Төркиянең 31 шәһәрендә 13 апрельгә кадәр өйдән чыгу тыелды

Истанбул урамы яңа тыюга кадәр

Төркиядә бүген төнге 12дән башлап 12 апрель төнге 12гә кадәр 31 шәһәрдә 48 сәгать буена урамга чыгу тыелды. Бу тыю - коронавируска каршы чара.

10 апрель төнендә Төркия эчке эшләр министрлыгы илнең 31 шәһәрендә һәм төбәкләрдә урамга чыгуны 48 сәгатькә тыйды.

Урамга чыгу тыюы 10 апрель төнге сәгать 12дә башлана һәм 12 апрельдә төнге сәгать 12дә тәмамланачак.

Урамга чыгу тыелган шәһәрләр арасында башкала Әнкара, Истанбул, Измир, Трабзон кебек иң зур шәһәрләр дә бар.

Даруханәләрдә, хастаханәләрдә эшләүчеләр, кан бирергә җыенучылар, икмәк пешерү урыннарында эшләчеләр урамга чыгу тыюыннан чыгарма булачак.

Төркиядә 17 марттан башлап 10 апрельгә кадәр 1006 кешенең коронавирустан үлүе теркәлде. Авыручылар саны 47 меңнән артып китте. 2400 дән артык кеше терелде.