Сидякин: Татарстан белән Башкортстан арасында күпер ябылу "артык тырышлык нәтиҗәседер"

Башкортстан белән Татарстан арасындагы күпер ябылган

Социаль челтәрләрдә 1 апрельдән Татарстанның Ютазы районы белән Башкортстанның Октябрски шәһәре арасындагы күпер томаланганы хәбәр ителде. 

Социаль челтәрдә Башкортстан кешесе 1 апрельдә Татарстанга баручы юлдагы күпернең бетон белән киртәләнүен язып чыкты. Автор белдергәнчә, Башкортстан белән Татарстанны аерып торган чиктәге күперне республикаларда коронавирус сәбәпле кертелгән карантин аркасында томалаганнар. Ул җирле халык өчен бик әһәмиятле автомобиль юлы белән файдалану мөмкин булмавына зарлана.

Башкортстан башлыгы идарәсе җитәкчесе Андрей Сидякин белдергәнчә, күперне томалауны ике республика арасында чикне ябу дип аңларга кирәкми. Ул әлеге хәл “башкаручыларның артык тырышуы аркасында” килеп чыккандыр дип фаразлый.

“Татар кардәшләребез бу яктан бернинди үзәкләштерелгән карарлар да кабул итмәгәндер дип уйлыйм. Президент төбәкләр арасында чикләр юк диде, җитмәсә, безнең тугандаш республикалар арасында. Мөгаен, башкаручылар артык тырышкандыр, бәлки ниндидер сигналларны дөрес аңламагандыр”, диде Сидякин. Ул бер атна элек кенә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән сөйләшкәнен, бу күперне ике республика бергәләп төзекләндерергә сүз куешканнарын әйткән.

“Күпердән ике республика кешеләре дә файдалана. Аны бергәләп төзекләндерү дөрес булыр. Уртак карар бар. Хәзер исә безгә үзизоляциягә игътибар юнәлтергә кирәк, өйдә калырга, якыннарга йоктырмаска”, диде түрә.

Татарстанның Ютазы районы идарәсе сайтында аңлатылганча, күперне төзек булмаганы өчен япканнар.

“Урыссу бистәсе халкыннан Ык аркылы күперне капиталь төзекләндерү кирәклеге турында мөрәҗәгатьләр күп булды. 2016 елда күперне махсус оешма тикшерде. Аның торышы кәнәгатьләнерлек түгел дип табылды. Быел кыш җылы килү сәбәпле, күпердә тутыккан, яргаланган урыннар барлыкка килде, бетон нигезе куркыныч тудырырлык хәлдә”, дип аңлаткан Татарстан вәкиле. Аерым алганда, күпергә түшәлгән асфальтта 15 см тирәнлектәге, 30 см киңлектәге ярыклар, шулай ук 30 см тирәнлектә, 65 см киңлектә чокырлар барлыкка килгән. Шуңа күрә Ютазы районы идарәсе күпер аша юлны томаларга карар биргән. Автомобильләргә Әбсәләм авылы аша үтә торган урау юлдан файдаланырга тәкъдим ителә.