Нью-Йоркта геноцид корбаннары истәлегенә кырымтатар халкы әләме эленде

Кырым татарлары туган җирләреннән сөрелүенә 76 ел тулу уңаеннан дөньяның төрле илләрендә искә алу чаралары уза.

Нью-Йоркта Украинаның БМОда даими вәкиллеге бинасына Кырым татарлары әләме эленде. Шул рәвешле 76 ел элек Кырымнан сөрелгән халыкның фаҗигасе искә алынды.

Кырымтатар халкы әләме эленүе турында фотоны Украина вәкиллеге Twitter-да чыгарды.

“Матәм төсендәге тасма белән каймаланган кырымтатар байрагы Сталин режимы боерыгы белән 1944 елда Кырымнан депортацияләнгән меңнәрчә кырымтатарлар истәлегенә күтәрелде”, дип язылган хәбәрдә.

Аннан алда Төркиядә Украина илчелеге һәм консуллыкларда да кайгы уртаклашу йөзеннән кырымтатар әләмнәре эленде.

Кырымтатар халкы мәҗлесе җитәкчесе Рефат Чубаров 18 майда геноцид корбаннары истәлегенә бер минут тынлык игълан ителәчәген белдерде. Чара 12.00 сәгатьтә Украинаның материк өлешендә һәм Русия аннексияләгән Кырым биләмәләрендә узачак.
Моннан тыш, Кырым автоном республикасында Украина президентының даими вәкиллеге хәтер чарасында катнашырга чакырды. Даими вәкил Антон Кориневич кырымтатар әләмнәре элергә, геноцид корбаннары истәлегенә шәмнәр кабызырга тәкъдим итте.

Кырымтатар активисты Нариман Джелял Кырымда яшәүче милләттәшләрен 18 майда йортларына һәм балконнарына кара тасма белән каймаланган кырымтатар әләмнәрен эләргә өндәде.
Херсондагы кырымтатар халкы мәҗлесе 18 майда истәлек чарасында катнашып, депортация корбаннары булган кырымтатарлар турында истәлек тактасы янына чәчәкләр куярга тәкъдим итте. Мәҗлес чара вакытында коронавирус каршы саклану таләпләрен төгәл үтәүне сорады.

18 майдан Украинада кырымтатар халкы белән теләктәшлек атнасы башлана. Ул “Уртак әрнү. Уртак тарих” дип атала. Чара кысаларында кырымтатар халкы геноцидының 76 еллыгына багышлап, хокук яклау, медиа өлкәсендә проектлар тәкъдим ителәчәк.

Кырымда Русия кул астындагы Милләт ара эшләр дәүләт комитеты кырымтатар халкы фаҗигасенә багышлап ел саен уза торган чараның быел онлайн форматта булачагын белдерде. Депортация корбаннарының истәлек урыннары һәм һәйкәлләренә чәчәкләр салыначак, шул ук вакытта коронавирус белән бәйле бөтен санитар таләпләр дә үтәләчәге әйтелә.

1944 елның 18 маенда кырымтатарлар ватаннары Кырымнан Үзәк Азиягә, Свердлау, Пермь, Тула, Кострома өлкәләренә, Мари Иленә сөрген ителә. Кырымтатар милли хәрәкәте документларына күрә, халыкның 46,2 проценты — балалар, хатын-кызлар, картлар һәлак була. Тарихның бу кара көненә быел 76 ел.

Сөргенне балачакта башыннан уздырган, ул көннәрне хәтерләгән, хәзер 83 яшендәге Зекие Керимова гаиләсенең фаҗигале язмышын Азатлыкка сөйләде.