Чәчтараш Илназ Кадыйров: "Кризис озакка сузылса, авыр булачак"

Your browser doesn’t support HTML5

Коронавирус аркасында ябылырга мәҗбүр булган күп кенә бизнеслар зур зыян күрә. Кайберәүләренә яңадан ачылырга рөхсәт ителде. Мәсәлән, чәчтарашханәләргә. Әмма аларның да клиентлар саны кимегән, кредитларны да түләү хәзер нык авырлашкан. Азатлык Казанда эшләүче Илназ Кадыйров салонында булды.