Зәйнәхетдин Хәйретдинов: "Сугыш елларында хәер сорап йөрдем"

Your browser doesn’t support HTML5

Зәйнәхетдин Хәйретдинов — сугыш чоры баласы. Татарстанның Балтач районы Бөрбаш авылында яши. Бүген аңа 83 яшь, хатыны Рәүфия апа белән 5 бала, 11 онык үстергәннәр. Сугыш башланганда аңа 5 кенә яшь була. Зәйнәхетдин абый сугыш елларына туры килгән балачак хәтирәләре белән уртаклаша.