Коронавирус: зур круиз лайнерлары аны ничек кичерә?

"Дөнья тирәли" бүлегендә юлъязмалар шәлкемен дәвам итәбез. Зур круиз лайнерында эшләп сәяхәт итүче Наилә Хисамова сәфәренең иң кызыклы мизгелләрен Азатлык укучылары белән уртаклаша. Аның чираттагы язмасы дөнья буйлап таралучы коронавирус турында.

Тәмам теңкәгә тиделәр бу вирус белән. Беләсезме, өйдән еракта булганда болай да җиңел түгел. Ә монда һаман саен мәгълүмат белән агулап торалар. Имеш, тагын кайдадыр кемгәдер коронавирус йоккан һәм шуның өчен безгә дә дер калтырап торырга кирәк.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркемен атыйлар. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза ала, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кеше үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы конкрет вирусның төре һәм штаммыннан, агуланган организм үзенчәлекләреннән тора.

Бу афәт башлануга айдан артты инде. Хәтерлим, Шри-Ланканың Коломбо шәһәренә туктагач, казинога барган идек. Кергәндә, гадәттә, сумка һәм кесәләрне тикшерәләр. Моңа өстәп, бу юлы әле тән температурасын да үлчәп керттеләр. Эчтә тагын бер галәмәт: бар казино хезмәткәрләре дә битлек кигән. Безгә дә тараттылар. Яңа ел арты. Әле бизәлгән чыршы, гирляндалар да алынмаган, һәм шуның фонында битлек кигән кешеләр. Төшме бу, өнме? Фантастик фильмга охшаган күренеш. Баксаң, Шри-Ланкада бер коронавирус очрагы теркәлгән, шуның өчен хәзер бар җирдә саклану чаралары күрелә икән.

Шри-Ланканы кытайлар үз итә. Казинода да алар күп иде. Бөтен кеше битлек кигән, ә алар — юк. Үзләрендә күпме тискәре караш тойганнардыр ул вакытта, мескеннәр. Безнең янга да бер азияле килеп баскач, хезмәттәшләрем: "Битлегең кая? Нишләп кимәдең?" дип сорады. Теге кеше, аптырап: "Курыкмагыз. Мин бит кытай түгел, мин — япон", диде. Кешене нигә шундый уңайсыз шартларга куярга кирәк?

Юлчылар Diamond Princess круиз корабыннан төшә

Хәер, бу әле маҗараларның башы гына булган икән. Шри-Ланкадан Һиндстанга барабыз. Шул вакытта: "Вирус бөтен дөнья буйлап тарала. Хәтта Һиндстанда да теркәлгән очраклар бар. Шуның өчен температурагызны һәр порт саен үлчәячәкләр", дип игълан иттеләр. Һиндстанга туктагач, урамга чыгасыңмы син, юкмы, барыбер корабтагы бөтен кешене дә тикшерәләр. Ягъни 2500 кунак һәм 800 экипаж әгъзасы дигән сүз. Бу кадәр кешене оештыру җиңел түгел. Һәм мондый очраклар безнең планда каралмаган, димәк, бөтен нәрсәне процесс барышында өйрәнергә туры килә. Идарәчеләрнең чәчләре агарып бетте бугай инде.

Шөкер, Һиндстаннан афәтләрсез генә чыгып киттек. Хәзер Мальдивка барабыз. Планга күрә, бер төн һәм бер көн барып, өченче көн иртән генә якорь салабыз. Икенче көнгә кинәт планнарны үзгәртеп куйдылар. Баксаң, Мальдивка өченче көнне иртән түгел, икенче көнне кич үк килеп җитәбез икән. Сәбәбе шунда: Мальдив утраулары хакимияте, кораб пассажирлары ярга чыкканчы аларны тикшерергә теләк белдергән.

Һиндстанның Мормугао (Гоа) портында

Кунакларга һәм безгә кәгазьләр таратылды. Анда шәхси мәгълүматны тутырып, тән температурасы, ютәл турындагы берничә сорауга җавап биреп, кул куярга кирәк. Корабта ял итүчеләр аерым вакытка чакырылган. Алар бездә төгәл йөри, шуңа күрә инде унбиш минут алдан биредә галәмәт озын чират иде. Минем вазифалар моның ише әйберне оештыру белән бәйле түгел. Әмма, кеше җитмәү сәбәпле, мине ул көнне оештыру эшенә җәлеп иттеләр. Кунакларга кәгазь тутырырга ярдәм итәргә кирәк иде. Анда әллә ни язасы да юк, бер-ике сүз генә. Кайбер кешеләр шуны да эшли алмый. Алар ничек сәяхәт итә дә, ничек аэропортның берәр почмагында югалып калмый икән? Шаккатам.

Шулай итеп, аптыраган кунаклар белән мәш киләбез. Тән температурасын үлчәргә килергә тиешле мальдив табиблары юк та юк. Бөтенесе арып бетте, мескеннәр. Миңа йөз туксан сорау бирәләр. Ә мин нәрсә дип җавап бирим? Безнең өчен дә бу беренче тапкыр бит. Үзебезнекеләр дә тәмам нервыланып бетте.

Diamond Princess корабы юлчылары

Тикшерү дигәне шул сүз өчен генә инде. Йөзеңә бер йомры аппарат төбиләр дә, шуның белән бетте. Аңлавымча, ул коронавирусны күрергә сәләтле түгел, тән температурасын гына билгели. Шулай булгач, бу тикшерүнең файдасы ни кадәр икән?

Ярар инде, кирәк икән, тикшерсеннәр, әйдә. Ләкин минем бу нәрсәдә катнашасы килми, гәрчә хезмәт хакына өстәп түләргә вәгъдә итсәләр дә. Берьюлы ике мең ярым юлчы белән аралашканнан соң энергия бетеп аудым гына, ә аннан соң төне буе йоклый алмадым. Кирәкме соң ул миңа?..

Безнең өчен Мальдив — кояшта кызыну вакыты. Иртән иртүк пляжга чыгып китәбез, кич кенә кайтабыз. Шулай кич кырын портка таба килүебез. Бөтен җирне полиция хезмәткәрләре уратып алган, "Ашыгыч ярдәм" машиналары тора, мыжлаган халык җыелган. Мин ул көнне вакыйгаларга төшенеп тормаган идем, икенче көнне генә әйттеләр. Баксаң, урамнан баручы Кытай кунакларына пычак белән һөҗүм иткәннәр икән. Нигә икәнен яхшы аңлыйсыздыр. Гади вирус милләтара нәфрәт тудыручыга әйләнде. Кешеләрнең хайвани инстинктлары уянды...

Diamond Princess корабын каршы алучылар

Әйткәнемчә, безне хәзер порт саен тикшерәләр. Эшне бераз тәртипкә салдылар инде, алай бик нервыланмыйбыз. Ләкин ял итәргә килгән кунаклар өчен бу барыбер рәхәт әйбер түгел. Кемдер, бәлки, мондый сәяхәт турында еллар буе хыялланып, беренче тапкыр чит илгә чыгып киткәндер. Ә нәтиҗәдә ул шундый киеренкелек тоярга мәҗбүр. Мин аларны чын күңелдән җәллим.

Әле бу көннәрдә тагын Мальдивта торабыз. Тагын планнан бер көнгә иртәрәк туктадык. Кичен, гадәттәгечә, табиблар килеп, температураны үлчәде. Икенче көнне пляжга бардык. Ә бүген корабка яңа кунаклар алабыз. Моңарчы булмаганны, безгә дә битлек тараттылар бит әле. Баксаң, Италиянең кайсыдыр шәһәрендә коронавирустан үлү очрагы теркәлгән һәм бездә нәкъ менә шул урыннан ике кунак бар икән. Соң вирус кергән очракта шул чүпрәк битлекләр генә ярдәм итәме инде?! Кораб бит ул консерв банкасы кебек. Бер кеше авырса, һичшиксез, бөтен кешегә йогачак. Әллә Diamond Princess корабы турында ишетмәгәнме без? Анда ничә кеше зарарланды? Биш йөзме, бер меңме? Мин бу хакта хәбәрләрне махсус укымаска тырышам. Әмма барыбер дуслар, хезмәттәшләр аша ишетелеп тора...

КАРАНТИНДА РӘХӘТМЕ?

Бер һинд хезмәттәшем: "Азиядә йөри торган корабта эшлисе килә. Анда хезмәт хакы күбрәк", дип сөйләнә иде. Теләге кабул булды бит. Ай ярым элек аны Азиядәге корабка күчерделәр. Аның барып җитүе генә булды, шушы коронавирус афәте башланды. Бүген 5260 кешене сыйдыра алырлык галәмәт зур лайнер Япониянең Нагасаки шәһәре янында карантинда тора. Ул безнең флотта яңа кораб, аны әле узган ел ахырында гына суга төшерделәр. Андый зур машинаны төзү күп акчалар таләп итә. Төзеп бетергәч, аны иң элек Азиягә җибәрәләр, чөнки шулай иткәч сарыф ителгән акчаны тиз арада кире кайтарып була. Ләкин әлеге корабның тормышы ничектер бәхетле башланмады. Гүзәл лайнерыбыз тулы сулыш ала алмый, өрәк кебек су уртасында торырга мәҗбүр.

Diamond Princess корабы

Лайнер эчендә кунаклар юк, бары экипаж әгъзалары гына. Кунаклар булмагач, эш тә юк, дигән сүз. Күңелсез булмасын өчен бушлай интернет биргәннәр. Хезмәттәшем белән элемтәдә торабыз.

— Хис-кичерешләр ягыннан болай барысы да әйбәт. Эш юк, хезмәт хакы барыбер түләнә. Үзара очрашулар оештырабыз, яңа әйберләр өйрәнәбез. Ризык яхшы, интернет бушлай. Көне-төне бүлмәдә генә ятмыйбыз, кораб буенча йөреп кергәлибез. Без Япониянең Нагасаки шәһәре янында. Тагын ике атна карантиннан соң нәрсә дә булса билгеле булырга тиеш, — дип сөйләде дустым.

— Сез бөтенләй урамга чыга алмыйсыз мени? — дим.

— Эш шунда ки, без бит Кытай ягыннан килдек. Шуңа күрә Япония хакимияте бераз куркулы: ә бәлки без вирус алып килгәнбездер? Кораб эчендә вирус юк икәне йөз процент ачыклангач бәлки чыгарга рөхсәт итәрләр. Әлегә бернәрсә дә билгеле түгел. Карантин кайчан бетәчәген, яңа пассажирлар кайчан булачагын белмибез.

— Билгесезлектә яту психологик яктан авырмы? Гаиләгезне сагынасызмы?

— Без бит болай да 7-9 айлык контрактлар эшлибез. Ягъни гаиләдән ерак булырга күнеккән. Ә вирус мәсьәләсе кайчан да булса хәл ителер дип ышанам.

— Эш булмагач, алайса нигә сезне кайтарып кына җибәрмиләр?

— Чөнки ике атна карантинны үтәмичә, корабтан беркем дә чыга алмый. Бәлки, аннан соң контрактларын тәмамлаучылар берәм-берәм кайтып китә башлар. Әмма минем өчен, мәсәлән, контракт уртасында кайтып китүдә мантыйк та, мәгънә дә юк.

— Сезне япон табиблары тикшерәме?

— Юк, корабтагылар гына. Көн саен температураны үлчиләр, күзәтеп торалар. Алай борчылырга сәбәп юк. Әле менә бүген Нагасакида чыгарга да рөхсәт иттеләр. Шулай булгач, вазгыять әкренләп рәтләнә кебек...

Шулай итеп, дустымның Азиягә китү теләге тормышка ашты. Бераз үзенчәлекле шартлар белән, ә шулай да… Вирус афәте тагын күпме дәвам итәр, билгесез. Әмма мин әлеге хәлләргә фәлсәфи яктан карыйм: язмыштан узмыш юк. Шуңа күрә куркып, үземне битәрләп яшәүне кирәк дип санамыйм. Һәм, миңа калса, бу вирус — бер зур сәяси акция генә. Ләкин сәясәткә бирелеп акыл сатарга вакытым юк — эшкә барасы бар. Безнең корабта тормыш дәвам итә. Әле кичә дә 1100 яңа кунак кабул иттек. Сәламәт булыйк.

Наилә ХИСАМОВА

БУ ТЕМАГА: Мәрҗән солтанаты Мальдив
БУ ТЕМАГА: Шри-Ланка — филләр патшалыгы
БУ ТЕМАГА: Санторини — чынга ашкан хыял
БУ ТЕМАГА: Сейшел рәхәте күпме тора
БУ ТЕМАГА: Миконос — кырыс җилле мәхәббәт утравы
БУ ТЕМАГА: Маврикий — серен ачмаган утрау
БУ ТЕМАГА: Петра — Үрдүн могҗизасы
БУ ТЕМАГА: Дөнья тирәли: Испания гашыйк итә
БУ ТЕМАГА: Мадагаскар маҗаралары