Гарәп имласындагы татар текстларын кирилл хәрефләренә күчерү програмы ясалды
Your browser doesn’t support HTML5
Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының (ТӘҺСИ) язма һәм музыкаль мирас үзәге иске татар текстларын тану һәм транслитерацияләү системын булдырды. Бу програм иске имлядәге басма татар текстларны бүгенге кириллицага күчерергә ярдәм итә. Әлеге систем текстологларның эшен бермә-бер җиңеләйтәчәк, ди ТӘҺСИнең язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире Илһам Гомәров.