Күренекле башкорт шагыйре Риф Мифтахов вафат

Риф Мифтахов

Уфада 81нче яшендә каты авырудан соң күренекле башкорт шагыйре, сатира һәм юмор остасы, журналист, тәрҗемәче Риф Мифтахов вафат булды.

Риф Мифтахов белән саубуллашу 24 апрель узачак. Коронавирус сәбәпле, мәрхүм белән саубуллашу чарасы зурлап оештырылмый. Хушлашу шагыйрьнең Уфада яшәгән өендә узачак. Мәрхүм туган авылы Кинҗәбулатта җирләнәчәк.

Риф Мифтахов 1939 елның 17 сентябрендә Башкортстанның Ишембай районы Кинҗәбулат авылында дөньяга килгән. Туган авылында башлангыч, күрше Байгуҗа авылында җидееллыҡ мәктәптә укый, 1958 елда Ишембайда 3нче башкорт урта мәктәп-интернатын тәмамлый. Башкорт дәүләт университетының филология факультетында белем ала.

Башкортостан китап нәшриятында, “Совет Башкортостаны” гәзитендә, “Агыйдел” , “Башкортостан кызы”, “Һәнәк” журналы редакцияләрендә эшли.

Дистәдән артык шигырь, проза, сатира-юмор китаплары авторы. Аның күп кенә шигырьләренә көй язылган.

Риф Мифтахов сәләтле тәрҗемәче буларак, Александр Блок, Евгений Евтушенко, Михаил Исаковский, Михаил Львов һәм башка шагыйрьләр әсәрләрен башкорт теленә тәрҗемә иткән. Ул шулай ук башкорт шагыйре Рәшит Назаров иҗатын өйрәнүче буларак та зур эшләр башкарды. Каты авыруга дучар булган Рәшит Назаровның әсәрләрен барлап, үзенең баш сүзе белән ике томлык җыентык чыгарды.

Ул Гали Ибраһимов исемендәге премия лауреаты, Салават Юлаев ордены кавалеры, Ишембай районының шәрәфле шәхесе.