Керкира: алиһәгә гыйшык бүләге

"Дөнья тирәли" бүлегендә юлъязмалар шәлкемен дәвам итәбез. Зур круиз лайнерында эшләп сәяхәт иткән Наилә Хисамова сәфәренең иң кызыклы мизгелләрен Азатлык укучылары белән уртаклаша. Аның бүгенге язмасы Грециянең Корфу (Керкира) утравы турында.

Гашыйк булгач, сөйгән ярыңны ничектер яшереп тотасың. Яман күзләрдән, яман сүзләрдән саклап, сер бирмәгән буласың. Аны беркем белән дә бүлешәсе килми. Матурлыгына соклансалар, шундук көнләшеп тә куясың. Ул гел синеке генә булсын, бүтән беркемгә дә карамасын…

Миндә дә шундый "сер" бар. Үлеп яратам мин аны. Бер күрүдән үк гашыйк булдым. Инде хәзер елдан артты. Барыбер оныта алмыйм. Гел уйлыйм. Күрешкән көнне һава торышы да әйбәт түгел, шундый җилле көн иде. Ләкин бу безгә комачауламады. Шул көннән соң, очрашкан саен хисләрем арта бара. Әле өйрәнелмәгән, беренче көнне күзгә чалынмаган яклары ачыклана. Күрмәгәндә шундый сагынам. Инде ничә ай күрешкән юк, аерылулар озаккамы икән?..

Круиз лайнеры

Ул кадәр фәлсәфәгә бирелмичә генә, әйтсәм әйтим: серле гыйшкым — ул кеше түгел, аерым бер урын. Ул да булса, Грециянең Корфу (Керкира) утравы. Корфуга чыннан да бер күрүдән гашыйк булдым. Ләкин мәхәббәтне сүзләр белән тасвирлау кыен, аның мәгънәсе югалыр, тирәнлеген күрсәтеп бетерә алмассың кебек…

Апрель башы иде ул. Лайнер туктаган порттан автобус белән шәһәр үзәгенә китереп куйдылар. Әле туристлар сезоны башланмаган, халык бик күп түгел. Көне дә хәтәр җилле иде. Нәрсәгә шул кадәр таң калдым икән соң мин? Бәлки, җылы яклардан кайтып, ниһаять, Европаны, тарихи урыннарны күргәнгәдер. Җитмәсә, автобустан төшкәч тә күзгә беренче чалынган әйбер — XVI гасырда салынган Палео Фрурио ныгытмасы. VII-VIII гасырлар арасында византиялеләр инде бу урынга ныгытма салып маташкан булган. Әмма хәзерге кыяфәтенә Палео Фрурионы XVI гасыр уртасында венециялеләр җиткергән. Аннары инглизләр бераз үзгәрешләр керткән. Аннары аның кайсыдыр урыннары җимерелгән…

Палео Фрурио ныгытмасы

Ничек кенә булмасын, әле ничә гасыр үткәннән соң да каршыбызда искиткеч матур корылма күрәбез. Элегрәк ул шәһәрне Госман империясе һөҗүменнән сакласа, хәзер монда тамаша-концертлар куялар, туристларны экскурсиягә йөртәләр, ди.

Әйтергә онытканмын, ныгытма янында әле су каналлары да казылган. Элек алар стратегик максатта кулланылса, хәзер биредә ап-ак матур көймә, катерлар тезелеп тора. Көймәләр парковкасы. Мөгаен, бу күренештән беркайчан да туймасмын…

Көймәләр парковкасы

Безне бит шәһәр үзәгенә үк китереп куйдылар. Бу урында Корфуның бөтен диярлек тарихи биналарын, урамнарын күрергә була. Беренче барганда, әлбәттә, мин бу утрауның үткәнен белми идем. Ул көнне авызымны ачып, матурлыкка сокланып кына йөрдем. Аннары тиз туңдым да, кайтып киттем. Ләкин ул килүем соңгы булмаган. Бу урында кимендә әле тагын ун тапкыр булырга туры килде.

Греция утравындагы биналарның күбесе ник Италия архитектурасын хәтерләтә дә, нигә кайбер элмә такталарда итальянча язылган дип баш вата идем. Тарихны белмәгәч, шулай инде ул. Баксаң, Корфу утравы римлылар, аннары дүрт гасырга якын венециялеләр кулында булган икән. Итальяннар утрауның үсешенә шактый тәэсир иткән.

Корфуның сихри урамы

Ә гел элекке тарихы, хәтта борыңгы грек мифларына күз салсак, эш болайрак. (Әле сүземне мәхәббәт сүзләреннән башлаган идем бит, утрауның башлангыч тарихында да кайнар хисләр ята икән бит).

Бервакыт диңгез алласы Посейдон елга алласы Асоп һәм Метопа алиһәсенең матур кызы Керкирага гашыйк була. Сөйгәнен урлап, Посейдон кызны шушы зөбәрҗәт утрауга алып килгән, ди. Бу утрауны моңарчы беркем дә белмәгән. Посейдон һәм Керкираның туган улына Феак исеме бирәләр. Утрауга күченеп килгән халык та шуның исемен йөртә башлый. Ә грекларда утрау Керкира исемен йөртә. "Корфу" исә — ул византиялеләр биргән атама гына.

Ник зөбәрҗәт дигәндә, чөнки утрауда шундый күп яшеллек. Хәтта самолет белән очып барганда да монда урманнарның күплегенә шаккатасың ди. Мин Корфуны өстән күрмәдем, әмма биредә агачлар чыннан да күп икәнен исбатлый алам.

Утрауда яшеллек күп

Шулай итеп, беренче күрүдә гашыйк булган утрау белән тиз арада саубуллаштым. Безнең ул вакытта Европага кайтып килеш кенә иде. Һәр утрауга берәр тапкыр гына тукталдык. Аннары минем контракт та бетте, ялларга кайтып киттем. Ләкин Корфу күңелдә барыбер дөньяның бер гүзәл почмагы булып уелып калды…

ЯҢА ОЧРАШУ

Августта яңа контрактка чакырдылар. Әле киткәнче үк портлар исемлеген ачып карыйм. Атна саен Корфуга туктаячакбыз! Җитмәсә, җәй көне! Бу минем өчен шундый зур бүләк иде. Корабка утыргач, яраткан портымны түземсезлек белән көтеп ала башладым.

Корфу (Керкира) — йөз меңнән артык халкы булган грек утравы. Ул Грециядә ял итү өчен иң популяр урыннардан санала. Утрау бер яктан Албаниянең Саранда бүлгесе белән күршелек итсә, икенче ягы белән Грециянең Теспротия ярларына карап тора.

Корфуга икенче тапкыр килгәндә август башы иде. Теге вакыттагы кебек җил юк, шундый назлы кояш балкый. Көне эссе, ләкин бу эсселек хәлне алмый, рәхәтлек кенә бирә. Автобус, гадәттәгечә Палео Фрурио ныгытмасы каршына туктады. Теге вакытта туңып йөргәч, бу урынны әйбәтләп өйрәнә алмаган идем. Хәзер менә иркенләп йөрергә була. Теләгән кеше Палео Фрурионың эченә дә керә ала. Моның өчен канал аша сузылган күперне үтәргә кирәк. Билеты, ялгышмасам, алты евро тора иде. Ләкин, туристлар күп булу сәбәпле, мин анда кереп йөрүне кирәк дип тапмадым.

Бераз алгарак атласаң, бер гүзәл бакчага килеп керәсең. Ничек дип аңлатыйм икән? Ул бакчаның һәр агачы, һәр үләне, һәр һәйкәле, һәр эскәмиясе үз урынында. Ягъни җитмәгән яки артык нәрсәләр юк. Табигый төсләргә карап, күзләр ял итә. Анда матур итеп кошлар сайрый, аларны чикерткәләр уздырырга тырыша. Соңгылары булдыра: берничә минуттан аларның оркестрыннан колак тона башлый.

Гүзәл бакча

Сукмак буйлап бераз алга барсаң, зур сарайга тап буласың. Бу — 1819-1824 елларда инглизләр салган бина. Аны Британия баш комиссары, Ион утраулары губернаторы сэр Томас Мейтленд өчен салган булганнар. Сарай борыңгы Рим стилендә һәм аның алгы ягын зур баганалар бизи. Әлеге бина изге Михаил һәм Георгий исемен йөртә. Греклар аны "Палеа Анактора" дип атый. Хәзер сарайда Азия сәнгате музее урнашкан.

Изге Михаил һәм Георгий сарае бинасы

БӨТЕН ХИКМӘТ — ДИҢГЕЗДӘ

Ул Корфуның нәрсәсен яратасың соң, дисәгез, хәзер аңлатып карыйм. Беренчедән, монда бөтенлек бар. Бөтенлек булган урынның уңай энергиясе күп була. Төрле елларда бу утрау әле итальян, әле инглиз, әле француз, әле греклар кулында булуына карамастан, биредә искиткеч гармония сизелә. Аннары мин бит Италияне үлеп яратам, ә мондагы урамнарда шул илнең чалымнары бар.

Икенчедән, иң зур рольне, мөгаен, диңгез уйныйдыр. Эш шунда ки, һәр диңгезнең үз холкы бар. Шәхсән миңа аларның барысы да туры килми. Мәсәлән, шул ук Санторини, Миконос дигән грек утраулары ярларын юучы Эгей диңгезендә мин тынычлык таба алмыйм. Ул миңа ничектер шомлы кебек тоела. Җитмәсә, аның суы да салкын. Фәлән ай эчендә мин анда, бәлки, ике генә тапкыр су кереп караганмандыр. Кызыл диңгезне мактаучылар күп. Безнең анда да берничә тапкыр туктаган булды, әмма суына бер дә кермәдем — күңел тартмый. Гарәп диңгезе кем өчендер искиткечтер. Әмма миңа анда берничек тә түгел — энергиясен сизмим. Ә менә Һинд океаны — ул мәхәббәт. Ул үзе шундый көчле, шул ук вакытта шундый назлы. Ул шундый күп уңай энергия бирә. Әмма шторм вакытында ярыйсы гына куркыта да белә…

Корфу утравы ярларын Ион диңгезе юа

Корфу утравы ярларын Ион диңгезе юа. Булган тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: энергетикасы белән бу миңа иң туры килгән диңгез. Мин үзем бик нервлы, тиз кызып китүчән, кайвакыт дорфа да булам. Ә Ион диңгезе ул шундый тыныч, шундый зәңгәр, шундый җылы, шундый матур. Ул әллә нинди нервлы кешене дә бер секунд эчендә тынычландыра ала. Ион диңгезендәге тагын ике утрау — Катаколон һәм Кефалониядә дә булдык без. Анда да шундый рәхәт иде. Шул ук Санторини, Миконостан аермалы буларак, Ион утрауларының барысына да яшеллек хас. Монда ясалмалылык юк. Бәлки, шуңа да күңел ял итәдер.

ИСКЕ ШӘҺӘР БУЙЛАП

Сарай үзе диңгез янында урнашкан. Бу бик текә урын — диңгезгә башка яктан урап төшәргә кирәк. Беренче вакытта нишләптер сарайның артына барып караган юк иде, ә беркөнне барсам, хушым китте. Баксаң, шушы урында пляж да бар икән! Нәкъ шәһәр уртасында кеше рәхәтләнеп су кереп ята. Ә суы шундый чиста. Ничә метр өстән караганда да төбе күренеп тора. Их, шул көнне йөзә торган киемнәр алмаган идем. Корфуда пляжлар күп ул. Әмма аның берсе борын төбендә генә икән дип кем уйлаган?.. Икенче атнада инде әзерләнеп бардым. Ион диңгезенең суы чиста гына түгел, искиткеч җылы да булып чыкты. Шуннан бер дә чыкмый ятар идем, әмма сезгә әле Иске шәһәрне дә күрсәтәсе бар бит…

Иске шәһәр пляжы

Безгә юлны аркылы гына чыгарга кирәк. Иң элек Спианада мәйданын үтәбез. Бу — агач күләгәлере астында утырып ял итә торган урын. Үзенчә парк дип әйтсәк тә буладыр. Яз-җәй монда агач-куаклар матур итеп чәчәк ата. Берничә адым үтәбез һәм безнең каршыда — Керкираның иске шәһәре. Иң элек, әлбәттә, кафе-ресторан, кибетләр белән тулган Листон урамына игътибар итәргә кирәк. Аның борыңгы биналары француз стилендә төзелгән.

Эчкәрәк керәбез. Бу урамнар шул кадәр тар, машиналар да сыймый. Техника монда кирәк тә түгел — аның бөтен матурлыгын җәяү йөрсәң генә тоеп була. Монда инглиз, итальян, француз стилендәге биналарны очратырга була. 2007 елдан Керкираның Иске шәһәре ЮНЕСКО мәдәни мираслар исемлегенә кертелгән. Мондагы һәр йортның, һәр бинаның үз тарихы. Рестораннар искиткеч тәмле ризыклар әзерли. Биредә Урта диңгез һәм грек ашлары өстенлек итә. Балык, тәмле салатлар, токмач ашларын авыз итәргә була. Һәр ресторанда сезгә, әлбәттә, шушы утрауга гына хас булган йөзем шәрабы тәкъдим итәчәкләр. Татып карамыйча китмәгез!

Иске шәһәр

Һәм Корфуның тагын бер уңай ягы — биредә бәяләр чагыштырмача түбән. Һәрхәлдә Миконоста калдырган "миллионнар"дан соң миңа шулай тоелды. Истәлеккә төрле һәдияләр, зәйтүн мае, зәйтүн агачыннан эшләнгән кирәк-яраклар, күн эшләнмәләре алырга була.

Мин Корфуны әле туңдырылган йогырт өчен дә яратам. Бу тәмле әйберне грек утрауларының һәркайсында табып була. Йогырт өстенә җиләк-җимеш, шоколад яки чикләвекләр салып аласың да, балачага кебек шуны ашап йөрисең. Рәхәт!

Утрауда әле истәлекле урыннар күп. Борынгы чиркәүләр, ташпулатлар, ныгытмалар, британ зираты, монастырь, күпсанлы пляжлар, ял итү урыннары… Корфуның берәр югары ноктасына менеп, шәһәргә болай гына күз төшерсәң дә, онытылмаслык хис-кичерешләр алырга була. Ләкин мин әллә кайларга менеп йөрмәсәм дә, яраткан утравымны һич онытасым юк...

Корфу күренеше

Наилә ХИСАМОВА

"Дөнья тирәли" шәлкеменең башка язмалары