26 апрель — Габдулла Тукай туган көнендә аның исемендәге дәүләт премияләре ияләре дип, “Бизнес Онлайн” чыганагына караганда, түбәндәге иҗат әһелләре игълан ителәчәк:
- Лирон Хәмидуллин — “Дәрдмәнд”, “Буранлы төндә”, “Офыктагы аҗаган” китаплары өчен;
- Идрис Газиев — татар композиторлары әсәрләрен һәм халык җырларын башкаруы өчен;
- Юрий Александров, Гөлнара Гатина, Виктор Герасименко, Ринат Салаватов — Резеда Ахиярованың “Сөембикә” операсын сәхнәләштерү өчен;
- Денис Осокин — Ноябрьдән мартка кадәр бакча карачкылары” (“Огородные пугала с ноября по март”) әсәрләре өчен.