Кайту. Маҗаралы сәфәрнең зәхмәтле ахыры

Зур круиз лайнерында эшләп сәяхәт иткән һәм сәфәренең иң кызыклы мизгелләрен Азатлык укучылары белән уртаклашып барган Наилә Хисамова, ниһаять, дөнья тирәли сәяхәтен тәмамлап, Италия аша Мәскәүгә кайтып төште һәм... замана таләпләренә күрә шундук карантинга ябылды. Үзенең соңгы язмасында ул бу маҗаралы сәфәренә йомгак ясый.

Корабта билгесезлектә ятуыбыз хакында язган идем. Ике атна чамасы шундый ябык, тәрәзәсез бүлмәләрдә яттык. Безне, русиялеләрне, менә иртәгә, менә иртәгә кайтасыз ди торгач, фәлән көн үтте. Җыелып куелган букчалар өстендә утыру, ай-яй, җиңел түгел ул.

Башта бөтен әйберне тутырып куясың. Бер көн үтә. Берәр әйбер кирәк булып чыга. Букчаны ачып аласың. Икенче көнне тагын берәр нәрсә искә төшә. Тагын букчадан эзләнәсең. Ахыр чиктә җайлап тутырылган әйберләрнең асты өскә килә һәм аларны кире рәткә салырга кирәк була…

Инде март ахыры. Беренче апрельдә кайтып китәсез, диделәр. Булмады. Икенче апрельдә дә булмады.

Беркөн бүлмәгә хат килде: капитан вирус эләктергән, дилбегәне аның урынбасары алачак. Әле теге, әле бу экипаж әгъзасы авырган, кайсыдыр кунаклар авыр хәлдә икән, дигән хәбәрләр йөри. Һавада — киеренкелек.

Хезмәттәшләрем арасында бер пар бар иде. Икесе ике илдән, әле яңа өйләнешеп, икесенә бер ил паспорты булдырып өлгермәгәннәр. Ире Романиянеке. Европалы булгач, ул кайтып китте. Хатыны корабта калды. Ул йөкле булган икән. Йөге төшеп, хастаханәгә алып киткәннәр. Мин бу хакта соң гына белдем... Вирус эләктереп, бүлмәдә изоляциядә ятучылар бар. Индонезияле бер экипаж әгъзасының өендә әтисе дөнья куйган. Моны аңа ничек итеп хәбәр итәргә белмиче йөрүләрен хәтерлим. Драмалар күп булды бездә...

Яраткан лайнерыма соңгы тапкыр күз салдым

Алтынчы апрель көнне йоклар алдыннан бүлмәдә телефон шалтырый. "Иртән Русиягә очасыз, җиде тулганчы әзер булып торыгыз", — диделәр. Менә сиңа мә!

Чемоданнарымны әзерләп, иртүк килеп бастым. Русиягә кайтучы сиксәнгә якын кунак, биш хезмәткәр. Документларны кулга тоттырдылар, чыгар алдыннан температураны үлчәделәр. Социаль араны сакларга кирәк булгач, шушы кадәр генә кешегә җиде зур автобус биргәннәр. Без өч автобуска да сыяр идек. Машина йөртүчеләр битлек, комбинезоннар кигән, алар утырган җирне пластик пакет белән бүлеп куйганнар. Янәсе бездән микроблар оча. Саклану чарасы. Өч чемодан, бер кул букчасын өстерәп, көч-хәл белән автобуска чыгып утырдым. Итальян ир-атлары кызык ул: хатын-кызга ник берсе ярдәм итсен!

Төнлә юньләп йокламаган да килеш, ниндидер сәер хәлдә генә Рим һава аланына чыгып киттем. Җиде автобус кәрванын полиция машиналары саклый. Тәрәзәдән Италиянең табигатенә сокланып барам. Яшеллек! Ике атна буе ябык бүлмәдә ятканнан соң күзләр ял итә. Ирекнең кадере шуннан беленә ул!

Италиядә автобусларны полиция саклап барды

Һава аланына килеп туктадык. Бөтен мәйданы буп-буш. Безгә хезмәт күрсәтергә килгән берничә кеше генә бар. Ләкин безне автобустан чыгармыйлар. Никтер бина эченә керергә дә чакырмыйлар. Көтәбез.

Бераздан ишектән бер ханым дәшә: "Монда кем дә булса урысча һәм итальянча сөйләшәме? Минем белән чыгыгыз, зинһар". Ияреп чыгам. "Бүген рейс булмый, ул кичектерелде. Русия ягыннан проблемнар бар, бер фикергә килә алмадык. Әгәр кемнең дә булса бәдрәфкә барасы килә икән, бина эченә керсеннәр. Аннары кире корабка кайтачаксыз. Автобустан автобуска йөреп, шушы хәбәрне игълан итә алмассызмы икән?" – ди.

Нишлисең? Иттем инде. Микрофон — йөртүче ягында, ә транспортта баручылар пластик элпә белән капланган. Игъланны ишеткәч, реакцияләрен ишетәм: көләләр. Очып китә алмауларына бер дә аптырамады бугай алар.

Аннары без бит кая очачагыбызны да белми идек. Мәскәү түгел, Төмәнгә очасыз, ике атна шунда карантинда ятачаксыз, дигән сүзләр дә булды. Моны ишеткәч, күп кеше төшенкелеккә бирелде. Рейс кичектерелгәч, җиңел сулап куйдылар.

Рим һава аланы

Аннары кире кайтып киткәнче шешә белән су таратабыз. Шунда безнекеләр миңа: "Ә сыра кая?", "Ә без төшке ашка җитешәбезме?", "Ә без шул ук бүлмәләргә кайтабызмы?" дигәнрәк сораулар яудыра. Соң мин каян белим?!

Кыскасы, җиде автобус кәрваныбыз белән кире корабка кайтып киттек. Теге өч чемодан һәм бер букчаны кире өстерәп алып керергә, кире ачарга туры килде...

Ике көннән соң иртүк телефон шалтырый: "Рейсыгыз бүген. Ике сәгатьтән әзер булыгыз", — ди. Сикереп торып, әйберләрне җыя башладым. Унбергә чемоданнарны ишек төбенә алып төштем. Беркем юк. Бер сәгать үтте. "Әле билгеле түгел. Сезнекеләрдән хат көтәбез. Хәбәр итәрбез", — диләр. Кире бүлмәгә кереп яттым. Өч сәгатьтән соң гына чакыра башладылар. Корабтан чыгуның тәртибе шул ук. Шул ук җиде автобус. Ярар, икенче тапкыр кузгалып карыйк.

Күңел белән сиздем: бу юлы кайтабыз. Чыннан да килеп туктау белән һава аланына чакырып керттеләр. Затлы киемнәр кигән урыс дипломатлары каршы алды. Рәхәт булып китте. Кәгазь, гаризаларны тутырырга ярдәм иттеләр. Мәскәүгә очабыз икән.

Өйгә алып кайтучы очкыч

Бу очу безнең өчен бушлай булды. Русия хөкүмәте түләгәндерме, безнең компанияме, тәгаен әйтә алмыйм. (Гадәттә, хезмәткәрләр чыгымнарын компания каплый, ә кунаклар билетларны үзләре ала. Коронавирус шартларында ничек хәл итүләре билгесез).

Очкыч Италиянеке иде. Өч сәгатьтән Мәскәүнең Шереметьево һава аланына төштек. Безне бушаткач, очкыч Петербур кешеләрен илтәргә китте. Безне исә, һава аланына алып кереп, йөз төрле кәгазь тутыртып, ике атнага Мәскәү янындагы санаторийга алып киттеләр. Баксаң, яңа тәртипкә күрә, башкалага кайтучылар регионнарга чыга алмый икән.

Шереметьево һава аланында шулайрак каршы алдылар

Каршы тормадык. Мин туры өйгә кайтсам да ике атна карантинда ятарга тиеш идем. Ул очракта якыннарым да, эштән аерылып, минем белән өйдә торырга тиеш була. (Хәер, Татарстанга кайткач, тагын ике атна "үзизоляциядә" булачаксың, диләр.)

Шулай итеп, Мытищидагы бер шифаханәгә китереп тутырдылар әле. Шартлары зарланырлык түгел: бу бит башкала аксөякләренең ял итә торган урыны. Ә хәзер аны вакытлыча шушы максатта кулланалар. Ризык бик яхшы — үзебезчә. Итальян токмачыннан туеп туктаган идем.

Шифаханәдә "үзизоляция": ишегалдына чыгасы килсә, тәрәзә ачып һава сулыйбыз

Кайтып төшкән көнне вируска тестлар бирдек: шөкер, беребез дә авырмый. Ә менә корабтан һаман начар хәбәрләр килә. Капитан артыннан аның урынбасары да авырган, ди. Калган кунакларның күп өлеше, экипаж әгъзалары чирләп беткән. Баш табибыбыз өлкән яшьтә иде, аны да вирус белән хастаханәгә алып киткәннәр. Аның урынына килгән яңасы да, кинәт каушап калып, паника кичергән. Шәфкать туташлары, кайбер офицерлар вирус йоктырган. Кыскасы, хәлләр аяныч. Әле ярый кайтып котылдык дияр идем дә, әмма корабта калган якын дусларым өчен борчу тынгы бирми шул…

P.S. Бездән бер көн алда украиннар кайтып китте. Автобус белән. Иң кызыгы шунда: Украинага чит ил автобуслары белән керергә ярамый. Чөнки коронавирус вакытлыча үз кагыйдәләрен урнаштырган. Шуңа күрә Европа автобусы аларның бөтенесен бушатып, украиннар Маҗарстан чиген җәяү чыгып, Украина автобусына күчеп утырган. Бер тәүлек автобуста барганнан соң, арган-талган, кулларында фәлән чемодан белән чик кичүчеләрне әле кайчан күрер идегез?

P.P.S. Безнең бу соңгы круиз кешечә булмады. Сәяхәт кылырга ниятләгән кешеләр яңа илләр дә күрмәде, җитмәсә, карантинда ябылып ятты. Хәер, безнең компания, гаепне үз өстенә алып, һәр кунакка 750 евро күләмендә компенсация түләде. Хәзерге курс белән санасаң, бу аз акча түгел. Круиз үзе кыйммәт түгел иде. Кыскасы, чыгымнарын каплап, хәтта бераз баеп, карантиннан гомерлек хәтирәләр алып кайтты безнең кунаклар. Исән-имин өйгә генә кайтып җитәсе калды...

Наилә ХИСАМОВА

БУ ТЕМАГА: Лайнерда коронавирус: карантин көндәлеге
БУ ТЕМАГА: Әмирлекләр — тумыштан байлар иле
БУ ТЕМАГА: Коронавирус: зур круиз лайнерлары аны ничек кичерә?
БУ ТЕМАГА: Мәрҗән солтанаты Мальдив
БУ ТЕМАГА: Шри-Ланка — филләр патшалыгы
БУ ТЕМАГА: Санторини — чынга ашкан хыял
БУ ТЕМАГА: Сейшел рәхәте күпме тора
БУ ТЕМАГА: Миконос — кырыс җилле мәхәббәт утравы
БУ ТЕМАГА: Маврикий — серен ачмаган утрау
БУ ТЕМАГА: Петра — Үрдүн могҗизасы
БУ ТЕМАГА: Дөнья тирәли: Испания гашыйк итә
БУ ТЕМАГА: Мадагаскар маҗаралары