Мәскәүдә коронавирустан тагын 12 кеше үлгән

Вирус корбаннарының берсенә 33 яшь булган. Ул хастаханәгә мөрәҗәгать итмичә, дәвалану алмыйча үлеп киткән.

Мәскәүдә тагын 12 коронавируслы авыру үлгән. Аларның өчесе 45тән яшьрәк дип хәбәр итә Мәскәүнең коронавируска каршы көрәш оператив штабы.

33 яшьлек хатын-кыз табибларга мөрәҗәгать итмәгән һәм хастаханәдә дәвалану алмаган. 39 һәм 42 яшьлек ике ир-атның йөрәкләре сау булмаган.

Мәскәүдә COVID-19 диагнозы булган кешеләр үлү очраклары 50гә җитте. Русиядә барлыгы 89 кеше үлде.

9 апрель саннарынча, Мәскәүдә коронавирус 6698 кешедә расланган. Русиядә 10 131 кешедә вирус табылган.