Британия премьеры Джонсон бар ил буйлап карантин игълан итте

Борис Джонсон

Британиядә коронавирус эпидемиясе сәбәпле гомумхалык карантины кертелде. Бу хакта дүшәмбе кич премьер-министр Борис Джонсон хәбәр итте.

Лондон әлеге чараларны иртәрәк керткән Европа илләре, аерым алганда Италия, Испания, Франциягә кушылырга булды. Яңа тәртипкә күрә Британиядә яшәүчеләр бары тик мөһим кирәк-ярак сатып алуга, көненә бер тапкыр саф һавада спорт күнегүләре ясарга, медицина таләпләре булганда яки башкаларга ярдәм итү өчен, өйдә эшләп булмаган очракта эшкә бару өчен генә өйләреннән чыга алачак. Күп кенә кибетләр, рестораннар һәм күңел ачу урыннары ябык булачак.

Британиядә дүшәмбе киченә коронавирус йоктыручылар саны 6500гә җитте. Соңгы тәүлектә аларның саны якынча бер меңгә артты. Барлыгы 335 кеше үлде.