Лайнерда коронавирус: карантин көндәлеге

Коронавирус йоктырмас өчен өйдә утырырга өндәгән кампания барган бу көннәрдә дөнья тирәли сәяхәт итүчеләр дә бар. Тик үз теләкләре белән түгел — ирексездән. Аларның өе бүген — кораб. Зур круиз лайнерында эшләп сәяхәт итүче һәм сәфәренең мизгелләрен Азатлык укучылары белән уртаклашып барган Наилә Хисамова — шуларның берсе. Аларның корабы океан-диңгезләр гизеп, озак кына сыену урыны эзләп йөргәннән соң, ниһаять Италия ярларына килеп туктады.

Уңып та куйдым бу контракттан! Әле дүрт ай буе Һиндстанда интегеп яту җитмәгән, инде, ниһаять, Европага кайтып җиттек дигәндә генә, бөтен тормыш тагын асты өскә килде. Хәзер менә Һиндстанда да түгел, каютада тилмереп ятабыз. Кайчак Мумбайны, һиндларны да сагынып куям хәтта…

Бервакыт Шри-Ланканың Коломбо казиносында битлекләр киеп уйнаганны язып чыккан идем инде. Ул вакытта Шри-Ланкада әле бер генә кеше коронавирус белән зарарланган, ә инде шундый саклану чаралары күрелә. Без исә кайгырмыйбыз: вирус кая да, без кая? Битлекләрдән кызык ясыйбыз, фотога төшәбез. Гыйнвар ахыры иде бу.

Тора-бара хәлләр үзгәрде. Кайсы портка туктасак та, битлекле кешеләр күрәбез, һәр урында тән температурасын үлчиләр, ютәлләгән кешедән куркалар. Ахыр чиктә безнең корабны Мальдивка да кертмәделәр. Бу хакта да әйткәнем булды. Монысы март башы, дөресрәге 7 март иде.

Дубай күренеше

Гарәп Әмирлекләрендә туктадык. Мальдивта ала алмаган кунакларны Дубайда утыртабыз. Алда — өч атналык озын круиз. Европага кайтып җиткәнче тукталышлар юк диярлек. Бары Оман дәүләтенең ике порты гына. Яңа кунакларны кабул итүдә мин дә катнашам. Алар күп түгел, ләкин зур процентын өлкәннәр тәшкил итә. Шәфкать туташы барысының да тән температурасын үлчи. Бер яшь кызныкы 37 ярым. "Мине хәзер нишләтәсез?" — ди теге кыз. "Ярар, 37 куркыныч түгел, корабка рәхим итегез", — ди шәфкать туташы. Температуралы кеше дә керде, ярар. Вирус булмасын дип дога укыйсы гына кала.

Гарәпләр әллә ни курыкмый да кебек, шулай да сәламәтлек турындагы тиешле кәгазьләрсез лайнердан урамга чыгармыйлар

Дубайдан кузгалдык. Берничә көннән Оманның Мускат шәһәрендә туктадык. Аннары Салалада булдык. Гарәпләр әллә ни курыкмый да кебек, шулай да сәламәтлек турындагы тиешле кәгазьләрсез лайнердан урамга чыгармыйлар. Салалада зур кибеткә барып, тиешле кирәк-яракларны алдым. Ярый әле алып калганмын! Әле тагын кайчан җиргә аяк басачагым, кайчан кибеткә барачагым билгесез. Бу — 12 март иде.

Икенче көнне безнең флоттагы башка корабтан иптәш кыз яза: "Безнең лайнерда зарарланган кешеләр таптылар. Эш карантинга таба бара. Без болай да шушы көннәрдә "кроссинг" башларга тиеш идек. Проблем шунда ки, якын тирәдәге портлар хәтта үз ватандашларын да кабул итми. Кунаклар шуның аркасында тавыш чыгара, талаша, паника тудыра. Бөтен лайнер буенча сакчылар куйдылар, хәтта ярдәмгә ярдан полиция дә чакырырга уйлаган идек. Ләкин безгә, ниһаять, бер өлеш кунакларны ярга чыгарырга рөхсәт иттеләр. Иртәгә калганнарын да чыгарып бетерербез дип ышанам".

Кулга кул биреп исәнләшү чикләнде, имеш, бер елмаю да җитә

Безнең әлеге лайнер Кариб диңгезе сезонын эшли иде. Билгеле инде, бу яңалык безнекеләргә дә тәэсир итте. Корабта гадәттән тыш хәлләр режимы кертелде. Бергә җыелып күңел ачулар, театр-концертлар туктатылды, бөтен җиргә кулдагы микробларны үтерер өчен спиртлы сыекча агыза торган җайланмалар урнаштырылды. Ризыкны гадәттә үзебез сайлап тәлинкәгә сала идек, хәзер бу эш аерым хезмәткәрләргә кушылды. Без төртеп кенә күрсәтәбез. Кулга кул биреп исәнләшү чикләнде, имеш, бер елмаю да җитә. Экипаж әгъзалары кофе эчә торган барның да эше үзгәрешләр кичерде: хәзер өстәл артында утырып эчәргә ярамый, кофены пластик чәркәгә салып, үзеңә биреп җибәрәләр…

Шул ук вакытта капитан, бөтен экипажны берьюлы театрга җыеп, корабта вирус юк дип игълан итте. Шулай да һәммәбезнең тән температурасын көн саен контрольдә тоттылар.

Температура үлчәү — корабта вирусны ачыклау өчен бердәнбер ысул

Эш дәвам итте. Круиз озын. Диңгезләр кичәбез. Израил, Үрдүн портлары кичектерелде. Башкалары — юк. Көн көннән аерылмый. Арыдык. Иртән торып һаман температура үлчәтергә барасы. Аңлагансыздыр, температура үлчәү — корабта вирусны ачыклау өчен бердәнбер ысул. Анализ, тест ише нәрсәләр биредә юк.

Сүәеш каналы

Сүәеш каналына килеп җиттек. Аны үткәч, капитан тагын барыбызны да җыйды. Сүзен башлар алдыннан, ул, гадәттә микрофонга: "Хәлләрегез ничек?" — дип сорый. Бу юлы зал тып-тын иде. Ә шулай да дәвам итеп, корабта вирус юк, борчылмагыз дигәнрәк сүзләр сөйләде, Грециягә, аннары Италиягә туктаячакбыз дип белдерде. Тик бу юлы аның сүзләренә каршы килүчеләр күп булды. Баксаң, Сүәеш каналын үткәндә, корабка чит кешеләр кергән икән. Ә вирус алып кергән булсалар?! Алар канал идарәсе хезмәткәрләре, каналны аларсыз гына үтеп булмый икән. Кайбер экипаж әгъзалары бу аңлатманы ишетмәскә тырышты. Капитанга: "Чит кешеләр кертеп, сез безнең тормышны куркыныч астына куясыз!" — дип кычкырды. Кыскасы, бу очрашу бик тавышлы үтте. Аннары, кычкырыша торгач, тагын бер факт ачыкланды. Баксаң, тән температурасын тикшерү кунаклар өчен мәҗбүри түгел икән. Соң бу бит көлке! Барыбыз да бер корабта: ярты кешенекен тикшереп, яртысын тикшерми калдыруда мантыйк бармы?!

Шул ук вакытта Кариб диңгезендә йөрүче лайнердан иптәш кыз яза: "Без хәзер карантинда. Һәр кешене аерым каютага билгеләделәр. Ризыкны бүлмәгә алып киләләр. Телевизор, балкон, бөтен кирәк-яраклар да бар. Зарлана алмыйм."

БУ ТЕМАГА: Лайнерда коронавирус: карантин көндәлеге

Башка бер лайнерыбыз Һинд океаны — Сейшел утраулары, Мадагаскар тирәсендә йөри иде. Аларны бер порттан җирле халык гомумән таш атып куган, диләр. Лайнер ничә көн буе туктый алмыйча, өрәк кебек ачык океанда йөрде. Шушы көннәрдә генә француз утравы Реюнионга килеп туктады бугай. Аның да экипажы карантинда.

Бер лайнерда экипаж әгъзасы үлгән, берәүне вертолет белән алып киткәннәр дигәнрәк шомлы хәбәрләр ишетелде. Бу хактырмы, юкмы — безгә дөресен әйтмиләр. Ләкин безнең корабта баш күтәрүләр башланды. Бер көнне һинд хезмәткәрләр эшкә чыгара баш тарта дип сөйләделәр. Аннары ашханәдә кеше җыеп сүз алучылар пәйда булды. Аерым шәхесләр дә каршы тора, эшкә чыкмый башлады. Диварларга "Барысы да яхшы булачак!" дип язылган кәгазьләр эленгән иде, шуның өстенә каләм белән капитанга каршы теләсә-нәрсә язып бетерделәр...

Башка компанияләрдә эшләүче дусларым белән аралашам: бөтенесе карантинда. Инде күптәннән. Без генә калдык бугай. Бездә бит һаман кунаклар бар, шуңа күрә хезмәт күрсәтүче бар-рестораннар барысы да эшли бирә.

Крит утравы

Сүәеш каналын үтеп, Урта диңгезгә чыктык. Портлар кабул итми, чикләр ябык. Грециянең Крит утравы янында якорь салдык. Икенче көнне кич тагын шомлы хәбәр: Аргентинадан килгән бер кунакны, коронавируска шикләнеп, ашыгыч рәвештә ярдагы хастаханәгә алып киткәннәр. Тест нәтиҗәләрен көтәбез. Ул ханым белән нинди дә булса элемтәдә булган һәркемне тиз арада карантинга ябып куйдылар. Төн озын булды. Икенче көнне, 23 мартта, тагын тынлык. Кичкә таба гына капитан игълан итә: "Хөрмәтле кунаклар, экипаж әгъзалары. Кичә авыр хәлдә хастаханәгә алып кителгән кунакта коронавирус табылган. Шушы мизгелдән лайнерда гадәттән тыш хәл режимы кертелә. Барыгыз да бүлмәләрдә калуыгыз сорала".

Беттек, җәмәгать! Ул вирус кораб буйлап фәлән көн буе таралган. Әлеге ханымны әллә кайчаннан бирле үзен начар хис итә дип сөйләделәр. Берсе дә тикшермәгән! Хәер, хәзер борчылудан ни файда?..

Корабта вирус барлыгын белгәч, Греция яныннан кузгалып китәргә куштылар. Вирус диңгез буйлап очып киләме әллә аларга?! Менә сиңа мә! Ә хәзер кая барырга? Кунакларны нишләтергә? Туктар порт та юк. Бөтен илләр ябылып беткән. План буенча Венеция иде, ләкин пассажирлар анда барырга дер калтырап тора.

Төнлә бүлмәләрдә утырабыз. Һава торышы начар. Капитан корабны никтер югары тизлектә куа. Лайнер сикерә, ишекләр ачыла-ябыла, өстәлдән әйберләр коела… Шомлы төн…

Чивитавеккья порты

Бер көннән соң Италиянең Чивитавеккья (Civitavecchia) портына туктадык. Башка илләр кабул итми, бер Италия генә бездән баш тартмады, чөнки без аның байрагы астында йөрибез. Хәзер мин кечкенә бүлмәдә карантинда ятам. Без икәү. Күрше кыздан нигәдер аермадылар. Ул әле һаман эшли, көненә әллә ничә тапкыр офиска чакырып алалар. Ярымкарантин дип әйтимме? Битлек кигән кешеләр ризыкны бүлмәгә алып килә. Һава җитми. Баш авырта. Тышка чыгарга ярамый. Көн белән төн буталды. Билгесезлек. Беркем бернәрсә әйтми. Корабта әле һаман кунаклар бар. Аларны кайтарып җибәрү безнең өчен бик зур проблема, чөнки һава рейслары юк диярлек. Минем контракт та тәмам. Ләкин кайчан һәм ничек кайтачагым билгесез. Без монда мең ярым кеше шундый билгесезлектә яшибез. Ахыры хәерле булсын.

Наилә ХИСАМОВА

БУ ТЕМАГА: Әмирлекләр — тумыштан байлар иле
БУ ТЕМАГА: Коронавирус: зур круиз лайнерлары аны ничек кичерә?
БУ ТЕМАГА: Мәрҗән солтанаты Мальдив
БУ ТЕМАГА: Шри-Ланка — филләр патшалыгы
БУ ТЕМАГА: Санторини — чынга ашкан хыял
БУ ТЕМАГА: Сейшел рәхәте күпме тора
БУ ТЕМАГА: Миконос — кырыс җилле мәхәббәт утравы
БУ ТЕМАГА: Маврикий — серен ачмаган утрау
БУ ТЕМАГА: Петра — Үрдүн могҗизасы
БУ ТЕМАГА: Дөнья тирәли: Испания гашыйк итә
БУ ТЕМАГА: Мадагаскар маҗаралары