Төркиядә юлга кар убылып 20дән артык кеше һәлак булган

Төркиянең Ван-Бахчесарай трассасында кар астында калган кешеләрне эзләгәндә коткаручылар һәм полиция хезмәткәрләре һәлак булган.

Төркиянең Ван төбәгендә автомобиль юлында икенче көн рәттән кар ишелеп, кешеләр һәлак булган. 4 февральдә кар астында калган ике микроавтобустагы юлчыларның дүртесе үлгән, тагын биш кеше имгәнүләр алган. 5 февральдә 300 дән артык кеше коткару эшләре алып барган. 50 кеше утырган автомобильләр өстенә тагын бер кар агымы ишелеп төшкән. 30 кешене коткарганнар, 11 кеше һәлак булган, шуларның сигезе полиция хезмәткәре диелә Төркиянең NTV телеканалы хәбәрендә.

Соңрак Ван губернаторы Мехмет Әмин Бильмез хәбәр итүенчә, корбаннан саны 23кә җиткән.

"Һәлак булучылар арасында сигез жандарм, өч сакчы, өч янгын сүндерүче һәм коткаруда ярдәм иткән тугыз башка кеше бар", дигән Бильмез.