Стәрлетамакның ике хастаханәсе карантинга ябылды 

Башкортстанның Уфадан кала иң зур шәһәрендә 1нче һәм 2нче санлы шәһәр клиник хастаханәләре ике атнага карантинга ябылды. 

“Карантин чаралары уздыру сәбәпле Стәрлетамакның 1нче санлы шәһәр клиник хастаханәсе стационарына авыруларны кабул итү вакытлыча туктатыла. Якын арада хастаханә яңадан эшли башлаячак” диелгән хастаханәнең сайтындагы рәсми хәбәрдә.

Стационар өлешенең карантинга ябылуын Азатлыкка хастаханәнең үзендә дә расладылар. Поликлиника өлеше авыруларны элеккечә кабул итә.

Стәрлетамакның 2нче санлы хастаханәсе дә карантинга ябылды. Аның стационар өлеше дә, поликлиникасы да карантинда дип хәбәр иттелләр Азатлыкка.

Элегрәк Уфаның Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсе, Башкортстанның Октябрьски шәһәре 1нче санлы хастаханәсендә ике бүлек, Бәләбәй үзәк хастаханәсе һәм Бөре шәһәре хастаханәсенең хирургия һәм терапия бүлекләре карантинга ябылган иде.

Бәләбәйдә коронавируслы ике авыру ачыкланган. Аларның берсе Уфадагы республика клиник хастаханәсеннән күчерелгән, икенчесе Мәскәүдән кайткан. Бу авыруларның COVID-19 тестлары раслангангач, хастаханәне карантинга яптылар. Бәләбәй үзәк хастаханәсе баш табибы Рөстәм Ишмурзин аңлатканча, беренче авыру 11-23 март көннәрендә Уфада дәваланган, 30 мартта аны уң як үпкәсе ялкынсыну сәбәпле, Бәләбәй хастаханәсенә салганнар. Шул ук көнне коронавируска анализ алганнар. 6 апрельдә коронавирус расланган, авыруны шунда ук реанимациягә күчергәннәр, хәзер дә ул шунда дигән Ишмурзин.

Баш табиб сүзләренчә, бу авыру белән 63 кеше аралашкан. Шуларның 16сы терапия бүлеге хезмәткәрләре, 16 кеше – бергә яткан авырулар, алар 6 апрельгә кадәр үк хастаханәдән чыгарылган булган. Тагын 17 кеше терапия бүлегендә калуын дәвам итә. Моннан тыш, реанимация бүлегендә алты хезмәткәр, ашыгыч ярдәм бүлегендә дүрт хезмәткәр һәм авыруның гаиләсендә дүрт кеше вирус йоктырган булырга мөмкин. Икенче пациент 26 мартта Мәскәүдән кайткан һәм салкын тию билгеләре белән хастаханәнең йогышлы авырулар бүлегенә салынган. 31 мартта аннан коронавируска анализлар алганнар, 7 апрельдә тест уңай нәтиҗә күрсәткән.