Ике яшьлек авыру бала Татарстан түрәләреннән ярдәм көтә

Your browser doesn’t support HTML5

Ике яшьлек Регина Аптеева сирәк очрый торган чирдән интегә. Дәвалану бик кыйммәт. Татарстан хисабына дәваланырга тиешле сабыйга республика ярдәм итүдән баш тарта. Регинаның әти-әнисе баланың гомере өчен көрәшә, пикетларга чыгалар, мәхкәмә юлларын таптыйлар.