Путинның гомерлеккә хакимияттә калуын телисезме?

Your browser doesn’t support HTML5

Русия президенты Владимир Путин яңа мөддәткә президент итеп сайланырга каршы булмавын белдерде. Бу турыда ул Дәүләт думасы каршында чыгышында әйтте. Ул үзенә карата яңа президент мөддәтенә сайлануга чикләүләрне гамәлдән чыгаруга ризалык бирде. Ләкин бу Конституция мәхкәмәсе әлеге үзгәрешне хупласа гына мөмкин булачак дип белдерде Путин. Азатлык Путинның президентлык мөддәтләрен чикләүне бетерүгә карата казаннар фикерен белеште.