Юксыл авылы ялгызы Сөләйман Гыйләҗев: "Татардан татар ясап булмый. Путин тынычлап йоклый ала"

Әлки районының Юксыл авылы — бер йортлы авыл. Казаннан 190 чакрым ераклыкта урнашкан. Анда 63 яшьлек Сөләйман Гыйләҗев яши. Ни өчен ул ялгыз яшәүне хуп күрә? Азатлык хәбәрчесе Юксыл авылына барып Сөләйман Гыйләҗевның үзе белән аралашып кайтты.

Юксыл авылына юл шактый сикәлтәле. Югары Колчурино авылыннан соң асфальт юл тәмамлана. Аннан Катюшино авылына кадәр вак таш юлдан, шуннан соң дүрт чакрым басудан Юксылга барып җитәсең. Яңгыр яуса, авылга кереп тә, чыгып та булмый, ә кышын монда бөтенләй юл юк.

— Авыл 1970нче елларда тарала башлады. Утызлап йорт, сарык фермасы бар иде. Минем туган абый монда идарә итте. Усал кеше иде. Барысының да баш миен черетеп бетерде. Һәм халык моннан кача башлады. Сухая река, Нармонка, Столбищега күчтеләр. Авыл шулай таралды. Халык шулай сөйли инде, — дип искә алды Сөләйман Гыйләҗев.

Юксылда бүген иске йортларның берсе дә сакланмаган. Авылда Гыйләҗевнең хуҗалыгы гына. Монда тынлык, кош сайравын гына ишетергә мөмкин. Бер якта агачлык һәм күл, икенче якта — басу. Гыйләҗевнең таш йорты бар. Әмма иң беренче күзгә ташланган әйбер — ул ишегалдында биек баганага эленгән Татарстан байрагының җилфердәп торуы.

Юксыл авылында бердәнбер йорт — Сөләйман Гыйләҗев йорты

— Үзем куйдым. Мин аны ел саен алыштырып торам, — ди ул.

— Ни өчен Татарстан әләме? Ник Русиянекен куймадыгыз?

— Мин бит Татарстанда торам, шуңа Татарстанныкы булырга тиеш, шулай бит? Кәгазьдә генә булса да суверенитет минем өчен чын сүз булды. Аны кәгазьдә генә имзаладылар, ә мин аны чынбарлык итеп кабул иттем, янәсе.

— Сез Татарстан суверенитетын хуплап каршы алган идегез, димәк?

— Әлбәттә, татар һәм урыс авылларын чагыштырып карагыз. Аермасы бик зур.

— Ә ни өчен Татарстан суверен була алмады дип уйлыйсыз?

— Халык теләмәде аны. Күбесе урысларга өйләнгән, кияүләре урыс. Хәзер аның мәгънәсе юк. Татарны татар ясаудан мәгънә юк инде. Татарча да укырга теләмиләр, шулай бит. Шуңа күрә Путин тынычлап йоклый ала...

Your browser doesn’t support HTML5

Сөләйман Гыйләҗев: "Шәһәрдә калсам әллә кайчан ычкынган булыр идем"

Сөләман әфәнде үзе Югары Әлки авылында туган. Бала чагында җәй буе Юксылда әби-бабасы янында үскән. Аннан дүрт ел әти-әнисе белән Казакъстанда яшәгәннәр. Казанга укырга кергән, гаскәргә барган. Шуннан соң Мәскәү дәүләт университетында туфрак (почвовед) белгечлегендә белем ала. Ләкин укуны ике елдан ташлый. Бергә укыган урыс студент кызына өйләнә, ике бала үстерә. Мәскәүдә төзелештә эшли, дүрт ел таксист булып йөри. 1991 елда Юксылга күченәләр. Ул вакытта авылда бер кеше яшәгән булган. Сөләйман 93 гектар җир ала, тегермән ясый, фермерга әверелә. Аңа ул вакытта 35 яшь була.

— Башта сыер, аннары дуңгыз үрчеттем. 500 баш дуңгыз бар иде. Аннары сарык тоттым. Сигез ел элек йөрәккә операция булды. Казанда МКДЦда алты сәгать операция ясадылар. Аннары башка да, аякка да операцияләр булды. Сәламәтлек китте. Үземнең хәлем юк. Йоклап булмый. Кәнәфигә утырып кына яртышар сәгать йоклап алам. Фермерлыкны ташладым, — ди ул.

Йорт җире бераз таушалган булса да, бар да төзек. Сөләйман әфәнде өе белән таныштырганда беренче итеп үз бүлмәсенә алып керде. "Монда минем бөтен тормышым", ди ул. Дивар тулысынча фотосурәтләрдән генә тора. Кечкенә чактан алып хәзерге вакытка кадәр төшкән фотолар элеп чыккан. Бер почмакта 1993 елда Маҗарстанда Урта Европа икътисади-тикшеренү институтында лекцияләр тыңлавы турындагы таныклык эленеп тора.

— Шәймиев бүләге бу. Татарстаннан 20 фермерны Маҗарстанга җибәрде. Эчәргә өйрәнеп кайттык... Шәраблар күп иде. Аларны беркем алмый, күпме кирәк, шуның кадәр эчегез диделәр, — дип искә алды ул.

Сөләйман Гыйләҗевның өендә интернеты да бар, ләкин газы юк

Өендә Сөләйман Гыйләҗев барлык уңайлыклар да тудырырга тырышкан. Бәдрәф тә, ванна да бар.

— Өйдә ут бар, газ юк. Кайда гына язып карамадым. Газ кертмәделәр. Ваннада гына юынам. Өйне ягасың да, кайнар су килә. Канализация юк, ул торбалар аша күрше авылга таба ага. Түбәнидә кое тора. Насос белән су шуннан килә. Минем интернет кертелгән. 250 телеканал күрсәтә. Əллә кайчаннан бирле ясалган алар. Заманында беркемдә дә элемтә юк иде, ә минем кәрәзле телефон антеннасы торды. Хәзер утка аена 700 сум түлим, — дип мактана Сөләйман абый өендәге уңайлыклары белән.

Йорт җирендә аңа Наталья исемле урыс хатыны булыша. "Наталья ул минем хатын түгел, монда яшәүче генә. Мин ычкынсам, монда бөтенесен дә, Юксылны җимереп бетерәчәкләр", ди ул.

— Нинди акчага көн күрәсез?

— Дуңгызлар тотам, җәй һәм көз буе сатам. Көзен 300 мең сум акча эшлим. Ә чыгымнарга 80 мең сум китә. Пенсия 10 мең сум. Кыш көне акча керми. Көзен акчаны банк картасына кертәм дә, аз-азлап шуннан алып торам. Былтыр, мәсәлән, кызга 200 мең акча биреп ярдәм иттем. Дуңгызлар миндә хәзер 40 баш. Акча җитә. Миңа күп кирәкми бит. Хәзер аракы эчмим, кызлар артыннан йөрмим. Элек күбрәк кирәк иде. Шуңа да 500 баш тоттым. 9 ел элек бу эшне ташладым. 10 мең сум пенсия килә.

Сөләйман Гыйләҗев дуңгыз үрчетә

— Ник дуңгызлар үрчетергә булдыгыз?

— Мин аларны Казанда сатам. Элек дуңгызлар күп булганда, 8-10 башны моннан сатып алып китәләр иде. Хәзер болай сатып булмый, бетте ул. Дуңгызлар яшәрлек акча китерә. Шул акчага яшим дә инде. Даруларга акча кирәк бит. Ай саен гына да 4500 сум акча туздырам. Сарык тотар идем, аңа печән таратырга кирәк һәм аны сатуы авыр. Дуңгыз белән җайлырак, монда якында гына урыс һәм чуаш авыллары.

— Үзегез ашыйсызмы?

— Ашыйм. Татарлар да ашый. Тегермән тотканда татарлар сало сорап килә иде.

— Ни өчен үзегез генә яшәргә булдыгыз? Сәбәбе нидә?

— Миңа гомер буе шулай ошады. Тыныч кына, үзем генә яшәргә теләдем. Шәһәрдә калган булсам, әллә кайчан ычкынган булыр идем инде. Йөрәк минем бөтенләй эшләми. Ə монда мин яшим әле. Кыш көне монда яхшы. Бик тыныч. Чыгасың — тынлык, ап-ак кар.

— Кышын яшәү бик уңайсыздыр. Юлларны да чистартмыйлардыр?

— Кышын буранда (снегоходта) йөрим. Ике ел саен алыштырып торам. Хәзергесен 120 мең сумга алдым. Юл монда беркайчан да булмады. Яз көне юлларны әзрәк тәртипкә китерер өчен кая гына язмадым. Кызым яза белә, ул булышты. Районга шалтыратып интектем. Чокыр-чакырны бетерсеннәр дип сорадым. Үзләре көзен салам ташып, юлда чокыр ясадылар.

Юксыл юлы

— Кыргый хайваннар килмиме? Курыкмыйсызмы?

— Бүреләр килә. Кыш көне йортта да йөриләр алар. Бер елны буран (снегоход) читтә калган иде. Иртә белән барсам, ике бүре шунда йоклый. Бер кайчан да һөҗүм иткәннәре булмады. Юлда да очраганнары бар. Туктап сөйләшеп тә алган бар. "Нишләп йөрисең монда, урманнан ник чыктың", дип 15 минут сөйләшеп утырдым.

— Сезнең хайваннарга мәхәббәт көчле.

— Элек хәтта дус куян, ата каз, үгезем бар иде минем. Шәп фермер идем бит. Куянны аттылар. Мине Казанга киңәшмәгә чакырганнар иде. Кайтсам, куян юк. Ул вакытта күршедә яшәгән Наил абый аны Сашка килеп атып үтерде ди. Карыйм, Саша килә. Бер генә суктым, бер якка үзе, икенче якка мылтыгы очып китте. "Син нәрсә Юксылда хайваннар атып йөрисең?" дим. Кыйнадым шуны, ә куянны кайтарып булмый инде. Куян иртән мине каршы ала иде, көне буе Юксыл буйлап артымнан йөри иде. Мин кая барсам, куян да шунда бара. Утырып сөйләшә идем. Тыңлый иде. Аннары артымнан сикереп китеп бара. Ата каз да бар иде. Очып килә иде "үтә-тә" диюгә бөтен битемнән үбә иде. Казга "фас"диюгә, хатынга канатлары белән ябыша иде, кыйный иде. Теге акырып елый, кача, күңелле. Дус үгезем бар иде. Ул килеп миңа башын сала. Ә мин кашыйм. Рәхәтләнеп башын миңа сала иде дә мин күтемә утыра идем.

— Мылтык тотасызмы?

— Биш патронлы мылтык бар. Бандит киноларында күрсәтәләр бит. Миндә дә шундый. Әйбәт атам. Аучыларны яратмыйм. Хайваннарның берсен дә атмыйм.

— Караклар, талаучылар килмиме?

— Юк, килми. Шулай да бер елны килеп, тимер урладылар. Мин аларны тоттым. Акчасын түләделәр һәм бер елга хөкем иттеләр, шартлы рәвештә иректән мәхрүм иттеләр.

Келәт

— Туганнарыгыз, якыннарыгыз кайда яши? Алар белән очрашасызмы? Сезнең болай яшәвегезне хуплыйлармы?

— Югары Əлкидә энем яши. Казанда энем һәм өч сеңлем бар. Барсының да үз фатирлары, эшләре. Гаиләдә алты бала үстек. Җиденчесе дә бар иде, ансы үлде. Алар миңа берни әйтә алмыйлар. Мин бит олы абыйлары. Кунакка кайталар. Яңа гына энем килеп китте. Эчтән өйне җылытырга булышты.

— Авыл җирлеге монда яшәмә дип әйтмиме?

— Алар миңа бер сүз әйтми.

— Буш вакытта нишлисез?

—Китап укыйм, ТВ карыйм, интернетта утырам.

— Нинди каналлар карыйсыз?

— Рен-ТВ, Звезда, Победа каналларын карыйм. Татарча ТНВ тыңлыйм, анда күп җырлыйлар, яңалыкларны әйтәләр, африка чумасы турында сөйлиләр, шуларны карыйм. Гәҗит укымыйм. Интернеттан җырлар тыңлыйм. Украина, Беларус турында укыйм. Сәясәт белән кызыксынам.

— Сәясмәннәргә ышанасызмы соң?

— Юк, ышанмыйм. Шарый, Муравьев, Татьяна Мунтян, теге украиннарны карыйм.

Сөләйман Гыйләҗев

— Путинга карата фикерегез нинди?

— Путин нормаль ир-ат. Алкаш Ельцин түгел инде. Әлбәттә, акчаны кыса, пенсиядәгеләргә тиеннәр түли. Украинада да шулай түлиләр. Анда газ, нефть юк бит. Ə бездә бит бөтенесе дә бар: алмаз да, алтын да, бар да бар. Ə пенсия — тиеннәр. Менә бер күрше үлде. 43 ел ДТ тракторында эшләде. Ничә сум пенсия алганын беләсеңме? 7500 сум иде. Күз алдыңа китер син.

— Ике ел элек Путин өчен тавыш бирдегезме?

— Беркемгә дә бирмәдем. Мин анда беркайчан да бармыйм.

— Ә Конституцияне үзгәртүгә тавыш бирәчәксезме?

— Анда да бармыйм. Миннән башка да бирерләр. Авыл җирлеге башлыгы минем дус. "Сөләйман, барып торма, мин синең өчен тавыш бирәм", ди ул.

— Ә нигә сайлауга бармыйсыз? Ышанмыйсызмы?

— Ышанам, бер сүз әйтмим. Ләкин ни өчен мин бензин яндырып йөрергә тиеш? Үзләре килмиләр. Алена (авыл советы рәисе) минем өчен тавыш бирә ул. Һәрвакытта да мин 100 процент тавыш бирәм.

— Ә авыл җирлеге сез теләгәнчә тавыш бирмәсә?

— Юк инде, Аленаны беләм мин, ул партия кешесе. Партия ничек әйтте, шулай була аның. Ул шундый канун белән яши. Бер тапкыр тавыш бирергә бардым мин. Алексеевскиның юл хуҗалыгы оешмасы башлыгын безнең районнан депутат итеп сайладылар. Менә аңа тавышымны бирдем. Бу биш ел элек булды. Исерек килеш килдем мин анда.

— Коронавируска ышанасызмы? Сакланасызмы?

— Ышанам. Бар ул, бар. Кабәхәт әйбер. Минем туганым Америкада шәфкать туташы булып эшләде. Ул шул коронавирус белән авырды. Авыруларны саклана торган киемнәрсез кабул иткәннәр. Мин үзем дә битлек киям. Машинада бармакчалар белән бергә ята ул.