Рүзилә Сафина: "Ашыкма, әниеңә күбрәк игътибар бир"

Your browser doesn’t support HTML5

18 яшьлек чагыгызга нинди киңәш бирер идегез? Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан танылган татар хатыннарына шундый сорау белән мөрәҗәгать иттек. "Акчарлак" нәшрият йорты мөдире Рүзилә Сафина, андый мөмкинлек булса, хәзерге тәҗрибәсенә таянып, яшь Рүзиләгә ашыкмаска һәм әнисенә күбрәк игътибар бирергә киңәш итәр иде.