Италиягә карата мәхәббәт һәм нәфрәт

"Дөнья тирәли" бүлегендә юлъязмалар шәлкемен дәвам итәбез. Зур круиз лайнерында эшләп сәяхәт иткән Наилә Хисамова сәфәренең иң кызыклы мизгелләрен Азатлык укучылары белән уртаклаша. Аның бүгенге язмасы Италия турында.

Ике контракт дәверендә Италия байрагы астында йөреп тә, итальяннар турында язмасам, гадел булмас иде. Хезмәттәшләр һәм кунакларның күбесе шушы милләт вәкилләре булганга күрә, миңа алар белән якыннан танышырга туры килде.

МАТУР МИЛЛӘТМЕ?

Әле эш урыныма килеп керү белән үк, шаккаттым: берьюлы бер урында шуның кадәр чибәр егет була аламыни ул? Әйтерсең лә подиумнан төшкәннәр. Мин бит матурлык яратам. Шул исәптән, матур кешеләрне дә. Бу яктан уңдым. Хезмәттәшләрем зифа буйлы, стильле прическа һәм кыркылган сакаллы иде. Кара тәнле, кара күзле һәм сакаллы итальяннар – болары көньякныкылар, булса кирәк. ("Кара тәнле" дигәндә африкалыларны түгел, ә кояш астында йөреп каралган кешеләрне күз алдына китерергә кирәк). Аеруча Сицилия утравы көчле гәүдәле ир-атлары бик аерылып тора.

Зәңгәр күзле итальян күрсәгез, димәк, ул төньяктан. Безнең бер җитәкче шундый зур зәңгәр күзле, Һолливуд актерларыннан да матуррак иде. Җитмәсә, бик кешелекле һәм акыллы булып истә калган. Корабта күп еллар эшләп тә, юньлелеген саклаган адәм затларын аннан башка бүтән очратканым булмады. Кызганыч, мондый тормыш кешене боза...

Билгеле инде, ир-атларны йә көньяк, йә төньякныкы дип, ике төргә генә бүлеп булмый. Мин типик мисаллар гына китердем. Аннары итальяннар үз-үзләрен бик ярата. Алар матур һәм затлы киенә, шуның аркасында хатын-кызлар игътибарын җәлеп итә. Ләкин алар өйләнергә ашыкмый. 40-50 яшьлек буйдак – Италиядә киң таралган күренеш. Римнан килгән күрше кыз: "Безнең ирләр аналарының итәге астында яши. Алар җаваплылыкны үз өстенә алып, мөстәкыйль тормышка чыгарга ашыкмый. Өйләнгәндә дә әнисенә охшаганрак хатынны сайлый һәм бер итәктән икенче итәк астына гына күчә", – дип сөйләгән иде.

Сак астындагы язгы матурлык

Хатын-кызлар дигәннән. Тышкы кыяфәте белән итальян кызларын мин чегәнгә охшатам. Алар күп очракта кара тәнле, бөдрә чәчле. Үзләрен бик дорфа тота, кычкырып сөйләшә. Бик иртә тәмәке тарта башлаганга күрә, күбесенең тавышы карлыккан. Йөзеңә елмаеп торып, артыңнан гайбәт сатып калырга да күп сорап тормыйлар. Гафу итегез, мин мондый хатыннарны матур дип әйтә алмыйм. Бәлки, минем фикер артык субъектив булыр, гафу итәрсез. Ике контракт дәверендә "итальяночка"лар белән дуслык килеп чыкмады. Әле менә нинди дә булса чын мәгънәсендә гүзәл, ягъни акыллы һәм зыялы затны искә төшерергә тырышам. Юк, хәтерләмим. Чөнки кунаклар һәм хезмәткәрләр арасында андыйлар очрамады диярлек. Дөрес, алтмышның теге ягына чыккан акыллы ханымнар булгалады. Ләкин алар бит элекке буынга карый.

Мин төрле вакытта өч итальян күршесе белән яшәдем. Өчесенең берсе дә пөхтәлек белән аерылып тормый. Аяк киемен өстәлгә куеп кию, пычрак кием-салым җыю, юынмаган килеш йокларга ятулар... Бер күршем тырнагын ук идәнгә кисә башлагач, шартлап егыла яздым...

ТЕЛНЕ ИХТЫЯРГА КАРШЫ ӨЙРӘНДЕМ

Мин телләр яратам. Ул инглиз телен инде мәктәпнең бишенче сыйныфыннан ук өйрәнәм, әле һаман очына чыккан юк. Корабларда рәсми булып инглиз теле санала. Мин бу эшкә телне шомарту нияте белән дә барган идем. Әмма бераз аптырашта калдым: итальян хезмәттәшләрем гел үз телендә сөйләшә, сине бар дип тә белми. (Хәер, филиппиннар һәм һиндлар да үзләренчә сөйләшә. Ә менә татарлар, урыс күргәч, никтер шундук урыс теленә күчә). Аннары миңа: "Итальян телен белмәсәң, бу компаниядә үсеш турында уйлама да", – дип аңлаттылар. Менә сиңа мә!..

Бари урамнары

Әйе, итальян булмаганнар белән алар инглизчә аралаша. Ләкин аларның инглиз телләре коточкыч начар. Яннарында милләттәшләре булгач, нигә яхшыртып маташсын ди алар аны? Беренче контрактка килүче кайбер итальяннар, гомумән, инглизчә тоташтырып бер җөмлә дә әйтә алмый. Корабта куркынычсызлыкны тәэмин итү кагыйдәләре барысы да инглиз телендә. Ә хәвеф-хәтәр була калса? Мин аларның ничек эшкә алынуын әле бүгенге көнгә кадәр аңламыйм…

Дөрес, итальян теле бик матур. Тото Кутуньо яки Адриано Челентаноның җырларын ишеткәнегез бармы? Итальянда һәр сүз сузык авазга тәмамлана, шуңа күрә бу тел бик моңлы. Берсендә хезмәттәшем иптәшенә озак кына нәрсәдер сөйләде. "Бу нинди шигырь иде?" – дип сорыйм. "Нишләп шигырь булсын ул? Мин бары тик кайбер саннарны гына хисапладым", – ди. Аннары аларның сөйләшкәндә бик нык кул селтәү гадәте бар. Хәзер үзем дә нәрсә дә булса аңлата калсам, "итальянча" итеп кул болгый башлыйм.

Шулай итеп, теләгем булмаса да, әкренләп телне өйрәнергә туры килде. Ихтыярыма каршы өйрәнгәч, берникадәр авырлыклар булды, билгеле. Әмма беренче контракт ахырында мин аларның нәрсә сөйләгәнен аңлый, гади генә җөмләләр төзи башлаган идем инде. Башымда дүрт тел буталгач җиңел түгел, әмма кая барасың? Өйгә кайту белән, телгә ныклап алындым. Тора-бара инглиз телемдә дә коточкыч итальян акценты барлыкка килә башлады. Менә монысы инде бөтенләй әйбәт түгел…

Венеция күренеше

Кайчак телне аңлавыма үкенгән чаклар да булды. Мәсәлән, ашханәдә итальяннар кычкырып сөйләшә, син аларны теләмәсәң дә ишетәсең. Нәрсә турында сөйләшкәннәрен аңлагач, бу кешеләрдән күңелем кайтты. Яки каршыңда басып торган килеш алар синең турында начар әйберләр әйтә. Янәсе, русияле булгач, мин аңламыйм. Ә мин бит аңлыйм! Ничә тапкыр шундый хәл булды. Дәшмәдем. Хәзер миндә: "Кирәкме соң миңа бу итальян теле?" – дигән фикер туа. Чөнки бу телдә бары тик Италиянең үзендә генә аралашалар. Ләкин ярты юлда ташлап та калдырасы килми. Аннары аның белән испан телен өйрәнүе җиңел бит. Барыбер файдасы бар…

ИТАЛИЯ АШЛАРЫ ИҢ ТӘМЛЕСЕ

Күрше кыз әйтә иде: "Итальяннарга өч нәрсә генә кирәк. Ул да булса, ризык, мәхәббәт белән шөгыльләнү һәм аралашу".

Бер нәрсә турында бәхәсләшә алмыйм. Ул да булса итальян ашлары. Дөньядагы иң тәмле саналган ашларга мин генә битараф кала алыр идемме? Әлбәттә, юк. Италиянең пицца, спагеттилары бөтен дөньяга танылган. Шул ук вакытта илнең һәр өлкәсендә шул җирлеккә генә хас булган ашлар да бар.

Кунаклар безнең иске корабны бик ошатып бетермәсә дә, итальян шефлары пешергән ризыкны һәрвакыт яратып кала иде. Без, хезмәткәрләр өчен, корабта аерым ашханәләр бар. Һәрвакыт төрле соуслы әллә ничә төрле токмач, диңгез продуктлары, пицца әзерлиләр. Итальян хезмәттәшләрем бу ризык сыйфатыннан гел зарлана иде. Янәсе, йә токмачы дөрес пешерелмәгән, йә пицца камырын тиешле дәрәҗәдә "ял иттермәгәннәр". Бөтен нәрсәдән зарлану — итальяннарның тагын бер типик ягы. Алар бик экспрессияле. Шуңа күрә һәр нәрсә турында үз фикерен бөтен дөньяга кычкырып әйтергә ашыгалар.

Яхшы итальян пиццасының камыры әйбәт "ял иткән" булырга тиеш

Ризык турында бәхәсләшкән кешене яратмыйм. Ошамый икән — ашама. Иң элек тәлинкәсенә карап сүгенеп утыручыларга ачу килә иде. Аннары артык игътибар итми башладым. Бушка бирелгән ризык ошамый икән, безгә бит кунаклар ресторанына да чыгып ашарга була. Ярты бәяне генә түлисе, ә сыйфаты бик югары. Атна саен диярлек итальян пицца ресторанына йөри идек. Пиццаның аеруча дүрт сырлысын яратам. Моцарелла сырын, гомумән, корабның үзендә ясыйлар һәм шуның өчен штатта аерым кеше тоталар. Италиягә барган очракта, аларның туңдырмасын татымый китмәгез. Һәм, әлбәттә, итальянча кофе эчеп карарга кирәк. Корабта эшләгәндә тәмам кофе яратучыга әверелдем. Итальяннар үзләре сөтсез кофе — эспрессога өстенлек бирә. Мин исә каппучино гына яратам. Гомумән, тәмәке һәм кофе — һәркайсы итальянның алыштыргысыз атрибуты. Әгәр ул тартмый да, кофе да эчми икән, димәк, бу дөрес итальян түгел. Теләсә нинди кафе яки ресторанда утырганда, һичшиксез тәмәке исенә аңкып кайтасың…

СУ ӨСТЕНДӘ ЯШИЛӘР

Су өстендәге шәһәр. Аның турында барыгызның да ишеткәне бардыр. Венециядә туристлар сезонында урамга чыксаң, кеше арасында адашырга мөмкин. Аның бөтен җирендә дә кеше шулкадәр күп, хәтта бервакыт мин дөньяның бөтен туристлары да берьюлы Венециягә килергә булган дип уйлый башладым. Хәтта әле бу материалны язганда да: "Әй, Венеция турында нәрсә языйм инде мин? Аны бит бөтен кеше дә белә", – дигән уйлар килде. Ләкин шәхсән минем танышлар арасында анда әле беркемнең дә булганы юк. Шуңа күрә, бәлки, кемгәдер бу тема кызык булыр.

Венеция күренеше

Корабтан төшкәч, иң элек портны күрәсең бит инде. Менә Венеция порты ул коточкыч. Юк, шакшы түгел. Ул бик буталчык. Корабтан терминалга чыгар өчен әллә ничә бинаны урап узарга, әллә ничә тикшерү үтәргә кирәк. Монда зур-зур лайнерлар һәм йөк кораблары күпләп туктый, шуның өчен порт бик зур мәйданны били. Кыскасы, әле чыгып җиткәнче үк арыйсың. Аннары Венециядә бит юллар юк, бары тик су каналлары гына. Такси яки автобуска утырдың да, теләсә кая киттең түгел.

Беренче тапкыр килгәндә, көн шундый салкын иде. Апрель уртасы булгандыр. Русия өчен бу салкын да түгел инде, әмма ике ел рәттән Сейшел һәм Мальдивта кышлаганнан соң, минем тире тәмам юкарып беткән. Көн салкын дип, корабта утырып калмадым инде үзе. Бер ярдан икенче ярга су автобуслары йөреп тора. Ялгышмасам, ике якка билет 15 евро тора иде. Ул автобус сезне туп-туры Изге Марк (Piazza San Marco) мәйданына чыгарып куя.

Бу мәйдан Венециянең иң күренекле урыны. Ул Дожлар (республика башлыклары) сараен, Изге Марк соборын, Изге Марк һәм Изге Теодор баганаларын, Изге Марк сәгать манарасын, Изге Марк китапханәсен һәм башка тарихи биналарны үз эченә ала. (Әйе, Изге Марк – шәһәрнең химаячесе).

Кеше арасында Изге Марк базиликасын табарга тырышыгыз

Мин боларның берсенә дә аның кадәр үк игътибар бирә алмадым, чөнки, беренчедән, анда кеше бик күп, икенчедән, ашыга идем. Кешедән хәтәррәк монда әле күгәрченнәр дә бар. Күп еллар буена кошлар хакимият сагы астында була һәм бик нык үрчи. Хәзер Венециядә күгәрчен булмаган урын табарга кыен. Әле башыңа кәкәй итеп китәргә дә күп сорамыйлар. Кошлар тизәгенә буялып беткән һәйкәлләр турында инде әйтеп тә торасы юк.

Шулай итеп, беренче һәм бик кыска очрашуым вакытында Венециянең иң популяр урынын күреп калдым. Әле шул тирәдәге тар урамнарны, каналлар аша салынган кайбер күперләрне дә тиз-тиз генә йөреп чыктым. Ләкин бу кадәр халык арасында нәрсәгә дә булса озак хозурланып торып буламыни? Монда бит бертуктаусыз кеше агымы. Кая барырга белмәссең.

"Венеция" сүзен ишеткәч, беренче булып күз алдыгызга нәрсә килә? Мөгаен, су каналларында йөрүче гондолалар һәм эшләпә кигән гондольерлардыр. Ә бәлки, бөтен дөньяга дан казанган Венеция карнавалыдыр.

Венеция каналлары

Гәрчә мин бу шәһәрне шулай күзаллый идем. Венеция турында моңарчы китаплардан гына укыган булды. Аны бөек классиклар еш кына телгә ала. Шушы урынга кайчан да булса мин дә аяк атлармын дип кем уйлаган?

Беренче вакытта хушым китеп яратып калмасам да, икенче һәм аннан соң килүләремдә башкачарак булды. Бу юлы инде бераз файдалы мәгълүмат туплап барган идем. Баксаң, порттан шәһәргә көймәдә генә түгел, поезд белән дә барып була икән. Бәясе дә нибары бер евро ярым гына. Ул көн дәвамында бер туктамый арлы-бирле йөреп тора.

Венециядә кайсы якка күз төбәмә – бар да тарих. Ләкин аның иң зур үзенчәлеге – юллар булмау. Венеция каналлар белән бүлгәләнгән 118 утраудан тора. Алар аша дүрт йөзләп күпер ыргытылган. Биредә бары тик көймәләр ярдәмендә яки җәяү генә йөреп була. (Хәер, Венецияне күптән түгел Местре шәһәренә кушып куйганнан соң, аның хәзер материк ягы да бар. Анда барысы да гадәти шәһәрдәге кебек. Машиналар да йөри. Ләкин бу язмада Венециянең тарихи өлешенә басым ясыйм).

Венеция күперләре

Венециягә килеп, бер тапкыр да адашмый китеп булмый. Бу тар урамнарның кайсы кайда алып барганы һич истә кала торган түгел. Әле бер канал, әле икенчесенә килеп чыгасың. Бер караганда, ул урам-биналар бер-берсеннән аерылмый да кебек. Юлда күпсанлы рестораннар очрый. Ләкин Венециядәге бәяләр кесәгезне ярыйсы гына бушатачак – монда бөтен нәрсә искиткеч кыйммәт. Аннары кыйммәт әле тәмле дигән сүз түгел. Италиянең башка өлкәләреннән аермалы буларак, монда сыйфатлы ризык очрата алуың икеле.

Адашып йөргән арада шулай ук күпсанлы битлекләр сата торган кибетләргә юлыгачаксыз. Коронавирустан саклый торганы түгел, карнавалга кия торганы турында әйтәм. Карнавал – ул Венециянең йөзек кашы. Бу бәйрәмне инде ун гасыр чамасы элек бәйрәм итә башлаганнар. Дөрес, Австриялеләр идарә иткән чорда ул туктатылып тора. Әмма карнавал кире кайтарыла һәм аны һәр елның февраль аенда бәйрәм итәләр. Аны күрергә ярты миллион чамасы турист килә.

Битлекләр исә ел әйләнәсе сатыла. Аларны, нигездә, күннән һәм папье-маше техникасында эшлиләр. Әмма тимердән ясалганнары да очрады. Мин аларны матур түгел, ә куркыныч дияр идем. Матурлыгы да бар инде, билгеле, ул бит сәнгать. Кыскасы, Венециягә барган һәркем һичшиксез карнавал битлеге алып кайтырга тиеш. Гәрчә файдасы булмаса да.

Куркыныч матур карнавал битлекләре

Тиеш дигәннән, гондолада йөреп карарга онытмагыз. Ләкин, ялгышмасам, аның бер сәгате 80 евродан башлана. Һичьюгында гондола йөртүче эшләпә кигән гондольерны фотога төшерми кайтмагыз.

Минем Венециягә карата фикерем ике яклы. Андагы туристларның күплеге бераз кәефне боза. А сезонында (ягъни апрельдән – октябрьгә) анда хәтта алма төшәр урын да табып булмый. Ә калган вакытта, су күтәрелү сәбәпле, Венеция еш кына су астында кала. Монда инде туристлар кабул итү хакында сүз була алмый…

Әле тагын бер кызык әйбер. Коронавирус аркасында кеше һәм кораб-көймәләр булмагач, Венеция янына дельфиннар кайткан, диләр. Менә монсы инде чыннан да гаҗәеп күренеш.

АПУЛИЯ ҖӘҮҺӘРЕ БАРИ

Билгеле булганча, Италия регионнарга бүленә. Апулия регионы башкаласы – ул Бари. Мәсәлән, Венециядә мин үземне рәхәт хис итмәсәм, Бари очрагында барысы да киресенчә.

Италиянең көньягында урнашкан шәһәргә без бик еш туктый идек. Аның порты илдә иң зур һәм иң мөһимләрдән санала. Апулиядә авыл хуҗалыгы да яхшы дәрәҗәдә. Ләкин без анда барганда мин бу нәрсәләрне белми идем. Гадәттә, яңа урынны өйрәнгәндә мин бары тик эчке хис-тойгыларга гына таянам. Бари минем өчен бу яктан бик килешә.

Шәһәрнең тарихи урыны порттан ерак түгел. Җәяү дә барып җитеп була. Үзәктә уникенче гасырда Сицилия патшасы салдырган сарай, Маргарита театры һәм башка тарихи биналар күрә аласыз. Һәр бинаның да озын күпьеллык тарихы бар. Шушы ук урында күпсанлы кибет һәм рестораннар урнашкан. Монда бөтен төрле ризык, аеруча балык ризыклары искиткеч. Ә кибетләрдә акча туздыру үзе бер ләззәт бирә. Алар монда күп – кесәңне киң тот!

Барида Маргарита театры

Мин Бариның әллә кайсы җирләренә барып, әллә нәрсәләрен өйрәнеп тормадым. Дөрес, Альберобеллоның очлы түбәле труллаларын (исеме әллә нинди, әйеме?), күпсанлы пляжлар, милли парклар, тагын да күбрәк тарихи урыннарга барып булыр иде, әмма әлегә күргәне дә җитә. Гомумән, нинди дә булса җирне ни өчен яратканымны мин беркайчан да аңлата алмыйм. Ул Миконос яки Венеция кебек бөтен кешене таң калдыра торган җир була торып, минем күңелгә ятмаска мөмкин. Ә юньләп беркем дә белмәгән шул Корфу утравы яки Бари менә май булып күңелгә ята ала. Монда мантыйк юк. Бариның ягымлы кояшын да, гади урамнарын да яратып калдым. Чөнки ул урамнар минем күзлектән бернинди дә гади түгел, ә могҗизалы.

Ә менә Бари кешеләрен белмәвем яхшырак булыр иде. Эш шунда ки, Италиянең көньяк һәм төньяк халкы бик аерыла. Регионы көньяктарак булган саен, аның кешеләре кызурак һәм наданрак була. Бу мин чыгарган нәтиҗә түгел, бу хакта итальян дусларым үзләре үк әйтә. Наданлыклары исә тәрбиясезлек, белем бирү системасы камил булмау белән бәйле. (Әйе, Италиянең дә социаль өлкәсендә проблемалар җитәрлек. Бу ил әкият түгел). Көньяк итальяннар төньякныкыларны яратып бетерми. Бу каршы тору гасырдан гасырга күчеп килә, һәм аның аерым тарихи сәбәпләре бар.

Бариның тарихи ташпулатларында кешеләр яши

Менә шул көньяк Бариның наданнары белән якыннан танышырга туры килде дә инде. Берничә ай дәвамында Бари порты яңа кунаклар алар торган урын булып торды. Круизлар да кыйммәт булмагач, кунакларның күбесе нәкъ менә шушы шәһәрнеке иде. Дөресен әйтәм, Русиядән киткәндә, мин безнең халыкның дорфалыгы, белем алырга теләмәве, тормышын яхшыртырга омтылмавын күреп, адым саен негатив белән очрашып, шушы нәрсәләрдән тәмам туеп киттем. Һәм нәрсә дип уйлыйсыз? Бари итальяннары да нәкъ менә шундый булып чыкты. Көн саен зарланып, кычкырып, теләсә нәрсә эшләп, ике ай эчендә алар тәмам безнең мине эчеп бетерде. Мин арттырып әйтмим. Адекват мохиттә яшәп өйрәнгәч, андый кешеләр белән эшләве җиңел түгел. (Шул сәбәпле, мин хәзер Русиягә кайткач да ничектер үз эчемә йомылам). Алардан хәтта Италиянең башка өлкәләреннән килгән хезмәттәшләрем дә оялып куя иде.

Кыскасы, Барины яратам, ә менә халкын әллә ни түгел. Аннары ерактагы йолдыз гына якты булып күренгәнен онытмаска кирәк. Италия компаниясендә эшләмәгән булсам, бәлки, мин дә бу илгә, аның кешеләренә чиксез гашыйк булыр идем. (Хәер, үземчә барыбер үз итәм инде мин аларны). Кызганыч, материалны башкачарак рәвештә язарга туры килә. Әле Венеция, Баридан тыш, Италиянең Савона портында да булган бар. Ялларымда үзем генә Лигурия регионының Генуя каласында да булып кайткан идем. Бу хакта киләсе язмаларымның берсендә бәян итәрмен. Чөнки Генуя аерым игътибарга лаек.

Наилә ХИСАМОВА

"Дөнья тирәли" шәлкеменең башка язмалары