Татарстанда коронавирус йоктыруның 86 яңа очрагы ачыкланган

Русиядә бер тәүлек эчендә тагын 10 581 кешедә вирус табылган, 76 кеше үлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавируслы авырулар саны 86 кешегә арткан. Бу санны Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.

Республикада 1117 кешедә коронавирус расланган, шулардан 130 савыккан. Барлыгы 3 кеше үлгән. Соңгы тәүлектә үлүчеләр булуы хәбәр ителми.

Республиканың коронавируска каршы көрәш оператив штабы хәбәр иткәнчә, 21 кеше хастаханәгә салынган, 65 кеше җиңелчә авырый һәм өендә дәвалана. 84 очрак - Татарстанның үзендә йоктырган кешеләр.

Яңа авыруларның 42се Казанда, 11 очрак Чаллыда, 7 очрак Түбән Кама районында расланган.

Башкортстанда 81 яңа очрак. Республикада коронавирус барлыгы 1102 кешедә расланган, шулардан 185 кеше савыккан. Барлыгы 14 кеше үлгән.

Русиядә коронавирус йоктыручыар саны узган тәүлектә 10 581 кешегә арткан. 76 кеше үлгән.

4 майга Русиядә 145 268 кешедә COVID-19 расланган, барлыгы 1356 кеше үлгән, 18 095 савыккан.

Рәсми саннар. 04 май 10:55

төбәкләравыргансавыкканүлгән
Татарстан1117 (+86) 130 (+15) 3 (+1)
Башкортстан 1102 (+80) 185 (+2) 14 (+0)
Русия145 268 (+10 581) 18 095 (+1 456) 1 356 (+76)

стопкоронавирус.рф