Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыручыларның иң күбе Чаллыда теркәлгән

Татарстанда коронавирус йоктыруның 52, Башкортстанда 75 яңа очрагы расланган.

Татарстанда узган тәүлектә тагын 52 кешедә COVID-19 ачыкланган диелә Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы мәгълүматында. 31 кеше дәваланып чыккан.

Яңа авыручыларның күбесе Чаллыда (20), аннары Казан (18) килә. Түбән Камада – алты, Тукай, Норлат, Питрәч районында ике, Кама Тамагы, Чистай районнарында берешәр очрак теркәлгән.

Эпидемия башыннан республикада коронавирус йоктыруның 3194 очрагы расланган, 10 кешенең гомере өзелгән.

Башкортстанда узган тәүлектә тагын 75 кешедә COVID-19 ачыкланган. Авыру йоктыручылар саны 3260 кешегә җиткән. Барлыгы 910 кеше хастаханәдә ята, 36 кешенең хәле авыр. Бер тәүлектә 88 кеше терелеп чыккан. Барлыгы 18 кеше үлгән.

Русиядә узган тәүлектә 9268 кешедә вирус расланган, тәүлек эчендә 138 кеше үлгән. Эпидемия чорында барлыгы 405842 кешедә яңа вирус расланган, 4693 кеше үлгән.

Рәсми саннар. 31 май 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Татарстан3 194 (+52) 2 616 (+31) 10 (+0)
Башкортстан 3 260 (+75) 1 116 (+88) 18 (+0)
Русия405 843 (+9 268) 171 883 (+4 414) 4 693 (+138)

стопкоронавирус.рф