри-Ланка кешеләре читкә китеп акча эшли һәм алган хезмәт хакыннан салым түли. Күпчелек халык гарәп илләренә барып хезмәт куя икән. Узган ел шушындый салыманардан ил 10 миллионнан артык доллар акча эшләгән. Әгәр шул кадәр кеше илдән читкә китеп эшләргә мәҗбүр икән, бу илнең хакимиятен мактап булмыйдыр. Мин монда Шри-Ланка кешеләрен генә күздә тотмыйм…

Шоферыбыз әле бер, әле икенче кибеткә алып кереп башны катырды. Без бит әйбер алырга түгел, шәһәр күрергә чыккан идек. Ахыр чиктә бер түгел, ике сәгать үтте. Ниһаять, корабка кайттык. Коломбо белән танышу шулайрак булды.

Башкаланың баш урамы күренеше

Икенче килүдә урамга табигый бизәнгечләр кибетенә бару нияте белән чыктым. Бервакыт "тук-тук"ка берүзем утырмаска вәгъдә биргән идем инде, әмма тагын хата эшләдем. Шоферга ниятемне аңлаттым. Бәясен дә сөйләштек. "Миңа шәһәр буенча экскурсия кирәк түгел, кибет яки базарга гына алып барыгыз", – дип кат-кат әйттем. Ул, әлбәттә, миңа шәһәр күрергә тәкъдим итә, 20-30 доллар акча сорарга тотынды. Ә без бит иң элек ике долларга сөйләшкән идек! Тарткалаша-тарткалаша ул адәм бер сәгать вакытымны әрәм итте. "Мине монда төшереп калдырыгыз!" – дим. Юк, туктамый. Миңа кирәкле җиргә дә алып бармый. Әллә нинди зәркән кибетләренә туктый. "Мин анда булдым инде", – дип аңлатам. Ишетми, барыбер үзенекен итә. Ахыр чиктә чыгырымнан чыгарды. Сүгеп аттым. Теге адәмнең күзеннән яшьләр килде бугай. "Юк, сез ялгышасыз. Без, Шри-Ланкада яшәүчеләр – бик яхшы кешеләр", – дип җавап кайтарды. "Алай булгач, ник әйткәнне эшләмисез?" – дим. Без аның белән шул кадәр нык талаштык, әгәр ир-егет булсам, мин аңа йодрык белән дә менеп төшкән булыр идем. Кыз бала булгач, ул миннән ниндидер агрессия, каршы тору көтмәгәндер, бик җиңел генә бөтен акчасын чыгарып бирер дип уйлагандыр. Теләгәнемә ирешмәсәм, миндә арыслан уяна. Ул шул хайванга юлыкты. Юньле кешегә акча жәлләмим мин. Ләкин акча эшлим дип, мине корбан итеп күрүчеләргә карата нәфрәтем зур… "Тук-тук" шоферы мине әллә нинди шакшы базар уртасында төшереп калдырды. Бер-беребезне "ераккарак" озаттык, бик күңелле булды. Мин инде ул вакытта нинди ният белән чыкканымны да оныткан идем. Тизрәк бу шакшылыктан качып котыласым килде. Берничә йөз метр атладым да, такси алып, корабка кайтып киттем…

Башка вакытта итальян дустым Винченцо белән чыктым. Ул көн күңеллерәк үтте. Коломбоның йөзек кашы булган Кызыл мәчетне дә барып күрдек. Ул мәчет бик үзенчәлекле стильдә салынган. Шуның янындагы базарда да йөреп чыктык. Хәер, алдыйм. Анда кеше һәм "тук-тук"лар боткасы. Түземлегем нәкъ менә бер кибеткә кереп, мамык тукымалар алыр өчен генә җитте. Ул базарда аннан да артыгын йөри алмадык.

Кызыл мәчетнең кабатланмас архитектурасы

Сер итеп кенә әйтәм, Коломбода безне филләр дә, базар да түгел, казино җәлеп итә. Русиядән аермалы буларак, монда казинолар кануни. Әллә нигә бер барып, хезмәттәшләрем белән "Bally’s" казиносында акча туздырып кайтабыз. Оту, отылу түгел, уйнау процессы, фикер алышу үзе кызык. Әле берничә көн элек тә җыелып барган идек. Кергәндә ни күрәм: сакчылар һәркемнең тән температурасын үлчи һәм битлекләр тарата. Коронавирус Шри-Ланканы да урап узмаган, шуңа күрә саклык чараларын күрәләр. Шулай итеп, битлек киеп кәрт уйнадык. Әллә ничек булды ул. Отмадык та үзе. Аннары казиноның үз рестораны бар. Ашап утырганда, бер официант килеп, виза белән ярдәм итәргә, Европага алып китүебезне үтенә башлады. Ул егет күргән бер кунактан шуны сорый бугай. Элекке килгәндә дә дустыма бәйләнеп маташа иде. Шри-Ланкада рәхәт түгелдер, күрәсең...

Һинд океаны сезонын япканчы, Коломбога әле тагын ике тапкыр киләсе, "тук-тук" шоферлары белән тагын ике тапкыр тарткалашасы бар. Вирус аркасында портны ябып куймасалар, билгеле. Кайтып киткәнче, парктагы маймыллар белән фотога төшеп, чәй запасларын тутырып өлгерергә исәп. Аннары инде тынычланып кайтып китсәк тә була. Бу илләр үзәккә үтте, билләһи. Инде цивилизация күрәсе килә.

Наилә ХИСАМОВА

БУ ТЕМАГА: Санторини — чынга ашкан хыял
БУ ТЕМАГА: Сейшел рәхәте күпме тора
БУ ТЕМАГА: Миконос — кырыс җилле мәхәббәт утравы
БУ ТЕМАГА: Маврикий — серен ачмаган утрау
БУ ТЕМАГА: Петра — Үрдүн могҗизасы
БУ ТЕМАГА: Дөнья тирәли: Испания гашыйк итә
БУ ТЕМАГА: Мадагаскар маҗаралары