Русиядә соңгы тәүлектә COVID-19 йоктырган кешеләре саны дүрт меңнән арткан

Мәскәүнең Склифосовский хастаханәсендә

Соңгы тәүлектә Русиядә коронавирус 4069 кешедә расланган.

Русиядә коронавируслы авырулар саны 32 007 кешегә җитте. Бу турыда коронавируска каршы көрәш оператив штабы хәбәр итә.
Узган тәүлектә COVID-19 йоктыруның 4069 яңа очрагы рәсман теркәлгән. 41 кеше үлгән.

Эпидемия башланганнан бирле Русиядә коронавирустан 273 кеше үлгән, 2590 кеше авырудан терелгән.

Бер атна эчендә вирус йоктырга кешеләр саны өч тапкырга диярлек арткан, 10 апрельгә 11 917 кеше авырган иде.

Рәсми саннар. 17 апрель 2020

төбәкләравыргансавыкканүлгән
Башкортстан213 (+22) 14 (+5) 8 (+3)
Татарстан 144 (+16) 18 (+4) 0 (+0)
Русия32008 (+4070) 2590 (+286) 273 (+41)

стоп.коронавирус.рф