Русия 2019 елда Страсбург мәхкәмәсе карарлары нигезендә 1,1 миллиард сум түләгән

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе утырышы, архив фотосы

Кеше хокуклары Европа мәхкәмәсенең барлыгы 1240 карары нигезендә акчалар түләнгән.

Кеше хокукларының Европа мәхкәмәсе карарларын үтәп, 2019 елда Русия 1,1 миллиард сум күләмендә акчалар түләгән. Бу бюджеттан әлеге максатларга бүленгән сумманың 67 проценты. Барлыгы 1 миллиард 700 мең каралган булган. Бу турыда Русия Хисап пулаты сайтында әйтелә.

Страсбург мәхкәмәсенең 1240 карары канәгатьләндерелгән һәм акчалата компенсация түләнгән. Тагын 850 миллион сумны Русия юстиция министрлыгы документлар соң килү сәбәпле түләп өлгермәгән диелә.

Страсбург мәхкәмәсе статистикасына караганда, Русия кеше хокуклары бозылу турында шикаятьләр саны ягыннан беренче урында тора. 2020 ел гыйнварына мәхкәмәдә Русиядән алынган 60 мең тирәсе шикаять карала. Русия хакимияте тарафыннан иң еш хокук бозулар – кешенең иреге һәм шәхси кагылгысызлыгына кул сузу, гадел хөкемгә хокукны үтәмәү.

Кеше хокуклары Европа конвенциясен Русия 1998 елда ратификацияләде. Шул вакыттан алып Русия Кеше хокуклары Европа мәхкәмәсе юрисдикциясе астында тора.

2015 елда Русиянең Конституция мәхкәмәсе илдәге кануннарның өстенлеге хакында карар чыгарды. Карарга ярашлы, Кеше хокуклары Европа мәхкәмәсе карарлары “Русиянең Конституция принципларын” боза икән, Русиягә аларны үтәмәскә дә була.

Русия Конституциясенә президент Владимир Путин тәкъдиме белән кертелгән үзгәрешләрдә Русия Төп канунының халыкара килешүләрдән өстенрәк булуы турында әйтелә. Европа берлегенең Хокук аша демократия өчен Европа комиссиясе (Венеция комиссиясе) Русия хакимиятенә бу үзгәрештән баш тартырга яки аны башка төрле итеп язарга киңәш иткән иде.