Кеше хокуклары шурасы Беслан фаҗигасе көнендә Хәрби дан көнен бәйрәм итүгә каршы чыкты

Валерий Фадеев

Русия думасы Икенче дөнья сугышы тәмамлану көнен 2 сентябрьдән 3 сентябрьгә күчергән иде. Моңа кеше хокуклары шурасы рәисе Валерий Фадеев каршы чыкты.

Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы Икенче дөнья сугышы тәмамлануын 3 сентябрьдә – Беслан фаҗигасе корбаннарын искә алу көнендә бәйрәм итү ярамый дип белдерде. Шура җитәкчесе Валерий Фадеев бу турыда Русиянең Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенкога мөрәҗәгать иткән. Фадеев Федерация шурасының элек дума кабул иткән канун өлгесен кире кагуын сорый дип хәбәр ителә Кеше хокуклары шурасы сайтында.

Фадеевның Матвиенкога мөрәҗәгатендә әйтелгәнчә, “хәтер көннәрен билгеләү турында карарлар кешеләрне берләштерергә тиеш, ә бер-берсеннән читләштерергә тиеш түгел. Хәрби дан көнен 3 сентябрьгә күчерү коточкыч террорлык гамәле нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары күңелендә аңламау хисе тудырачак”.

14 апрельдә Русия думасы Икенче дөнья сугышында җиңү көнен 3 сентябрьгә күчерде. Хәзер гамәлдә булган канунга ярашлы, бу көн 2 сентябрьгә билгеләнгән. Канун өлгесенә аңлатма язмасында авторлар “Икенче дөнья сугышы тәмамлануда хәлиткеч рольне Советлар берлегенең 1945 елда Японияне җиңүе уйнады” дигән. Җиңү 3 сентябрьдә игълан ителә. Федерация Шурасы канун өлгесен 17 апрельдә карарга җыена.

2004 елның 1 сентябрендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендәге мәктәптә террорчылар 1128 кешене тотык итеп алды. 3 сентябрьдә мәктәпкә Русия куәт отрядлары бәреп керде. 334 кеше һәлак булды, шуларның 186сы – балалар. Бу Русия тарихында иң зур күләмле террорлык гамәле санала.