Онлайн татар теле мәктәбе укытучысы чит илдә тел белән кызыксыну артуын әйтә

Your browser doesn’t support HTML5

Казанда яшәүче Сиринә Әхтәмова 2019 елның мартында татар телен өйрәнү онлайн-мәктәбен ачып җибәрде. 2011 елда репетитор буларак татар теленә өйрәтә башлаган укытучы, 9 ел эчендә меңгә якын кешегә телне үзләштерергә ярдәм иткән. Аның сүзләренчә, хәзер татарстаннарга, русияләргә караганда, чит илдә яшәүче татарлар туган телне өйрәнергә күбрәк омтыла.