Башкортстан һәм Татарстанда коронавирус йоктыруның 80нән артык яңа очрагы теркәлгән

Башкортстанда үлүчеләр саны 17 булды. Тагын бер кешенең үлеме турында хәбәр ителә, ләкин тулырак мәгълүмат әлегә юк.

Татарстанда узган тәүлектә COVID-19 йоктыруның 84 яңа очрагы рәсми теркәлгән. Аларның берсе читтән алып кайткан, калганнары - республикада йоккан дип хәбәр итә Татарстанның коронавируска каршы көрәш штабы. 34 кеше хастаханәләрдә, 50 кеше өйләрендә дәвалана.

Йоктыручыларның иң күбе Казанда (41 кеше) һәм Чаллыда (17). Барлыгы Татарстанда 2 148 кешедә коронавирус рәсмән расланган.

16 майга Башкортстанда 1963 кешедә COVID-19 расланган. Соңгы тәүлектә тагын 89 кешедә ачыкланган. Башкортстанда үлүчеләр саны 17 булды. Узган тәүлектә тагын бер кешенең үлеме турында хәбәр ителә, ләкин тулырак мәгълүмат әлегә юк.

Русиядә коронавирус йоктыруның 9200 яңа очрагы рәсмән теркәлгән дип хәбәр итә оператив штаб. Эпидемия башыннан илдә барлыгы 272 мең кешедә вирус ачыкланган. Әлеге вакытта коронавирус инфекциясе белән 206 340 кеше авырый.

Рәсми саннар. 16 май 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Татарстан2 148 (+84) 1 108 (+102) 7 (+1)
Башкортстан 1 963 (+98) 580 (+56) 17 (+1)
Русия272 043 (+9 200) 63 166 (+4 940) 2 537 (+119)

стопкоронавирус.рф