Русия көненә Казан үзәгендә бер йортка Тукай сурәте төшерелә

Казан йортында Тукай сурәте

Казанда Татарстан урамы 64нче санлы йорты диварында Габдулла Тукай сурәте барлыкка киләчәк.

Казанда йортларның берсе Тукай сурәте белән бизәләчәк. Граффити 12 июнь билгеләнә торган Русия көне кысаларында эшләнә. Бу турыда Татарстан яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проект кысаларында илнең биш шәһәрендә күренекле кешеләрнең сурәтләреннән граффити төшереләчәк. Казанда рәсем төшерүне URAM яшьләр берләшмәсе рәссамнары башкара. Активистлар сүзләренә караганда, һәр субъектка танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклесен сайлап алырга тәкъдим ителгән. Татарстанда яшьләр Габдулла Тукайны сайлаган.

Шагыйрьнең сурәтен Дамир Бозик ясаячак, ул Казан урамнарындагы берничә граффити авторы. Тукай портреты әлегә аның иң зур күләмле эше булачак.

Моңа кадәр Казанның Тукай һәм Сафьян урамнары чатындагы йорт диварында да Тукайның сурәте - граффити барлыкка килгән иде.