Русиядә коронавирус йоктыруның яңа 1154 очрагы рәсми теркәлде

Татарстанда яңа очраклар юк, Башкортстанда тагын ике кешедә вирус табылган.

7 апрельгә Русиядә коронавируслы авырулар саны 7497гә җитте. Соңгы тәүлектә COVID-19 тагын 1154 кешедә расланган. Бу мәгълүматны Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.

Татарстанда яңа очраклар юк. Бүгенге көндә республикада 41 кешедә коронавирус ачыкланган, шуларның сигезе савыгып хастаханәдән чыккан. 6 апрель иртәсенә республикада 16 яңа очрак булуы хәбәр ителгән иде. Аларның барысы да читтән кайткан кешеләр диелде.

Башкортстанда 7 апрельгә COVID-19 тагын 2 кешедә расланган. Республикада 10 кешедә бу вирус ачыкланган иде. 5 апрельдә Башкортстанның республика клиник хастаханәсендә үлеп киткән 80 яшьлек әбинең коронавирус йоктырган булуы ачыкланды.

Хастаханәнең 5 хезмәткәре һәм ике авыру үпкә ялкынсынуы диагнозы белән йогышлы авырулар хастаханәсенә озатылган. Аларны коронавируска тикшерәләр.

Соңгы тәүлектә Русиядә коронавирустан 11 кеше үлгән. Вирус тарала башлаганнан алып барлыгы 58 кеше үлде.