Төркия сәламәтлек туризмы өчен чикләрен ача

Истанбул һава аланы

Төркия 31 ил ватандашларын үзенә сәламәтлекләрен ныгыту өчен чакыра. Бу илләр арасында БДБ, Европаның кайбер илләре, Якын Көнчыгыш илләре һәм Русия дә бар.

Төркия 20 майда сәламәтлек туризмы максатыннан 31 чит ил ватандашларына үз чикләрен ача. Чит ил туристлары Төркиягә бары тик Истанбул һәм Әнкарадагы һава аланнары аша гына керә алачак. Бу хакта Русия туроператорлар берлегенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Хәбәргә караганда, Төркия мондый туристларны кабул иткән вакытта катгый һигиена таләпләрен үтәячәк.

Ил чиген узган вакытта туристлардан соңгы 48 сәгать эчендә аларда коронавирус ачыкланмау турында белешмә соралачак.

Шулай ук очкычта һәм Төркия чиген узганда туристларның битлек киюләре таләп ителә.

Чикне узганнан соң туристларны хезмәткәрләр шунда ук тиешле клиникаларга алып китәчәкләр һәм дәвалану вакытында чит ил туристлары хастаханә мәйданында гына йөри алачак.

Төркия клиникаларының ортопедия һәм травматология, балалар хирургиясе, урология, офтальмология, кардиология, онкология, нейрохирургия, гематология, репродуктив терапия кебек тармакларда туристларны кабул итергә әзер булуы белдерелә.

Төркия хакимиятләре медицина туризмы өчен чикләрне ачачагын белдерсә дә, Русия әлегә чикләрен ачу турында берни әйтми. Коронавирус пандемиясе сәбәпле чикләр 30 марттан ябылган иде.