Германия G8 клубына Русияне кертүгә каршы чыкты

Хайко Маас

Русия "Зур сигезлеккә" кайтсын өчен ул Донбасста хәлләрне җайга салырга һәм Кырым мәсьәләсен чишәргә тиеш дип белдерде Германия вәкиле.

Германия тышкы эшләр министры Хайко Маас G8 халыкара клубын Русия катнашында торгызуга каршы төште. Бу турыда ул Rheinische Post басмасына белдергән. Июньдә Русияне "Зур сигезлеккә" кайтарырга кирәк дип АКШ президенты Дональд Трамп тәкъдим иткән иде.

Маас Русиянең Украина көнчыгышында хәлләр торышын тыныч рәвештә җайга салырга һәм Кырым мәсьәләсен хәл итәргә тиешлеген әйтә.

2014 елның мартында Русия Кырымны аннексияләгәч Көнбатыш илләре G7 форматына кайту турында белдерде. Русия зур илләрнең халыкара клубыннан чыгарылды. "Зур җиделекнең" аннан соң узган саммитларында Русиягә карата чикләүләрне саклап калу һәм аларны киңәйтү сораулары да каралды. Шул ук вакытта Мәскәү G20 форматындагы саммитларда катнашуын дәвам итте.

"Русияне чыгару сәбәбе – Кырымны аннексияләве һәм Украина көнчыгышында интервенциясе. Безнең әлегә карарыбыз юк, мин моңа (G8-гә кайту – ред.) бер шанс та күрмим", дип белдерде министр.

Маас сүзләренчә, Русия "ишекләр яңадан ачылсын өчен күп әйбер эшләргә тиеш".

"Норманд форматында без көнчыгыш Украина мәсьәләсен чишү һәм Мински килешүләрен тормышка ашыру өстендә эшлибез. Ләкин без Кырымның шулай ук Украина составына керүен онытмыйбыз. Без XXI гасырда Европада чикләр менә шулай җиңел генә үзгәрүе фактын кабул итә алмыйбыз", диде Маас.

Аннан алда Русияне "Зур сигезлеккә" кайтаруга Франция президенты Эмманюэль Макрон, шулай ук Британия һәм Канада премьер-министрлары Борис Джонсон һәм Джастин Трюдо каршы төшкән иде.