Удмуртиянең ике авылында карантин игълан ителгән

Кече Пурга һәм Баграш-Бигра авыл биләмәләре коронавирус таралу куркынычы сәбәпле карантинга ябылган 

11 апрель 15:00 сәгатьтән Удмуртиянең ике авыл биләмәсендә карантин игълан ителде. Бу Кече Пурга һәм Баграш-Бигра авыллары. Бу хакта республика башлыгы Александр Бречалов журналистлар белән очрашуда хәбәр итте.

"Әлеге карар белән машиналар уздыруның аерым тәртибе билгеләнәчәк, табигый ки, транзит тәэмин ителәчәк. Социаль оешмалар һәм балалар бакчалары эшчәнлеге турында өстәмә аңлатмалар булыр", диде Бречалов.

Эш буенча йөрү өчен рөхсәт кәгазе кирәк булачак. Авылларга үзәк керү урыннарыннан гына узып була, башкалары ябылган.

Элегрәк билгеле булганча, Баграш-Бигра авылы кешесе Ижауга барган һәм аннан кайтканнан соң Кече Пурга район хастаханәсенә коронавирус билгеләре белән китерелгән.

Удмуртия башлыгы белдерүенчә, авыру белән элемтәдә булганнарны ачыклаганнар. Аның сүзләренчә, Кече Пурга район хастаханәсе идарәсе "авыруны китергәндә, хастаханәгә урнаштырганда кагыйдәләрне тупас бозган".

Кече Пурга авылында 7700дән артык кеше яши (2012 ел мәгълүматлары). Баграш-Биграда 800 тирәсе. Икесе дә Татарстан белән чиктә, Әгерҗедән дүрт километр ераклыкта урнашкан.

Берничә көн элек Түбән Новогород өлкәсенең ике авылында карантин кертелгән иде.