Һиндлар күрмәгәнне күрсәтте

"Дөнья тирәли" бүлегендә юлъязмалар шәлкемен дәвам итәбез. Зур круиз лайнерында эшләп сәяхәт иткән Наилә Хисамова сәфәренең иң кызыклы мизгелләрен Азатлык укучылары белән уртаклаша. Аның бүгенге язмасы Һиндстан турында.

Ничә тапкыр "Һиндстанда интегеп яттык", "Һиндстанда авыр булды" дип әйткәнем бар. Хәзер өйгә кайткач үзизоляциядә ятам һәм уйланам: интеккәнме без анда, әллә рәхәткә чыдый алмаганбызмы? Вакыт начар хатирәләрне сөртә, ди бит. Ике ай үткәннән соң Һиндстанга минем бернинди үпкәм дә, ачуым да калмады.

Эш шунда ки, икенче контракт белән киткәндә кораб белән Һиндстанга барачагымны белеп киттем. Бу якларга барырга хыялланмасам да, үз-үзем белән "ярар, әйдә, яңа төрле культура күреп кайтырсың" дигәнрәк әңгәмәләр алып бардым. Ләкин корабка утыргач, бер нәрсә ачыкланды: баксаң, диңгезче кенәгәләре булмаган экипаж әгъзаларына Һиндстанда чыгып йөрергә рөхсәт ителми икән. Ә миндә ул юк. Башка илләрдә бу кәгазьне сорамыйлар, шуңа күрә мин аны моңарчы кирәк дип тапмадым. Гәрчә Һиндстанга барганда электрон туристик виза алып булса да, миңа диңгезче кенәгәсе мәҗбүри диделәр. Шулай итеп, Һиндстан идеясеннән баш тартырга туры килде. Өч көн Мумбай портында, бер көн Гоада, бер көн Кочинда һәм бер көн Яңа Мангалор портларында торачакбыз. Бу көннәрдә миңа корабта гына утырасы кала...

Хезмәттәшләрем урамга чыгып йөри. Мумбай (элекке Бомбей) шәһәрендәге машина, кеше боткасы турында сөйлиләр. Аннары эт зурлыгында күселәр күрдек, диләр. Иң ярлы районнарның баракларын, кер юу урыннарын фотога төшереп алып кайталар. Мин боларны күреп җирәнәм. Әле ярый чыгарга ярамый, дип сөенәм. Җитмәсә, корабтан портны күзәтү мөмкинлеге бар: терминал бинасы шундый иске һәм котсыз. Мумбай үзе дә котсыз микән? Аннары безнең корабка бит һава урамнан керә. Ә бу шәһәрдә ул шул кадәр пычрак ки, беренче көн кичкә таба инде хәл авырая башлый, иртәнгә баш авырта, ә өченче көнне кичкә таба күздән, борыннан ага, үләселәр килә башлый иде. Кузгалып китеп, берничә сәгать диңгез буйлап баргач, хәл кире нормаль һаләтенә кайта...

Һиндлар белән маҗаралар

Кыскасы, Һиндстан турында фикерем начар иде. Безнең бит корабта да кунакларның күп өлеше һиндлар булды. Менә алар белән чыннан да интектек. Алар чегәннәр кебек өере белән йөри. (Сүз уңаеннан, чегәннәрнең нәкъ менә Һиндстаннан чыкканын белә идегезме?) Кирәкме аларга, кирәк түгелме, бөтен нәрсәне (шул исәптән сине дә) фотога төшерә. Исәнләшү, саубуллашу юк. Йөзеңә карап кикерәләр. Бертуктаусыз нәрсәдер чәйниләр. Чәйнәгән әйберләре —ниндидер тәмләткечләр. Аларның исләре шул кадәр көчле ки, берничә минуттан соң да әле һавада тора. Тырнаклары киселмәгән, эченә пычрак тулган. Шул шакшы куллары белән бөтен нәрсәне тоткалап карыйлар. Кораб бит ул культуралы ял итү урыны. Бездә кунаклар көндез бер кием кисә, театрга кичке күлмәкләрен киеп, бизәнеп-ясанып бара. Ә һиндларга нәрсә? Алар ресторанга йоклый торган кием белән килә, кораб буйлап иртә-кичен шул бармак тыгып кия торган чәпләшкәсен өстерәп йөри.

Һинд яшьләре

Юыну юк. Бу да һинд культурасының бер өлеше. Миллиардтан артык халыкка каян чиста су җиткерсеннәр? Юынмыйчарак түзәләрдер. Минем европалашкан һинд танышларым бар. Алар бер дә шакшы түгел, мәсәлән. Безнең корабта эшләүче һиндлар да үз милләштәшләреннән берничә баскыч өстә тора. Хәтта алар да кайбер кунакларның кыланмышыннан оялып куя иде.

Кунакларга "Әфәнде, гафу итегез, өстәлгә арт саныгызны куймасагыз иде" яки "Бу өстәлләр бит эчемлек өчен каралган, урындык алып утырмассызмы икән?" дигәнрәк мөрәҗәгатьләр белән дәшәрмен дип кем уйлаган? Тәрбияле кеше өстәлгә арт саны белән утырамы?

Һиндларның бер кызык ягы бар: "әйе" дигәндә алар башын чайкый. Бездә исә баш чайкау "юк" дигәнне аңлата. Алар белән аралашканда аңлашылмаучанлык килеп чыга иде. Нәрсәне дә булса ярты сәгать аңлатканнан соң: "Аңладыгызмы?" — дип сорыйсың. Ә ул башын чайкый. Менә безнең баш ката: "әйе"ме соң инде бу, әллә "юк"мы? Ничек аңларга? Тегесе һаман башын чайкый. Күбрәк аңлаткан саен, тагын ныграк чайкый. Безнең баш мие кайнап бетә иде шулар белән. Һинд сезоны ахырына үзебез дә баш чайкый башладык...

Мумбайда Британия стилендәге архитектура

Һиндлар үзләрен бик акыллы дип саный. Горурлык һәм тәкәбберлек сыйфатлары наданлыктан килә. Алар үз наданлыгыннан горурлана. Мәсәлән, каршында "касса" дип язылган урынны күрә торып, берәр һинд синнән: "Ә касса кайда ул?" — дип сорарга мөмкин. "Әнә бит каршыгызда", — дигәч, рәхмәтен дә әйтми китеп бара. Яисә хушбуй кабында язылган бәягә карап: "Ә бу ничә сум?" — дип баш катыра. Корабта бәяләр евро белән исәпләнә. Бу алар өчен бик авыр математика. Интернетны ачып, доллар, евро курсларын тикшерүне һич уйлау юк, алар сатучыны аптырата. Әле кибеттә эшләүче дусларым һиндларның киштәләрне астын-өскә китереп, бөтен әйберне ачып иснәп карап, бернәрсә дә алмыйча чыгып китүләре турында сөйли иде.

Дорфарак җавап бирсәң, алар әле үпкәли дә. Биргән сорауларын яки кыланмышларын алар урынсыз дип уйламый. Һинд сорауны туксан тугыз тапкыр бирсә, син туксан тугыз тапкыр җавап кайтарырга тиеш. Бәлки, ул шуннан соң аңлар. Ә бәлки аңламас та...

һиндстанда матай, скутерда йөрергә уңайлырак

Һиндлар бик саран. Бер-ике евро өчен башыңны катырып бетерергә мөмкиннәр. Бездә кешене алдау юк, ләкин алар барыбер синнән шикләнә. Нахакка гаепләүләре ачыкланса да, барыбер син әшәке булып каласың. Әле ул үзе генә талашып калмый, сине нинди начар икәнеңне дус-туганнарына да барып сөйли. Ә һиндларның дус-туганнары күп, гаиләләре ишле.

Тагын бер тапкыр һиндлар белән тарткалашканнан соң, хезмәттәшләремнең: "Кайсы гөнаһларым өчен ходай мине шушында китереп ташлады икән?" — дип сораганнары истә. Күпертеп әйтмим, бу чыннан да шулай. Алар ничектер бөтен энергияне суырып ала. Кирәкмәгән җирдә тавыш чыгара, йөргән җирендә чүп-чар ташлап калдыра, туздырып китә. Безнең аларга түземлек җитми иде.

Ташландык биналарның сихри матурлыгы

Берсендә төнлә эш урынымнан бүлмәгә кайтып киләм. Төнге өчләр тирәсе. Ике адәм "ресепшн"дагы кызларга кычкырып маташа. Ашарга эзләтәләр. Рестораннар инде уникегә кадәр ябылып бетә. Моңарчы нәрсә уйлап йөргәннәрдер. Бу хәлдән соң кызлар, гомумән, "ресепшн" ишеген бикләп тота башлады..

Һинд инглиз телен аерым әйтеп үтәргә кирәк. Ләкин нәрсә дип әйтим? Һинд телендә сөйләшкән кешене тыңласаң, ул авызында ботка кайната, ә, бәлки, теле авызына сыймыйдыр кебек тоела. Инглиз телендә сөйләшкәндә дә аларның шундый "ботка кайната" торган акценты бар. Аларны аңлар өчен күпмедер көч куярга кирәк, ә кайвакыт бөтенләй аңлап булмый. Шул ук вакытта алар үзләрен инглизчә бик яхшы сөйләшә дип уйлый, чөнки инглиз теле аларда икенче рәсми тел санала. Әле синең акцентыңа акаеп карап куярга да күп сорап тормыйлар.
Кыскасы, һиндлар барыбызга да күрмәгәнне күрсәтте. Дүрт ай дәвамында чәчләребез агарып бетте бугай. Хәзер берәр һинд күрсәм, нервлы тик башлана.

Бөек мәмләкәт турында фактлар

Ничек кенә сүксәм дә, Һиндстан — ул зур һәм көчле дәүләт. 1 миллиард 300 миллионнан артык халык саны белән ул дөньяда икенче урында торса, мәйданы белән җиденче урынны били. Бу урында борынгы һинд цивилизациясе яралган. Гасырдан-гасырга Һиндстан мөһим сәүдә юллары үтүче ил булып кала бирә, аның гаҗәеп кызыклы тарихы, бай культурасы бар.

Мумбайда Британия стилендәге архитектура

XVIII гасырда Һиндстан Британия кулына төшә. Ике гасыр буе ил белән инглизләр идарә итә. Шуңа күрә шәһәрдәге корылма-биналарның да күбесе британ стилендә. Күп еллар көрәшкәннән соң, әле 1947 елда гына Һиндстан бәйсезлек ала һәм үз икътисадын булдыра. Әйе, илнең икътисады зур тизлек белән үсә. Шулай да монда ярлылар саны бик күп. Бу коррупция һәм медицина системының тиешле дәрәҗәдә эшләмәве белән аңлатыла. Ил атом коралына ия. Бәлки шуңа да һиндлар масаеп, борын чөеп йөридер. Мактанырлык әйбер юк бит югыйсә, илнең көчлелеге турында аның бәхетле һәм муллыкта яшәгән халкы гына сөйли ала. Ә Һиндстан халкы мул яшәми. Гомумән, Һиндстан һәм Русия арасында күп параллельләр үткәрергә була. Икътисад булсынмы ул, сәясәтме... Безнең бит хәтта акчалар да евро һәм доллар курсларына карата бер тирәдә тора. Параллель үткәрә алыр идем, ләкин махсус моны эшләмим.

Нинди ил ул — Һиндстан?

Һиндстанда урамга чыгар өчен диңгез кенәгәсе кирәк дигән идем бит әле. "Нибары" өч ай корабта бикләнеп ятканнан соң, шул билгеле булды: баксаң, эш визасы ясатсаң, чыгарга ярый икән. Ә моны интернет аша да эшләп була. Безнекеләр моны йә белмәгән, йә махсус әйтмәгән. Рәхмәт яугыры! Беркөн тиз генә кирәкле нәрсәләрне тутырып, интернет аша Һиндстан консуллыгына җибәрдем. Акчасын түләгәч, виза икенче көнне үк электрон почтама килде. Моның өчен 100 доллар түләдем. Виза бер айга гына кирәк иде, әмма миңа аны никтер бер елга бирделәр. Әле киләсе елда да рәхәтләнеп сәяхәт кыла алам икән.
Әле моңарчы бит Һиндстанны дусларым сөйләгәннән һәм корабтагы һинд кунаклар аша гына белә идем. Хәзер үзем күреп бәя бирә алам. Хәер, Һиндстанның без туктый торган беренче порты Гоа иде. Ул көнне ятып йокладым. Гоа штатының Васко-да-Гама шәһәренә ике атнадан соң әйләнеп килгәч кенә чыгып керә алдым.

Васко-да-Гама шәһәрендә җиләк-җимеш базары

Дөрес булса, Гоада туризм бизнесы урыс мафиясе кулында, диләр. Васко-да-Гама турында бер хезмәттәшем: "Урамда беренче адымымны атлау белән, аркылыга яткан сәрхүшкә абына яздым. Анда саграк йөр", — дип кисәткән иде. Шушы сүзләрне истә тоттым. Порттан такси белән шәһәргә бардык. Иң рәхәте шул — бәяләр кыйммәт түгел. Шәһәрчек чыннан да шакшы, әмма мин ул көнне беренче тапкыр Һиндстанга аяк басуыма чиксез шат идем. Иптәшем белән җирле базарда йөрдек, күп итеп чикләвек, җиләк-җимеш алдык. Арзан бәягә генә телефонымның пыяласын алыштырып бирделәр, бер күрүдән гашыйк булып, берьюлы ике пар һинд түфлиләре алдым. Иң элек кокос, аннары миндаль сөте эчеп карадык. Тәмле! Татлы ризыкларның ниндие генә юк монда! Телеңне йотарлык! Әле ярый кесәмдә җитәрлек рупияләр юк иде, тагын нәрсәләр ашап каравым һәм ничә пар аяк киеме алуым билгесез...

Васко-да-Гама шәһәрендә җиләк-җимеш базары

Икенче көнне — Мумбай порты. Эх, Мумбай! Байлык һәм хәерчелек. Акчага күмелеп яшәүчеләр ачка интегүчеләр белән күршелек итә. Ярлы кварталлар — "трущоба"ларда куркыныч авырулар үрчеп ята. Мумбай — Һиндстанның иң зур шәһәре һәм анда 12 миллионнан артык халык яши. Якын-тирә шәһәрләрне дә кушып исәпләсәң, 30 миллион чамасы чыга.

Менә беренче тапкыр урамга чыгам. Дусларым сөйләгәннән соң, эт кадәрле күселәр күрергә әзерләнәм. Берне дә күрмәдем. Иптәш кызым белән һидияләр кибетенә барырга исәп. Портның бу ягына чыгу белән үк таң калдым: бу нинди ят агачлар? Бу нинди ят биналар? Бу кадәр матурлыкны күрә торып, Мумбай турында миңа нигә начар сөйлиләр? Әллә сукырмы алар? Авызымны ачып, хозурланып барганда, иптәшем: "Аяк астыңа кара, кәкәйгә баса күрмә!" — ди. Күзләрне җиргә төшерәм — чыннан да кәкәй иткәннәр шул. Сукбай эт, булса кирәк. Монда йортсыз хайваннар күп. Хәер сорашучылар да арттан йөгереп йөри. Бер көтү адәм юл уртасына гына гәҗит җәйгән дә, тамак ялгап утыра, икенче төркем җиргә утырып кәрт суга. (Һиндларның җиргә утыру, урамда йоклау гадәтләре бар. Алар йөргән җирендә ята да йоклый.) Алар миңа, мин — аларга елмаям, хәерле көн телим. Ә нәрсә? Мин бүген бәхетле!

Мумбайның кече урамнарына кермәвең хәерлерәк

Һидияләр кибете ерак түгел. Ул махсус туристлар өчен. Матур зур ишекләрне сакчылар ачып кертә. Кибет эчендә тагын бер шок булды: шул кадәр матур! Менә бөтен нәрсәне аласы килә. Хәер, мин болай да бөтен нәрсәне алдым бугай анда. Кайтышлый тагын кибетләргә керәбез. Бәяләре арзан. Италия түләгән хезмәт хакы белән монда үзеңне бай итеп хис итәсең. Оптика кибетенә кереп, күзлеккә заказ бирдем. Һиндларны да шундый ипле, итәгатьле була аладыр дип уйлмаган идем. Бер көн эчендә заказ үтәлде.

Кич тагын чыгып, яр буена бардык. Саф һава сулыйм дисәң, Мумбайда кичен урамга чыгу яхшы идея түгел. Бигрәк тә астмадан интегүчеләргә. Һава монда коточкыч пычрак. Әмма яр буеннан бераз әйләнеп кердек. Ул берничә километрга сузылган. Аннан Мумбайның икенче ягындагы зур бина утлары күренә. Һиндлар үзләре шунда тезелешеп утыра. Кемдер йоклый, кемдер уйный шунда.

һиндлар аллаларын зурлар өчен кипкән чәчәкләрдән муенсалар ясый

Икенче көнне Мумбайдан бераз читтәрәк урнашкан Элефанта утравына барырга иде исәп. Иртүк торып чыгып, көймәләр йөри торган урынга такси алдык. Машина йөртүче шунда: "Бүген бит якшәмбе, Элефента утравы бикле, көймәләр дә йөрми. Әйдәгез шәһәр буйлап кына экскурсия үткәрәм", — диде. Без ышандык бит шуңа. Экскурсия дә алмадык, Элефантага да бармадык, кире корабка әйләнеп кайттык. Алдаган бит теге адәм! Якшәмбегә сылтап, берсе дә бернәрсәне дә япмаган. Ул адәм безгә экскурсия үткәреп акча эшләмәкче генә булган икән. Шул мәхлүк аркасында Элефанта утравындагы таш мәгарәләрне дә, зур маймылларны да күрми калдык.

Башка бер көнне Һинд капкасы (Gateway of India) карарга бардык. Һиндстан бәйсезлек алганнан соң, соңгы Британия хәрбиләре шушы капкадан кузгалып киткән. Нәрсә дип әйтим? Матур инде. Аның янындагы борынгы һәм үзенчәлекле биналар да бик матур. Мин ул урынны, бәлки, тәфсилләбрәк тә өйрәнгән булыр идем, әмма безне һиндлар уратып алып, фотога төшәргә сорый башлады. Кемдер фотога да төшми, болай гына арттан йөри, кемнәрдер читтән карап тора. Әйе, без аларга ят күренәбез. Әмма мин бит зоопарктагы маймыл түгел, миңа нигә карарга? Кыскасы, озак тора алмадык без анда.

Һиндстан капкасыннан үз вакытында Британиянең соңгы хәрбиләре кузгалып киткән

Тагын бер көнне төнлә корабка кайтып киләбез. Порт янында ниндидер хәрәкәт бара, ретро машиналар тезелгән. Аптырадым. Баксаң, кино төшерәләр икән. Шулай итеп, уйламаган җирдән кино төшерү процессына да шаһит булдык. Мумбайны бит "Болливуд" дип йөртәләр. Монда бик күп һинд кинолары төшерелә. Бервакыт "Сукбай миллионер" дигән фильм танылган иде. Ул да бит Мумбайда чыгарылган.

Икенче бер көнне кайтышлый шул ук урында бер төркем һинд яшьләренә тап булдым. Алар кәшәкәгә охшаган агач кисәкләре белән нәрсәдер уйный иде. Бик дәртле үзләре. Мөгаен, булачак чемпионнардыр.

Берничә чыгып кергәннән соң гына шәһәр турында тулы фикер формалаштырып булмыйдыр ул. Ләкин мин шуны әйтә алам: Мумбай мине шаккаттырды. Әле мин анда тагын барып, тагын өйрәнер, тагын язар идем. Иҗат кешесенә монда чыннан да культуралы шок булачак. Мумбай турында күбрәк сөйләргә була, әмма андагы диннәр, кешеләр, хайваннар, ризыклар, төсләр, чүп-чарлар бер-берсе белән буталган кебек минем дә фикерләр чуала. Шуңа күрә бу минутта Мумбайны калдырып торам әле...

Керала бакчалары

Сезне Керала штатындагы Кочин портына алып барам. (Һиндстан 28 штат һәм 8 җирлеккә бүленә). Кочинны өч ай буе корабтан күзәткәннән соң, ниһаять, җиргә төштем. Портта туристлар өчен базар бар, шуны күреп, гел кызыга идем. Кызыгырлык булмаган икән үзе. Мин аннан магнитлар гына алдым. Көймә белән шәһәргә чыгарга киңәш иткәннәр иде. Шулай иттем. Нибары алты рупий генә түләдем һәм унбиш минут эчендә чыгып та җиттек. Мин бит монда беренче тапкыр, бернәрсә дә күрмәгән. Җентекләп өйрәнергә вакыт та юк. Шулай булгач, базардан гына йөреп чыктым. Күлмәк, кирәксә-кирәкмәсә вак-төяк алып, бер кафеда гаҗәеп тәмле анар (гранат) согы эчеп, берәр кая кереп адашканчы, тиз арада кире кайтып та киттем. Кочин белән танышуым шуның белән бетте дә.

Кергән һәр җирдә һиндлар безне ачык йөз белән каршы алды, кунакчыл булды. Чөнки без алар өчен ят, чит ил кешеләре. Ә ник соң алар үзләре корабка кунакка кергәч мәгънәсезлек күрсәтә? Миндә бу сорауга җавап юк. Шул ук вакытта бөтен милләтләрен хурлый алмыйм, чөнки аларда бик башлы, укымышлы, итәгатьле кешеләр дә бар. Миңа да алар очрады. Аларда китаплар күп. Барысы да арзан бәягә. Димәк, белем алам дисәң, бөтен мөмкинлекләр дә бар. Мин кергән китап кибетендә кеше күп иде. Үземә дә берникадәр китап җыеп алып кайттым. Урамда да китап сатучылар күп. Гомумән, Һиндстан минем өчен китап оҗмахы да булды.

Китап оҗмахы

Һиндстаннан чыгып киткәндә күңелдә канәгатьсезлек калды: әле монда танышасы, өйрәнәсе әйберләр күп. Инде һинд кунакларының дорфа кылануларын да кичердем, гаепләмим дә. Ничек бар, шулай кабул итәм.

Наилә ХИСАМОВА

"Дөнья тирәли" шәлкеменең башка язмалары