Хәбиров Куштауны эшкәртү туктатылып торачак дип ышандырды

Радий Хәбиров Куштауны яклаучылар белән сөйләшә

Хәбиров Куштауны яклаучы активистлар янына килде.

Куштауны эшкәртә башлау эше туктатылып торачак. Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Куштауны яклаучылар белән очрашуга килгәч әйтте.

"Башкортстан сода ширкәте таудан китә, шулай ук сез дә китәсез. Ниндидер уртак карарга килмичә тауга беркем килмәячәк", диде ул.

Your browser doesn’t support HTML5

Хәбиров Куштау мәсьәләсендә әлегә чигенергә мәҗбүр булды

Моннан тыш Хәбиров Стәрлетамак шиханнарына бәйле иҗтимагый шура булдыру тәкъдимен хуплады һәм экоактивистлар җитәкчеләрен инде иртәгә үк беренче утырышка чакырды, дип яза "Башинформ".

Куштауны яклаган "Сода" ширкәте хезмәткәрләре таудан техниканы алып китә башлаган.

15 август Башкортстанның Ишембай районындагы Куштау тавы итәгендә берьяктан "Башкорт сода ширкәте" хезмәткәрләре һәм ОМОН, икенче яктан, шиханны саклап калуны яклаучылар арасында бәрелешләр башланды. Бүген каршылыклар дәвам итте. Куштауга Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров килде.

Кичә каршылыклар вакытында Куштауны яклаучы 50дән артык активист тоткарланды. Аларның кайберләренә бүген мәхкәмә булды һәм алар җиде тәүлеккә сак астына алынды.

Башкортстанда һәм Русиянең кайбер төбәкләрендә Куштауны яклап ялгыз пикетлар уза.